Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Автономияне Ленин да, Сталин да бирмәде, аны халык көрәшеп алды"


Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

Башкортстандагы тарихчы Марат Колшәрипов, президент Путин Русиядәге халыкларның үзбилгеләнү хокукы белән килешергә теләми, аның Ленин милли сәясәтен тәнкыйтьләве шуңа бәйле дип саный.

Русия президенты Путинның, Мәскәүдәге бер очрашу барышында Ленинның милли сәясәтен, аерым алганда, аның милли республикаларга автономия бирүен тәнкыйтьләп чыгуы турында Азатлык инде язган иде. Анда Татарстандагы кайбер җәмәгать эшлеклеләренең бу сәер белдерү турындагы фикерләре дә ирештерелде. Башкортстандагы галим Марат Колшәрипов, Путинның мондый чыгышы беренче тапкыр гына түгеллеген әйтә.

“Ул соңгы тапкыр президент булып сайланыр алдыннан Русиядә милли мәсьәлә турында бер мәкалә белән чыккан иде. Әле шунда ук ул, милләтләрнең үзбилгеләнү хокукын тәнкыйтьләп, аны Ленин уйлап тапкан дип әйтте. Бу - бөтенләй хата караш.

Башкортстанда бит җирле автономия өчен көрәш Октябрь инкыйлабына кадәр башланды

Милли республикаларның Октябрь инкыйлабыннан соң гына барлыкка килүен Ленин белән генә бәйләү һич дөрес түгел. Халыкларның үзбилгеләнү хокукы идеясы Европа социал-демократлары арасында, колонияләрне азат итү, империяләрне таркату өчен көрәш алып барган халыклар арасында 19 гасырда ук барлыкка килә. Халыкларның үзбилгеләнү хокукы эсерлар партиясе низамнамәсенә дә керә. Большевиклар да инкыйлабка кадәр шул идеяны күтәреп ала. Монда аларга автономияне Ленин гына бирде дип әйтү дөрес түгел.

Башкортстанда бит җирле автономия өчен көрәш Октябрь инкыйлабына кадәр башланды. 1917 елның май аенда Мәскәүдә Бөтенрусия мөселманнар конгрессы була. Шуннан соң башкортлар үзләренең Башкорт халкы берлеге бюросы (Бюро союза башкирского народа) дигән оешма төзиләр һәм анда милли автономия өчен көрәшергә дигән максат куялар.

Инкыйлабка кадәр үк июль һәм август айларында Оренбурда һәм Уфада башкорт корылтайлары үтә һәм шунда башкорт автономиясен игълан итәргә дигән карар кабул ителә. 1917 елның 15 ноябреннән соң Башкорт автономиясе игълан да ителә. 1918 елда башкортлар аклар ягында сугышканда да автономия эшли. Башкортстан кантоннарга бүленә. Кантон башлыклары сайлап куела. Кантон милициясе һәм автономияне саклау өчен ихтиярилар бүлекләре төзелә.

Үзәк хөкүмәт инде гамәлдә булган Башкорт автономиясен таный гына

Ак башкортлар кызыллар ягына күчкәч, алар (Ленин җитәкләгән большевиклар) башкорт хөкүмәте белән килешү төзи. Большевиклар шулай итеп инде яшәгән Башкорт автономиясен рәсми таный, ягъни үзәк хөкүмәт инде гамәлдә булган Башкорт автономиясен таный гына. Ленинның моңа ни катнашы бар соң?", ди Колшәрипов.

Ул автономияне халык кулына корал тотып көрәшеп яулап алганлыгын һәм башка республикаларның барлыкка килү тарихына караганда да, эшләрнең нәкъ шулай баруын әйтә.

Путинның икейөзле сәясәте

“Балтыйк буе, Польша, Финляндия, Украина, Кавказда. Барысында да үзбилгеләнү өчен көрәш барды. Халык үзе күтәрелеп автономияне көрәшеп яулап алды. Әлбәттә, Ленин бу идеяны яклады, дөресрәге, мәҗбүр булды. Ни өчен дигәндә, аңа Совет хакимиятен урнаштырганда урындагы халыкларга таянырга кирәк иде. Бу аның бары тик тактик маневры да булгандыр.

Ә менә аклар милләтләр хокукын танымады. Кайбер халыкара тарихчылар, мисал өчен, акларның ахыргы чиктә җиңелүе сәбәбен, аларның нәкъ менә милләтләр үзбилгеләнүен кире кагуында күрә.

Путин Русиядәге халыкларның үзбилгеләнү хокукының тормышка ашырылуы белән килешергә теләми. Элек, патша заманында Русия унитар дәүләт булган бит, хәзер дә шулай булырга тиеш дип саный. Монда икейөзле стандартлар сәясәте бара.

Менә Украинага карата ул башка төрле сәясәт алып бара. Анда Донецки, Луһански Украинадан аерылып чыкмакчы, сез ул халыкларның үзбилгеләнүен таныгыз, ди. Көньяк Осетия һәм Абхазия белән дә шулай ук булды. Украина, Грузиядән аерылалар икән, бу очракта таныйбыз, ә үзебездге милли республикаларыбызны юк итәбез, килеп чыга.

Нишләп Донецки, Луһански, Кырым республикалары булсын да, ә миллионлаган татар яшәгән Татарстанның, башкорт, якут, мари халкының хокуклары танылмасын?

Әмма бу бит БМО тарафыннан расланган хокук. Аны бит шик астына кую, йә Ленин хатасы дип кенә калдыру бөтенләй дөрес эш түгел. Хәзер бөтен сәясәт милли республикаларны бетерү яссылыгында алып барыла. Туган телләрне укытуны бетерергә тырышалар, урыс телен укыту турында концепция уйлап тапканнар. Аны ничек аңларга була? Нишләп Донецки, Луһански, Кырым республикалары булсын да, ә миллионлаган татар яшәгән Татарстанның, башкорт, якут, мари халкының хокуклары танылмасын? Җавап бер була ала - алардан урыс милләте ясарга телиләр. "Милли мәдәниятләрне үстерәбез" дигән буш сүзләр сөйли-сөйли. Ә мәктәптә туган тел укытылмаса, мәдәният тә, әдәбият та калмый”, ди Колшәрипов.

Икенче бер тарихчы, хокук яклаучы Никита Петров та, Путинның Ленин ил нигезенә атом бомбасы куеп калдырган дип әйтүе тарихи дөреслеккә бик үк туры килми дип саный.

Никита Петров
Никита Петров

“Нәкъ менә милли дәүләтчелек иллюзиясе совет империясен күпмедер вакытка саклап калды. Аны ниндидер башка принциплар нигезендә үзгәртеп төзеде. Инде 1990нчы еллар башында ук “Милли дәүләтчелек корылышы нигә кирәк, патша Русиясендәге губерналар корылышына кире кайтырга кирәк, һәм барысы да яхшы булачак” дигән сүзләр ишетелгән иде. Әмма ул вакытта Русия империясендә яшәгән халыкларның нинди дә булса дәүләтчелек һәм ниндидер мөстәкыйльлек иллюзиясеннән башка ул чакта ил сакланып кала алмаган, таркалган булыр иде.

Шуңа күрә, Ленинга совет дәүләтенә нигез салучы буларак кына түгел, ә яңа бер төр тоталитар дәүләткә нигез салучы буларак та карарга кирәк. Ул дәүләтнең формаль төзелеше федерация булып, ул андагы халыкларга дәүләтчелек иллюзиясе бирә һәм элекке империянең гомерен озайта. Ә асылда исә Советлар берлегендә милләтләрнең барыбер үз язмышын үзе хәл итү хокукы булмады, ди Петров.

XS
SM
MD
LG