Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның башкарма комитетына кабат элекке башлык сайланды


Казанның башкарма комитеты җитәкчесе итеп кабат Денис Калинкин сайланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:17 0:00

Казанның башкарма комитеты җитәкчесе итеп кабат Денис Калинкин сайланды

21 гыйнвар Казанның башкарма комитетына җитәкче сайладылар. Көтелгәнчә, бу урынга кабат Денис Калинкин сайланды.

21 гыйнвар Казанның башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинның эш мөддәте тәмамлану сәбәпле яңа бәйге үткәрелде. Барлыгы 6 намзәт кызыксыну белдергән, өчесе теркәлү узган. Денис Калинкиннан кала бәйгедә Казан думасындагы “Гадел Русия” фракциясе җитәкчесе Рушания Билгилдиева һәм депуатлыкка коммунистлар исемлегеннән сайланган Азат Ислаев катнашты. Аларга борчыган мәсьәләләр хакында програм чыгыш ясарга мөмкинлек бирелде.

Тавыш бирүдән соң Рушания Билгилдиева "бәйгедә үтә алмасам да, бер дә күңелемне төшермәдем, чөнки минем сайлаучыларым мине күрде һәм ишетте" дип уртаклашты.

Ул сәяси фиркаләргә үзләрен күрсәтергә бар мөмкинлекләрне кулланырга кирәк дигән фикердә тора. Сәясәтче ханым сайланган очракта мәгариф проблемнарын күтәрер идем, җыелышларны да татарча үткәрер идем дип ышандырды.

Думага коммунистлардан сайланган депутат Азат Ислаев та башкарма комитет җитәкчесе булып сайлана алса, татар теленә күбрәк игътибар бирәчәге хакында белдерде. Әмма үзе әйткәнчә, аны беренче чиратта башкарма комитет эшенең халык өчен үтә күренмәле булмавы борчый.

Бөтен Русия буйлап һәр төрле сайлауларда катнашкан сәясәтче Дмитрий Бердников Азатлыкка Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынына игълан ителгән бәйгегә документларының кабул итмәвен хәбәр итте. Моны индивидуаль идентификация номерының (ИНН) булмавы белән аңлаттылар диде ул. Салымнарны хисаплау өчен кертелгән әлеге ИНН кәгазен ул "дини карашларыма туры килмәгәнгә алмыйм" дип акланды.

Бердников: "Болар сайлаудан фарс ясадылар, мин дә аларча кыланам, документлар 20 гыйнвар кичке сәгать 5кә кадәр кибул ителә диелде. Мин махсус 5 тулырга бер минут кала килдем. Минем документларны ИНН аркасында кабул итмәделәр” дип сөйләде ул.

Бердников намзәтләрне чыннан да сайларга уйласалар, эшне алай тиз тотмаслар иде, дигән фикер белдерде.

Чыннан да, документ кабул итү алдагы көнне кич тәмамланып, икенче көнне иртәнге 9да бәйге комиссиясе аларны карады һәм өч намзәтне сайлады. Сәгать 11дә Дума депутатлары регламент белән бирелгән 7 минут эчендә намзәтләрнең чыгышларын тыңлап, Казан кебек зур һәм мөһим каланың башкарма комитеты башлыгын якынча ярты сәгать эчендә сайлап куйды.

Денис Калинкин Казан мэры Илсур Метшинның күптәнге хезмәттәше, икесе дә Түбән Камадан. Берничә югары белеме бар - хокук белгече, дәүләт хезмәткәре, бизнес идарәчесе.

XS
SM
MD
LG