Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар укучылары бәйгесе узды


Олимпиадада катнашучылар
Олимпиадада катнашучылар

Уфада 11-12 гыйнварда 9-11нче сыйныфларның татар теле һәм әдәбияты республика олимпиадасы узды. Анда республика шәһәр авылларыннан 130лап укучы катнашты.

Татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасында 130лап укучы катнашты. Чара башкаладагы Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика сынлы сәнгать гимназия-интернатында узды. Элекке елларда олимпиадалар өчәр көн барса, монысы ике көндә эшен тәмамлады.

Беренче көнне чара ачылды һәм төп бәйгеләр узды. Укучылар викторина, инша һәм сәнгатьле укуда белемнәрен һәм сәләтләрен күрсәтте. Һәр өч сыйныф ике төркемгә: милли мәктәпләрдә укучыларга һәм урыс мәктәпләрендә татар телен фән буларак укучылар төркемнәренә бүленеп ярышты. Ягъни, бәйгедә катнашучылар алты төркемгә бүленде.

Шагыйрә Фәния Габидуллина Наҗар Нәҗмигә багышланган шигырьләрне туплап чыгарган китабы белән таныштыра.
Шагыйрә Фәния Габидуллина Наҗар Нәҗмигә багышланган шигырьләрне туплап чыгарган китабы белән таныштыра.

Икенче көнне укучылар Башкортстандагы билгеле шагыйрь һәм язучылар белән очрашу уздырды. Шул арада бәяләмә төркеме аларның эшләренә йомгак ясады. Очрашуда Башкортстан язучылар берлегенең татар берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрә Фәния Габидуллина, шагыйрә һәм галимә Лилия Сәгыйдуллина, шагыйрьләр Радик Хәкимҗан, Руслан Сөләйманов һәм башкалар катнашты. Алар үзләренең мәктәп еллары турында хатирәләре белән бүлеште, туган телнең мөһимлеге турында сөйләде, иҗатлары белән таныштырды.

Филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина: “Республика мәктәпләрендә соңгы унике ел эчендә татар телен өйрәнү 15 процентка кимегән. Шулай дәвам иткән очракта, 35-40 елдан туган телне укыту корытылачак дигән сүз. 1990нчы еллардан башлап республика китапханәләренә Казанда басылган китаплар кайтартылмый, үзебездә чыкканнары исә дистәгә дә тулмый.

Лилия Сәгыйдуллина
Лилия Сәгыйдуллина

Хәлләр коточмалы. Без узган ел “Җанлы сүз” исемле иҗат бәйгесе уздырган идек. Аңа интернет аша укучыларның төрле жанрдагы сигез номинациядәге иҗат җимешләрен җыйдык. Атап әйткәндә: “Шигырь”, “Хикәя”, “Әкият”, “Эссе”, “Нәсер”, “Тәнкыйть”, “Сценарий” һәм “Рәсем” номинацияләре. Куркып кына башлаган идек, чынында, катнашучылар бик күп булып чыкты. Бәйгегә барлыгы 26 районнан 210 укучыдан 300дән артык иҗади эш килде. Бүгенге шартларда да җанлы сүзгә ихтыяҗ бар икән. Шуңа бөтенләй өметне өзәсе килми. Туган телне саклау сездәй фидакарь укытучылар һәм укучылар кулында.”

Беренче урыннарны алган укучылар укытучылары белән.
Беренче урыннарны алган укучылар укытучылары белән.

Очрашудан соң олимпиаданы тантаналы ябу чарасы узды. Татар мәктәпләре арасында беренче урыннарны 9нчы сыйныфлар арасында Әлшәй районының Трунтаиш мәктәбеннән Аделина Ганиева (укытучысы – Лилия Буранбаева), 10нчы сыйныфлар арасында Кырмыскалы районының Яңа Кыешкы мәктәбеннән Айгөл Әхмәрова (укытучысы – Гөлсинә Гәрәева), 11нче сыйныфлар арасында Илеш районы үзәге Югары Яркәйнең 1нче гимназиясеннән Лиана Галиуллина (укытучысы – Гөлшат Гафарова) алды.

Укыту урыс телендә алып барылган мәктәпләрдән беренче урынга 9нчы һәм 10нчы сыйныфлар арасында Бәләбәй татар гимназиясеннән Лүзия Фәттахованың укучылары Илдус Хәбибрахманов һәм Чулпан Арсланова, 11нче сыйныфлар арасында Тәтешле районының Шулган мәктәбеннән Илсөяр Мөхетдинова (укытучысы – Әлфинә Мөхетдинова) лаек булган.

Венера Вәлиева бәяләмә төркеме җитәкчесе профессор Илшат Насиповка мактау ярлыгы тапшыра.
Венера Вәлиева бәяләмә төркеме җитәкчесе профессор Илшат Насиповка мактау ярлыгы тапшыра.

Аларга һәм укытучыларына бүләкләр тапшырылды. Укучыларга бүләкләрне мәгариф министры урынбасары Венера Вәлиева, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Римма Үтәшева, Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Алмаз Шәйхулов һәм башкалар тапшырды.

Аерым укучыларга Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы әгъзалары да үз бүләкләрен тапшырды. Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Альберт Максютов укытучыларга һәм чара узган бина җитәкчесе Гөлҗимеш Садыйковага бүләкләр тапшырды.

Илшат Насипов иң алдынгы укытучы Лилия Буранбаеваны бүләкли.
Илшат Насипов иң алдынгы укытучы Лилия Буранбаеваны бүләкли.

Укучылары арасында югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлекләренә иң күп студент биргән укытучы да бүләкләнде. Ул Әлшәй районының Трунтаиш мәктәбе укытучысы Лилия Буранбаева. Башкортстан педагогия университетында чит телләр бүлеген тәмамлаганнан соң Лилия Буранбаева татар белгечлеге буенча белемен камилләштергән. Утыз елга якын уктыту дәверендә аның 23 укучысы Башкортстан педагогия университетының татар бүлеген, 7 укучысы Башкортстан дәүләт университетының татар бүлеген тәмамлаган. Хәзер дә берничә укучысы Казан федераль университетының татар бүлегендә белем ала. Ул милли кадрлар әзерләүдә республика күләмендә иң нәтиҗәле эшләүче укытучы дип бәяләнде.

Республика олимпиадасының бәяләмә төркеме җитәкчесе, Башкортстан педагогия университетының татар кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов: “Соңгы берничә ел узган олимпиадаларда укучылар югары әзерлекле булуларын күрсәткән иде. Монысында да түбән тәгәрәү юк.

Бәләбәй татар гимназиясе укучылары укытучылары белән.
Бәләбәй татар гимназиясе укучылары укытучылары белән.

Башка еллардан аермалы буларак, урыс мәктәпләреннән килүчеләрнең белемнәре югары булу да күзәтелә. Иншалары хатасыз, ләкин күләмнәре азрак. Быел Тукайның тууына 130 ел тулу сәбәпле, укучылар сәнгатьле итеп аның шигырьләрен сөйләде. Ул шигырьләр арасында мәктәп программаларына кермәгәннәре дә бар иде.

Соңгы елларда егетләр катнашмый иде. Быел дистәгә якын егет килде. Алар Иглин, Күгәрчен, Благовар, Мәләвез, Мишкә, Кушнаренко, Әлшәй районнарыннан, Нефтекама һәм Стәрлетамак шәһәрләреннән. Шуларның икесе – Благовар районы Сарайлы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Илшат Рәхмәтуллин (укытучысы – Альфира Мөсәләмова) белән Кушнаренко районы Калтай мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Таһир Гыйльманов (укытучысы – Зөлфия Нуриева) беренче урыннарны ала алмасалар да, икенче-өченче урыннарга лаек булдылар.

Әлеге бәйгедә җиңүче укучыларны алда тагын бер бәйге – Казанда үтәчәк төбәкара олимпиада көтә. Алар аннан да зур җиңүләр яулап кайтырлар дип өметләнәм.”

Педагогия университетының өченче курс студенты Зөлфирә Сөнәгатуллина.
Педагогия университетының өченче курс студенты Зөлфирә Сөнәгатуллина.

Чарада Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университеты студентлары да катнашты. Алар укучыларга студент тормышы турында сөйләде, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды. Олимпиадада катнашкан укучылар арасында да сәләтле җырчылар барлыгы ачыкланды. Алар да ябылу тантанасында чыгыш ясадылар.

Олимпиада ике генә көн узу сәбәпле, укучыларга Уфа белән танышу мөмкинчелеге булмады. Оештыручылар киләчәктә өч көн итеп уздырып, бер кичен Уфа “Нур” татар дәүләт театры тамашасын карап, һөнәр сайлауда булышлык итү өчен Башкорт дәүләт педагогия университеты һәм Башкортстан дәүләт университетларының татар бүлекләре белән таныштыру кирәклеген билгеләде.

Шулай ук иҗат белән шөгыльләнүчеләрне дә ачыклау, аларга язучылар тарафыннан бәя бирү чаралары оештыру кирәклеге билгеләнде.

XS
SM
MD
LG