Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Төркиядә тоткарланган өч русияленең икесе Татарстаннан булуын әйткән иде. Айдар Сөләйманов һәм Руслан Хәйбуллов полиция бүлегеннән чыгарылганнар һәм хәзер аларны миграция хезмәтенә тапшырганнар. Сөләйманов бу хакта депортация бүлегеннән Азатлыкка сөйләде.
– Айдар, сезне ни өчен тоткарладылар?
– Мине 11 гыйнвар көнне 8.15тә тоткарладылар. Башта кәгазь эшләре барды. Мин полицияне яхшы беләм, шуңа аңлатма бирүдән баш тарттым. Чөнки Төркия полициясе мине Русиягә бирү өчен төрле тырышлыклар куя.
Минем "Ислам дәүләте” террор оешмасы белән бернинди бәйләнешем дә юк, хәтта мин телефонда бу хакта дәлилләр булса моны бетерә дә ала идем, әмма моны эшләмәдем. Ике телефонымны да үзем белән алдым.
Полиция безне 48 сәгатькә сак астына алды. Минутына кадәр диярлек шунда тоттылар. Чыгарыр алдыннан нәрсәгәдер әзерләнгәннәре күренә иде. Шуннан инде телевидение, журналистлар барлыкка килде, мин алдан ук йөземне капладым. Бу җилнең кайдан искәнен һәм моның артында кем торганын яхшы беләм. Безне мөмкин булганча фотога, камерага төшерделәр. Йөзебезне төшерү өчен бик тырыштылар.
Шуннан прокурорга мәхкәмә бинасына алып килделәр. Руслан Хәйбуллов беренче керде. Мин аның белән бик үк таныш түгел. Чаллыда гына мәчет тирәсендә берничә тапкыр күрешкәнем генә бар иде. Аннары Дагыстаннан Камалетдин Бабаев керде.
Нәтиҗәдә Камалетдин беренче мәхкәмә тыңлауларына кадәр сак астында калачак. Хәйбуллов тулысынча акланды һәм хәзер ул шулай ук миграция үзәгенең депортация бүлегендә тотыла.
Мин прокурорда 4-5 сәгать булдым. Барысын да сөйләдем. Анда җыелган мәгълүматлардан минем "Ислам дәүләте" террор оешмасына катнашлыгым юк икәне чагылган иде. Мин ул оешмага да, Русиянең Сүриядәге хәрби чараларына да, Төркиягә каршы агрессиягә дә каршы чыгам. Шуннан прокурордан миңа җәза буларак илдән китмәү карары чыгарылуын сорадым.
Нәтиҗәдә миңа илдән чыгуны тыю һәм атнага дүрт тапкыр полиция бүлегендә күренеп тору карары чыгарылды.
Хәзер Камалетдин төрмәдә калды, безне Руслан белән депортация бүлегенә тапшырдылар. Миңа телефон куллану канун нигезендә тыелмаган. Безне хәзер рәсми кәгазьләр тутырып илдән җибәрергә тиешләр килеп чыга. Руслан Хәйбулловка мөгаен бүген яки дүшәмбе депортация карары чыгарырлар. Аннары 15 көн дигәндә ул аны шикаять итә алачак. Калганын инде Аллаһ кына белә. Мин әлегә монда калам.
– Сезне нидә гаеплиләр соң?
– Без Төркиядә “Ислам дәүләте” оешмасы агентлары булган дигән гаеп белдерәләр, әмма моңа бер генә дә дәлил юк.
– Алайса нәрсәгә нигезләнеп гаеплиләр?
– Төркиядә эчке эшләр министрлыгының сайты бар һәм анда теләсә кем "бу адрес белән яшәүчеләрнең террорчылыкта катнашы бар дип шикләнәм" дип язарга мөмкин. Полиция моны тикшерергә тиеш. Безгә карата да ниндидер кәгазь бар иде һәм анда “Ислам дәүләтенә” ярдәм күрсәтә дип шикләнәбез” диелгән иде.
– Сезнең гаеп булмагач, ни өчен депортация бүлегендә тотыласыз?
– Чөнки чит ил кешесе буларак синең берәр җинаять эшенә карата ниндидер катнашың бармы, гаеплеме-гаепсезме син – бер елга илдән депортацияләнергә тиеш. Менә Хәйбулловның бу беренче тоткарлануы иде, аның Төркиядә яшәү рөхсәте дә бар. Мин элек инде бер депортация бүлегендә утырып чыккан идем. Ул чактагы эш нигезендә әле һаман тикшерү бара, мин компенсация таләп иттем.
– Русия тышкы эшләр министрлыгы, сезгә Татарстанда җинаять эше ачылган, Интерполга эзләүгә игълан ителгән, диде.
– Мин әлеге белдерүдән соң адвокат белән Интерпол сайтына кереп карадым, анда минем исемем бөтенләй юк. “Коммерсант” газетасы да Татарстан эчке эшләр министрлыгына чыгып минем эш турында сораган, алар да миңа карата ниндидер җинаять эше баруын кире какканнар. Монда бары мине каралту бара. Шуңа мин Русиянең Төркиядәге консуллыгы белән хезмәттәшлектән алдан ук баш тарттым. Мөмкин булса, ватандашлыктан да баш тартыр идем.
Мин интернетта Русиянең явызлыклары турында язам. Шуңа алар мине күрә алмый.
– Татарстаннан Төркиягә ничәнче елда һәм ни өчен киттегез?
– 2013 елда киттем. Анда тоткарлаулар башланды. Ваһһабилык, хәнәфилек өлкәсендә бәхәсләр туа иде. Шуңа йә ниндидер сугыш башланып мөселманнарны утыртачаклар, яки инде кире христиан диненә күчү кала иде. Мине кайчан алып китерләр икән дип уйлап яши идем. Шуңа бөтен әйберне сатып Төркиядә торак алдым. Миңа карата бернинди җинаять эше булмаганда китеп калу хәерлерәк дип уйладым. Хатыным һәм балаларым да монда. Русиядә бал сатып көн күрдем.
Айдар Сөләймановның адвокаты Нурали Читилов әлге эшнең ябык булуын әйтеп, Азатлыкка аңлатма бирүдән баш тартты.