Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Камаз" ширкәте хезмәткәрләре бүгеннән эшкә чыкты


Ике атна дәвамында хезмәткәрләр корпоратив түләүле ялда булган.

25 гыйнварда "Камаз" ширкәте хезмәткәрләре эшкә чыкты. Гыйнварда ремонт һәм сервис хезмәтләре штат режимында эшләде, чөнки яллар вакыты ширкәттә тәүлек буе эшли торган җиһазларны ремонтлау һәм модернизацияләү өчен кулланыла, дип хәбәр итә оешма матбугат үзәге.

“Камаз” да корпоратив ялның икенче өлеше августта булачак, дип хәбәр итә ширкәтнең матбугат хезмәте.

2015 елны Чаллы шәһәрендә урнашкан "Камаз" ширкәтендә эш көннәре кыскартылды.

Белгечләр Русия Кырымны аннексияләгәч һәм Украина көнчыгышындагы кораллы низагта катнашканга, Көнбатышның Русиягә карата кертелгән чикләүләре сәбәпле икътисад начарланганга, Urals нефтенең һәм рубльнең бәясе төшкәнгә төрле ширкәтләрнең керемнәре дә кими дип белдерә.

XS
SM
MD
LG