Accessibility links

Кайнар хәбәр

Данил Максудовка бүләк түгел, бармаклары кирәк


25 яшьлек полиция хезмәткәре Данил Максудов
25 яшьлек полиция хезмәткәре Данил Максудов

Табиблар Оренбур юлында кешеләрне үлемнән коткарган Данил Максудовның өшегән бармакларын саклап калу өчен көрәшә. Хатыны Ольга белән сөйләштек.

Оренбур-Орски юлында 2-3 гыйнвар көннәре карт көртләре астында 15 сәгать ярдәмсез утырган 100гә якын кешенең берничәсен өшүдән Данил Максудов исемле полиция хезмәткәре коткарган. Ярдәмнең соң килүе һәм һәлакәткә тиешле игътибар бирелмәве сәбәпле Эдуард Зиннуров үлде. Аның хатыны Ксения җирле хакимиятләрнең буранда калган юлчыларга ярдәмгә бар көчләрнең җибәрелүе турындагы белдерүен "ялган" дип атады.

Юлда калганнар янына бер КАМАЗ машинасы һәм автобус җибәрелгән иде. КАМАЗ белән бергә килгән полиция машинасында 4 кенә ел элек полициягә хезмәткә кергән 25 яшьлек Данил Максудов булган. Аның эше "полиция бүлеге белән элемтәдә тору һәм паника тудырмас өчен чаралар күрү" булган. Моны Азатлыкка аның хатыны Ольга сөйләде.

Данил һәм Ольганың туй көне
Данил һәм Ольганың туй көне

"Хәле начар түгел, әмма бармакларын саклап булырмы – табиблар сүзен көтәбез. Атсыз һәм чәнти бармаклары өшегән", диде Ольга.

"Паника булдырмас" өчен җибәрелгән егет бер кызга үз бишмәтен кидерә, икенче берәүгә бияләйләрен бирә. Өстенә кимәгән килеш машиналарыннан чыгып буранда югалырга торган кешеләрне бер-бер артлы автобуска озата бара.

Медногорски шәһәре егете Данил Максудов 9 яшеннән бирле авыр атлетика белән шөгыльләнә, ярышларда катнаша, спорт мастеры кандидаты. Данилның әнисе Наилә ханым белән әтисе Раил әфәнде дә уллары өчен нык борчыла. Данил белән Ольга ике генә ай элек өйләнешкән.

ТАСС Данилга дәүләт бүләге булачак дип хәбәр иткәч, ул үзе, сәламәтлек кадерлерәк, дип әйткән хатынына. Үзенә зыян салган булса да, Данил кешеләргә ярдәм иткәненә үкенми, кирәк булса тагын шулай эшләр идем, дигән.

Данил Максудов Оренбур хастаханәсендә ята. Аның янында ул коткарган кешеләр дә, Русиянең иң зур телевидение каналлары хәбәрчеләре дә, Орски епископы Ириней да булып китте, рухани дәваланырга акча да калдырды. Патриарх Кирилл 8 гыйнвар вәгазьдән соң Данил Максудов батырлыгы турында сөйләп, христианнарны аның өчен дога кылырга чакырды. Бүгенгә кадәр аның янына татар хәрәкәтеннән дә, мөселман дин әһелләреннән дә килүчеләр булмаган.

XS
SM
MD
LG