Татарстанның Саба районы үзәге Яңа елны үзенчәлекле Кыш бабайлар һәм хайван карачкылары парады белән каршылады. Башка районнардан аермалы буларак Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның туган ягы 2016 елга зур Чыршы бәйрәмнәре белән керде. Сабада декабрь азагында үткән Кыш бабайлар һәм карачкылар йөрешен социаль челтәрләрдә кайберәүләр “пәри туе”, митинг, “мөгез чыгару”, “чума вакытындагы бәйрәм” дип атады. (Саба хакимияте сәхифәсе фотолары)
Сабада Кыш бабайлар карнавалы

1
Саба район үзәгендә Кыш бабайлар һәм хайван карачкылары йөрешенә әзерлек вакыты

2
Сабада һәрбер дәүләт идарәсе әлеге парадка үз өлешен керткән. Рәсемдә финанс-бюджет палатасы идарәсе

3
Кыш бабайлар "Культурага дан!" шигаре белән парадка чыга

4
Сабада Кыш бабайлар һәм хайван карачкылары "Культура алга!" шигарен күтәргән

5
Тукай әкиятләре геройлары

6
Сабада Кыш бабайлар парадында нинди генә идарә, оешмалар катнашмый. Рәсемдә районның гигиена һәм эпидемиология үзәге хезмәткәрләре

7
"Әллүки" балалар бакчасы хезмәткәрләре Кыш бабай белән кар кызы, хайваннар булып киенгән

8
Саба Кыш бабайлар парадында киләсе Яңа елларда булачак хайваннарның рәсемнәрен күтәргән халык

9
Саба районы үзәк хатаханәсе хемәткәрләрен Кыш бабай белән хайваннар булып кына түгел, милли киемле курчаклар белән дә парадка чыгара

10
Саба районының һәрбер авыл җирлеге әлеге парадка төрле әкияти образда киенеп, атларын бизәп килгән

11
Сабадагы Кыш бабайлар парадының төп герое Яңа ел хайваны маймыл була

12
Кыш бабайлар һәм хайван карачкылары парады

13
Сабада Кыш бабайлар парады

14
Сабада Кыш бабайлар парадында зур әтәч карачкысы 2017 елда киләсен белдертә

15
Күсе карачкысы

16
Зур эт карачкысы һәм Кыш бабай

17
Дуңгыз карачкысы артыннан Кыш бабай һәм хайваннар бара

18
Сабада Кыш бабайлар парадында аждаһа карачкысы

19
Куян карачкысын Сабаның янгын сүндерү идарәсе тәкъдим итә

20
Сабада Кыш бабай белән Кар кызы Яңа елны - маймыл елын ипи-тоз, якты йөз белән каршылый