Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сөләймановны тоткарлау һәм иреккә чыгару – Татарстан президенты идарәсенең хилафлыгы"


Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов

Сәяси күзәтүче Рәшит Әхмәтов Рәис Сөләймановны җиде көнгә сак астына алып, икенче көнне үк чыгару Татарстан президенты идарәсенең "уйлап эш итмәве" ди. Аның фикеренчә, хакимият уйдырма гаепләүләр табып милли активистларга, башкача фикерләүчеләргә каршы көрәшә.

Русия стратегик тикшеренүләр институтының элекке хезмәткәре, хәзер Милли стратегия институты белгече Рәис Сөләймановны җиде көнгә кулга алып, икенче көнне үк иреккә чыгару социаль челтәрләрдә зур шау-шу тудырды. Казандагы Идел буе мәхкәмәсе 30 декабрь аны сак астына алу карары чыгарса, 31 декабрьдә республиканың Югары мәхкәмәсе иреккә чыгарды.

"Звезда Поволжья" газеты нәшире, сәяси күзәтүче Рәшит Әхмәтов Сөләймановны сак астына алу өчен гаепләү нигезсез уйлап чыгарылган һәм ябып кую да алак-шалак кылынган гамәл дип бәяли.

"Абруйга ия идарәдә утырган зур әзерлеге булган кешеләр тарафыннан оештырылган бу хәлнең килеп чыгуы гаҗәеп күренеш. Минемчә, Сөләймановның соңгы ике мәкаләсе аны тоткарларга этәргеч биргән. Ул Татарстан президенты Миңнехановка яла яккан шикелле итеп яза. Миңнеханов Төркия президенты Эрдоган фәрманын үтәп ята, Татарстан Русиянең бер төбәгеме, әллә Төркиянең бер вилаятеме – моңа ачыклык кертергә кирәк, дип белдерә. Боларны язып Сөләйманов, образлы итеп әйткәндә, Миңнехановның аркасына пычак белән кадаган кебек килеп чыга", ди Әхмәтов.

22 декабрь көнне Regnum-да Сөләймановның "Татарстан үзенең Русиянең бер төбәгеме, әллә Төркиянең вилаятеме икәнен ачыклый алмый" дигән мәкаләсе дөнья күрде. Анда Сөләйманов "Русия президенты Владимир Путин Төркия гамәлләрен "аркага пычак кадау" дип бәяләде, Мәскәү Сүриядәге "Ислам дәүләте"нә каршы сугыша, ә Анкара террорчыларга булышучы булып чыга, бу Идел буендагы төрле төбәкләрдә төрлечә аңлатылды, шулай да, күпчелек өлкәләр федераль үзәк белән бер карашка килеп берләште. Татарстан гына чыгарма булып калды, федераль үзәк гамәлләренә карата ахырга кадәр тугры карашка басмады, Төркия белән элемтәләрне бозмауны өстенрәк күрде, шул ук вакытта Анкарага "без Мәскәү ягында түгел" дигән ачыктан-ачык ишарәләр җибәреп торды", дип язды.

Шевченко да Сөләймановны "әләкче, стукач" дип атады

Әхмәтов фикеренчә, нәкъ менә шушы юллар Татарстан президенты идарәсенең ачуын кабарткан да инде һәм Сөйләмановны "акылга утыртырга кирәк" дигән карарга килгәннәр.

"Сөләймановны тоткарларга кирәк дигән күрсәтмә ФСБдан төшкән очракта да барыбер ул Татарстан президенты идарәсе белән килештерелергә тиеш. Минемчә, бу турыдан-туры президент идарәсенең карары булырга тиеш. ФСБ мондый сәяси адымнар ясарга, федераль дәрәҗәдә яклауга ия кешене сак астына алу карары чыгарырга җөръәт итмәс иде.

Бу тоткарлауны оештыручылар барсы да җайлы гына үтеп китәр, кешеләр Яңа ел бәйрәмнәрендә күңел ачар, ә ул 6 гыйнварга кадәр утырыр, дип уйладылар. Әмма Сөләймановны сак астына алу турында көтмәгәндә "Эхо Москвы" хәбәр итте. Максим Шевченко һәм башка блогерлар да бу хакта язды. Президент идарәсе Яңа ел алдыннан бу кадәр шау-шу туасын көтмәгән иде.

Күпләр Сөләйманов язганнарга каршы, аның фикерләрен хупламый. Русия президенты каршында кеше хокуклары шурасы әгъзасы, журналист Максим Шевченко да Сөләймановны "эшен яшермәгән әләкче, стукач", дип атады, әмма мондый ысуллар белән сак астына алуга каршы икәнлеген белдерде. Бу хәл безнең Татарстан президенты идарәсенең үз адымын үлчәп ясамаганлыгын тагын бер тапкыр күрсәтеп тора", ди Әхмәтов.

Аның фикеренчә, Татарстанда мөселманнарны, милли лидерларны тоткарлау, аларга карата җинаять эшләре ачу, төрмәләргә утырту, мисалга, Айдар Хәлим, Рәфис Кашапов эшләре – барсы да уйдырма гаепләүләр табып, башка фикердәгеләргә каршы көрәшү ысулы булып тора. "Әмма тарих бу юлның мәгънәсез һәм зыянлы икәнен дәлилли", ди Әхмәтов.

Журналист уйдырма сәбәп табып сак астына алуларны, икенче яктан караганда, Татарстан элитасының ватанпәрвәрлеге дип тә бәяли. Элита, ди ул, республикага тел-теш тидерүне күтәрә алмый. Әхмәтов фикеренчә, Сөләймановка алга таба республиканы пычратырга мөмкинлек бирмәячәкләр.

"Мин Сөләймановларның вакыты күпмедер дәрәҗәдә узды инде дип исәплим. Бу тоткарлау аңа каршы оештырлыган һөҗүмнең икенчесе иде. Беренчесе – Татарстанның элекке прокуроры Кафил Әмиров Сөләймановны кисәтеп Татарстанга каршы эшчәнлеген тыярга тырышкан иде. Белүебезчә, бу хәлләр пенсиягә чыгарга сигез ай калган Әмировның үзенең эштән китүе белән төгәлләнде. Ул вакытта да Әмировның гамәлләре үзлегеннән түгел, ә Татарстан президенты идарәсеннән килә иде. Ул вакытта Әмиров та китте һәм шул чорда Сөләймановны да стратегик тикшеренүләр институтыннан алдылар. Инде бу юлы тоткарлап аны тагын бер тапкыр кисәттеләр дип уйлыйм мин. Өченче очрак була кала икән, Сөләймановка бик авырга туры киләчәк. Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин аңа җинаять эше әзерләүләрен белдерде инде", ди Әхмәтов.

Сөләймановның Regnum-да мәкаләсе дөнья күргәннән соң Төркия һәм Русия арасында кайбер үзгәрешләр булды. Чик бозган өчен Төркия Русиянең СУ-24 очкычын бәреп төшергәч, башта Мәскәү Анкараны кан дошманы итеп күреп, берсе артыннан берсе чикләүләр яудыра башлады. 2016 елның 1 гыйнварыннан Русиягә яшелчә, җиләк-җимеш, тавык-күркә кертү тыелды. Аңа кадәр Русия Төркия ватандашларына виза режимын кире кайтарды һәм русияләрнең Төркиягә ялга йөрүен тыйды. Яңа ел алдыннан исә Русия хөкүмәте Төркиядән эшчеләр җәлеп итә ала торган ширкәтләр исемлеген төзеде. Исемлеккә 53 ширкәт һәм оешма кергән. Алар Русиянең 13 төбәгендә урнашкан. Татарстандагы җиде төрек ширкәте алга таба үз эшләрен дәвам итә алачак.

"Мәскәү Татарстанның һәр адымын нык контрольдә тота"

Әхмәтов фикеренчә, дөньяда инвестицияләр өчен көрәш барганда Русиянең төрек ширкәтләреннән, төрек инвестицияләренән колак кагуы икътисадка зыянга гына булачак иде.

"Төркия – Русиянең беректәше иде. Европа Русиягә карата чикләүләр керткәч Төркия аңа кушылмады. Бу хәл Путинның да күңеленә дә хуш килде. Минемчә, алдагы дүрт-биш ай эчендә Төркия белән килеп туган вазгыять җайланачак. Төрекләр Татарстанга 5 млрд доллар акча кертте. Бөтен дөньяда инвестицияләр өчен көрәш барганда, Миңнеханов бу акчаларның республикадан да, Русиядән дә китүен теләми. Ул Русиянең икътисад үсеше министры Улюкаев, Русия хөкүмәте башлыгы Медведев, Русия премьер-министрының беренче урынбасары Шувалов һәм икътисад блогындагы башкалар белән дә уртак тел табар. Төркия белән кискен каршылыклар чоры кыска вакытлы булачак дип уйлыйм мин.

Русиягә чикләүләр ныграк тәэсир итә

Хәзер Русия президенты администрациясенә Көнбатыш, аерым алганда Кушма Штатлар белән килешергә кирәк дигән ишарәләр бар. Каршылык бернигә дә китерми. Новороссияне алсак та, хәзер Русия аннан акрынлап китеп бара. Бүген Русия казнасында акчалар кимегәннән кими, Русиягә каршы чикләүләр дә ныграк тәэсир итә. Путинның 2018 елда сайлауга чыгасы бар, 2016 елда Русия думасына сайлаулар. Ә доллар кыйбатланганнан кыйбатлана. Нәкъ шушы яктан караганда, минемчә, Путин администрациясе икътисади яктан тотрыклы төбәк булганы өчен Татарстанның кадерен белә", ди Әхмәтов.

Кадерен белсә дә, дип өсти белгеч, һәр адымын, халыкара элемтәләр урнаштыруын нык контрольдә тота.

"Татарстан башка дәүләтләр белән мөнәсәбәт урнаштыруда кулланыла дип тә әйтергә була. Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров та, ислам банкингы кирәк, дип еш кабатлый башлады. Күп миллиардлаган ислам илләрендәге акчалар Көнбатышка китә, ә Русия бу акчаларның үзендә калуын тели.

Миңнехановны халыкара элемтәләрне багучы, алты дистәләп мөселман иле белән элемтәләр урнаштыру өчен куелган кеше дип тә әйтергә була. Әмма бу эшләр җиңел генә бармый, һәр карарны кабул итү бик зур киенкерекләр таләп итә. Зирәк фикер һәрвакытта да җиңә дип әйтеп тә булмый.

Кызганыч, Русия җитәкчелегендә курку бар. Кремльдә утыручылар төрле мифлар уйлап чыгарып, үзләрен-үзләре куркытып тора. Татарстанның элемтәләр урнаштыруда роле хуплана да кебек, ә эшләргә барып төртелгәч аны тормышка ашырырга мөмкинлек бирмиләр. Мәскәү элитасында үзәкләренә кадәр үтеп кергән шовинизм да, татарларга шик белән карау да, эчке курку да бар. Татарстанның мөстәкыйль адымнары ике-өч кат контроль астында. Уңышлы адымнар ясау, әнә шуңа күрә, бик авырга туры килә", ди Әхмәтов.

XS
SM
MD
LG