Accessibility links

Интернетта "Кадыров – Русия мәсхәрәсе" флешмобы көчәя


Рамзан Кадыров
Рамзан Кадыров

Интернетта Красноярски депутаты Константин Сенченконы яклап һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыровка каршы флешмоб көчәеп килә.

Күренекле сәясәтчеләр, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм гади кешеләр дә "Кадыров – Русия мәсхәрәсе" дигән сүзләрне язалар.

14 гыйнварда Чечня җитәкчесе Рамзан Кадыровны Русия мәсхәрәсе дип атаган Красноярски шәһәр шурасы депутаты Сенченко 15 гыйнварда инде бу сүзләре өчен гафу үтенде һәм Кадыров аның гафу үтенүен күрсәтүче видеоны Инстаграмга чыгады.

"Рамзан Ахматович, мин гафу үтенәм, хаклы булмаганмын. Мин моны кызып китеп, хисләргә бирелеп эшләгәнмен, түбәнчелек белән гафу үтенәм. Мин чечен халкы вәкилләре белән сөйләштем..." ди Сенченко.
Коментарга Кадыров "Мин кабул итәм)))))" дип язган.

Сенченконың Кадыровка каршы язмасы Чечня башлыгы системаның бер өлеше булмаган оппозицияне халык дошманнары дип атаганнан соң чыккан иде. Әмма, Сенченко язуынча, шул ук көнне аңа бар Русиягә күренекле бер кеше телефон аша шылтыратып әлеге сүзләргә бик каты рәнҗүен һәм аларны үзенә дә, бар чечен халкына да карата әйтелгән сүзләр дип кабул итүен белдергән. Ул сөйләшү бик озак дәвам иткән.

Өстәвенә, 15 гыйнварда аңа Красноярскида яшәүче чечен халкы вәкилләре белән очрашып сөйләшергә дә туры килгән. Сенченко шул сөйләшүләрдән соң "Чечен республикасы җитәкчесенең абруе югары булуын аңладым" дип яза.

Сенченконың гафу үтенүеннән соң кайберәүләр аны куркаклыкта гаепләп хөкем итә башлады. Дума депутаты Дмитрий Гудков исә Сенченконы хөкем итмәскә, аңа зур басым ясалганлыгын белдереп, киресенчә теләктәшлек күрсәтергә чакырды.

"Нәкъ менә аның аркасында җәмгыятьтә бу турыда сүз күтәрелде, һәм ул сүзне дәвам итү аның түгел, ә безнең бурычыбыз", дип язып чыкты Гудков.

Шуннан соң "Кадыров – Русия мәсхәрәсе" дигән сүзләрне Екатеринбурда яшәүче Алексей Шабуров күтәреп алып Facebookта флешмоб башлап җибәрде.

Ул башкаларны да моңа кушылырга, "Кадыров – Русия мәсхәрәсе" дип язарга чакырды. Бөтен кешене дә гафу үтенергә мәҗбүр итә алмаячак диде. Аны оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный төркеме әгъзасы Леонид Волков хуплап күпләгән кешеләрнең игътибарын бу флешмобка җәлеп итте.

Әмма Борис Ельцин президентлыгы чорында вице-премьер булган, ә хәзер Бавариядә яшәүче блогер Альфред Кох Кадыровның әйткәннәренә каршы чыкмаска чакыра.

Кох фикеренчә, Чечня башлыгы Путинга һәм аның хакимиятенә барлык оппозиция китерә алмаган зыянны китерә. "Һәм гомумән: кешегә үз фикерләрен белдерергә комачауламагыз. Ул бит (ни дисәң дә) безнең киләчәк президентыбыз", дип яза Кох. Моны ул, әгәр дә Ельцин эшен дәвам итүче Путин булган икән, Путин эшен дәвам итүче Кадыров булырга тиеш дигән мантыйкка нигезли. Һәм, күрәсең, Кадыровның "халык дошманнары" дигән сүзләренең Сталин чорын хәтерләтүенә ишарәләп, "чечен грузин урынына начар алмаш булмаячак" дип тәмамлый.

XS
SM
MD
LG