Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү татарларының "Өч сүз" дип аталган социаль кампаниясе

Интернетта Мәскәү милли мәдәни мохтарияте тәкъдиме белән "Өч сүз" дип аталган социаль кампания башлангыч алды дигән хәбәр таралды. Проект авторлары фикеренчә, "татар туган телендә өч сүз әйтә икән – бу аның гомерлек байлыгы булачак".

Кампанияне башлап җибәрүчеләр Русиядә яшәүче татарларны өч сүз ярдәмендә туган телдә сөйләшергә өйрәтеп була дип ышандыралар. Өндәмәләр әлегә рус телендә язылган. Алар бу өч сүз програмын татарча өйрәнү юлында иң аз чыгымлы, ләкин иң эффектлы ысул дип саныйлар.

XS
SM
MD
LG