Accessibility links

Болгар ислам академиясен тәмамлаучылар Русия һәм чит ил дипломына ия булачак


Русия дипломы белән бергә академияне тәмамлаучылар берәр билгеле чит ил ислам уку йортының магистр яки доктор дәрәҗәсен алачак.

Болгар ислам академиясен тәмамлаучылар Русия һәм чит ил дипломнарын алачак. Бу хакта “Реальное время”га Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин әйткән.

Аның сүзләренчә, беренче чорда академиягә мөселман дөньясында абруй казану кирәк булачак.

“Башта академияне “күтәреп” җибәрү өчен ике диплом булачак”, дигән Мөхәммәтшин.

Русия дипломы белән бергә академияне тәмамлаучылар берәр билгеле чит ил ислам уку йортының магистр яки доктор дәрәҗәсенә ия булачак. Хәзер бу өлкәдә “Әл-Карауин” (Мәгъриб) һәм Димәшк ислам университеты (Сүрия) карала.

Болгар ислам академиясендә диссертацияне бары гарәп телендә генә язачаклар.

Болгарда ислам академиясенә нигез ташы 2016 елның 21 маенда салыначак.

XS
SM
MD
LG