Accessibility links

Кайнар хәбәр

БДИ таләпләренең елдан-ел яңаруы татар баласына авырлык китерәме?


Быел мәктәпне тәмамлаучылар БДИга кертелү өчен декабрьдә урыс әдәбиятыннан инша язды. Нинди генә телдә укысаң да иншаны урысча язасы.

Бердәм дәүләт имтиханыннан (БДИ) бирәсе фәннәрне сайлап, гариза тапшыруның соңгы көне быел 1 февральгә билгеләнгән. Узган ел ул 1 март иде. Әйтергә кирәк, БДИ өлкәсендә яңалыклар елдан-ел арта тора. Бу хакта ЛДПР фиркасе дә белдергән һәм әлеге партия депутатлары БДИны бетерү турындагы канун өлгесен Дәүләт Думасына керткән.

Интерфакс язуынча, депутатлар БДИ укучыларның чын белемен чагылдырмый дип саный. Һәм бу имтиханнарны керткәндә ул коррупцияне киметүгә китерәчәк дип уйлау да дөреслеккә туры килмәгән, чөнки хәзер мәктәп укучыларының саны югары уку йортлары санына караганда азрак, шуңа анда һәркемне алырга әзерләр, ди авторлар. Моннан тыш алар БДИ дәүләткә күп чыгымнар китерүен әйтә һәм моның елдан-ел артуын белдерә. Бу Русия мәгариф министрлыгының БДИны тапшырганда елдан-ел ниндидер яңалыклар кертүенә дә бәйле булуы әйтелә.

Энгел Фәттахов
Энгел Фәттахов

Сишәмбе Татарстан хөкүмәте йортында узган матбугат очрашуында республиканың мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов быел тарих, җәмгыять белеме, география, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр фәннәреннән БДИ биремнәренең берничә варианттан дөрес җавапны сайлап алу мөмкинлеген биргән тест өлеше булмаячаягын әйтте. Хәзерге вакытта чит тел, химия, физика һәм биологиядән генә тест өлеше сакланачак. Министр сүзләренчә, бу быелгы бердәнбер яңалык.

БДИ биремнәрен әзерләүче федераль институтның (ФИПИ) рәсми сайтына караганда, “вакытыннан алда” тапшырыласы беренче имтиханнар 21 марттан башланачак. Аны 27 майда башланачак “төп өлештә” катнаша алмаучылар тапшыра. “Төп өлеш” май ахырында башланып июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Рус теле яки математиканы тапшыра алмаганнар яки үз нәтиҗәләреннән канәгать калмаучылар икенче тапкыр имтиханнарны сентябрь аенда тапшыра ала.

БДИ белемне арттырмады, коррупцияне киметмәде

БДИ биремнәрен әзерләүче федераль институтның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, быел үзгәрешләр тарих фәне биремнәрендә булачак. Беренче өлешенә тарихи даталарны, фактларны, процессларны белүне тикшерүче биремнәр өстәлгән. Шулай ук тарихи чыганак тексты белән эшләү, мәдәният тарихының төп фактларын тикшерүче һәм башка биремнәр белән яңартылган.

Соңгы елларда математика да ике төрле вариантта тапшырыла (базалы, профильлле). Гадирәк вариантын югары уку йортына кергәндә математика таләп ителмәгән укучыларга, ә катлаулысы – математика нәтиҗәләре таләп ителгәннәр өчен каралган.

Тагын бер эш өстәлде

БДИ өлкәсендә 2014-2015 елның иң зур үзгәреше - инша кертелүе булды. Хәзер укучылар БДИны тапшырырга керә алу өчен декабрьдә махсус инша язарга тиеш. Начар язылган очракта аны тагын бер кат язарга мөмкин. Ул вакытта да начар нәтиҗәләр булса, укучы БДИ тапшырырга кертелми, иншаны бары тик киләсе елга гына кире язып, имтиханнарга керә алачак.

Инша рус телендә языла. Димәк, татарча белем алучыларга бу тагын бер авырлык тудыра булып чыга. Иншага биш теманың берсен сайлау мөмкинлеге бирелде: “Вакыт”, “Йорт”, “Мәхәббәт”, “Юл” һәм “Әдәбият елы” (“Время”, “Дом”, “Любовь”, “Путь”, “Год литературы”). Иншаны язганда үз темаңа күрә рус әдәби әсәренә таянып, аннан мисаллар китерү тиешле.

Иншаны язу өчен 3 сәгать 55 минут бирелә. Аның нәтиҗәсендә югары уку йорты үзе теләгән очракта иншаны карап, укучының БДИ балларына тагын ун баллга кадәр өстәргә мөмкин.

Чаллының 52нче татар мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Инзилә Нәбиева әйтүенчә, инша язуның уңай ягы - урыс теле имтиханына әзерлек булса, тискәре ягы - яңа борчулар өстәлә.

“Алай авырлык китермәде, чөнки без инде 10нчы сыйныфтан алып иншага әзерләнә башладык. Бөтен сыйныфыбыз да иншаны яза алды. Урыс әдәбиятына әзерләнүебез урыс теле имтиханында да ярдәм итәр дип уйлыйм, чөнки анда да шулай ук инша язарга кирәк булачак. Ә тискәре ягына килсәк, яңа имтихан - яңа борчулар өстәлә”, диде ул.

10нчы сыйныфтан ук инша язуга әзерләнә башладык

Казан мәктәпләренең берсен тәмамлаучы Айгөл сүзләренчә, иншаны язганда төрле әдәби әсәрләргә таянып язу кирәк булган. Ул татар мәктәпләрендә белем алучыларга аны язу авыр булгандыр дип санамый.

“Хәзер бөтен мәктәпләр бер програм белән укый дип әйтеп була. Барысы да урысчага күчеп бара дисәм дә ялгыш булмас. Мин авылга кайткач дуслардан сорашам, алар хәтта миңа караганда урысча яхшырак та белә дигән уй кала. Алар инде имтихан бирәсе булганга, урыс телен бик яхшылап өйрәнә, урыс әдәбиятын да укый. Шуңа аларга инша язу авыр түгелдер”, диде ул.

Милли мәктәпләрнең БДИ күрсәткечләре урыс мәктәпләренекеннән ким түгеллеген Азатлык элегрәк язган иде.

БДИны тапшыруга өч мөмкинлек бирү кирәкме?

Бердәм дәүләт имтиханнары укучыларга психологик авырлык китерүе сәбәпле кайбер укучыларның үз-үзләренә кул салу очраклары булуы да билгеле. Психолог Земфира Галимова имтиханнарга әзерлек, аларны тапшыру чорында укучының якыннары, әти-әнисе ягыннан ярату, хөрмәт булуның әһәмиятен билгеләп, мәктәпләрдә дә психологик әзерлек, табиб киңәшләре кертү кирәклеге турында әйтә.

“Күп очракта балалар имтиханны белемнәре булмау яки җитмәү аркасында түгел, ә борчылу, артык курку, югалып калу сәбәпле бирә алмый, шуның өчен мәктәпләрдә академик, факультатив дәресләр белән бергә шулай ук психологик әзерлек һәм табиб киңәшләрен дә кертергә кирәк дип уйлыйм”, диде ул.

Өч-дүрт тапкыр бирдертү дөрес түгел

2014 елда БДИны киләчәктә өч тапкыр бирү мөмкинлеген кертү турындагы боерык әзерләнүе хакында хәбәр ителгән иде. Бу хакта Русиянең мәгариф министрының сүзләренә таянып “Известия” язды. Биредә әйтелгәнчә, боерыкның кайчан гамәлгә керәчәге әле төгәл билгеле түгел. Укучыларга мондый мөмкинлек бирүнең бер сәбәбе – психологик авырлыкны киметү дип белдерелгән.

Психолог Земфира Галимова имтиханны баланы аптыратып, өч-дүрт тапкыр бирдереп тору дөрес түгел дигән фикердә.

"Әгәр дә мәктәптән үк укучыга дөрес караш булса, психологик яктан дөрес тәрбия бирелсә, һәм үз чиратында укучылар җаваплылык, тормышка мотивация күрсә, Бердәм дәүләт имтиханын бирү кыенлык тудырмаячак. Ә укучы, ярар, бу юлы бирә алмасам, икенче яки өченчесендә бирермен дип уйласа, бу имтиханга әзерлекне киметергә, җавапсызлыкка китерергә мөмкин”, диде ул.

"БДИны урысча гына бирдертү Конституциягә каршы килә"

Әлбәттә, татарча укыган балалар өчен БДИ икеләтә борчулар китерә. Бу хакта күп тапкырлар әйтелде. Хәзерге вакытта БДИны татарча да бирү мөмкинлеген таләп итеп Change.org сәхифәсендә “Ана телебезне куллануга хокукыбыз саклануын телибез” дигән петициягә имза җыю бара.

Анда, әйтелгәнчә, БДИ һәм 9нчы сыйныфтан соң тапшырыла торган Дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарының бары тик урыс телендә генә булуы Конституцияне боза. Шулай ук анда “Русия мәгарифе турындагы” канунга үзгәрешләр кертү таләп ителә.

“Канунда Русия ватандашларының мәктәпкәчә, башлангыч һәм төп гомум белемне (5-9 сыйныф) ана телендә алу хокукы бар диелгән канун шулай ук Конституциягә туры килми. Ана телендә белем алуны 9нчы сыйныф белән чикләү дөрес түгел”, диелгән әлеге петициядә.

XS
SM
MD
LG