Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы хакимияте Төркиянең Казан шәһәре белән элемтәләрне туктатып тора


Элемтәләрне туктатып торуны Чаллы хакимияте башлыгы Русия белән Төркия арасындагы авыр сәяси хәл белән аңлатты.

Чаллы Төркиянең Казан шәһәре белән әлегә элемтәләрне туктатып торган. Төрекләрнең Казан шәһәре Чаллының тугандаш шәһәре санала иде. Элемтәләрне туктатып тору турында бүген журналистларга Чаллы шәһәре мэры Наил Мәгъдиев белдергән.

Элегрәк Чаллының Казандагы төрки партнерлары өчен «Үсеш» сәнәгать паркында бер гектар мәйдан җир алынган булган. Моннан тыш, Лесоцех базасында Чаллы-Төркия сәнәгать мәйданын булдыру мәсьәләсе дә каралган иде.

Шул ук вакытта Мәгъдиев Төркия белән Русия арасындагы авыр сәяси хәлнең SUNRISE CITY торак төзелеш комплексына тәэсир итмәячәген әйткән.

24 ноябрьдә Төркия Сүрия чигендә Русиянең хәрби Су-24 очкычын бәреп төшерде. Бу вакыйга ике ил арасында мөнәсәбәтләрнең бозылуына китерде.

XS
SM
MD
LG