Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш прокуратурадан Рамзан Кадыйров гамәлләрен тикшерүне сорыйлар


22 гыйнвар Грозныйда Кадыйровны яклап узган чара
22 гыйнвар Грозныйда Кадыйровны яклап узган чара

Әлеге тикшерү мәктәпләрдә "Кадыйров Русия каһарманы" дигән чара уздырылуына бәйле, диелә.

Чечня мәктәпләрендә #Кадыйров Русия каһарманы (#Кадыров Герой России) дигән чара уздырылуы өчен, "Бердәм Русия" партиясе һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров гамәлләрен тикшерүне сорап Русия баш прокуратурасына мөрәҗәгать җибәрелгән. Бу хакта мөрәҗәгатьнең авторы – Петербур сәясәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Анатолий Канюков әйтте.

«Русия каһарманы һәм аның фиркасе Русия кануннарын бозмаска тиеш. Үзеңнең шәхси даныңны арттыру өчен укучыларны җәлеп итеп аларны үзене яклау чарасында катнаштыру бу эш түгел», диде Канюков мөрәҗәгатенә аңлатма биреп.

Элегрәк Кадыйров журналистлар алдында чыгыш ясап, системаның бер өлеше булмаган Русия оппозициясен халык дошманнары дип атаганнан иде һәм аларны “сатлыкҗаннар” буларак хөкемгә тартырга чакырды.

Русия хокук яклаучылары һәм җәмәгать эшлеклеләре соңрак “Зыялылар конгерссы” сайтында Русия кануннарын санга сукмавы өчен Кадыйровны эшеннән җибәрүне таләп иткән ачык хат бастырды.

Җомга көнне Грозныйда Кадыйровны яклап узган митингта, полиция мәгълүматларына күрә миллионга якын кеше катнашкан.

XS
SM
MD
LG