Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан чибәре бәйгесендә татар сүзе яңгырамады

Казанда урыс телендә Татарстан чибәрен сайладылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:58 0:00

26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Бары тик урыс телендә генә үткән чарада беренче урынны 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова алды.

Чибәрлек бәйгесе быел да узган елгысы кебек соңга калып башланды. Әллә һава торышының салкын булуы, әллә инде башка сәбәптән "Пирамида" күңел ачу үзәгендә хәйран буш урыннар булуы күзгә чалынды.

Шуны да әйтергә кирәк, 28 катнашучының яртысына якыны татар кызлары һәм жюри әгъзалары арасында да шактый татар булуга карамастан, бәйге бары тик урыс телендә генә барды.

Конкурста катнашучыларның кайбер туганнары да бу хәлгә бәйгедән соң канәгатьсезлек белдерде. Әйтик Алексеевский районыннан бәйгедә катнашкан Ләйлә Вәлиуллинаның әтисе Ирек Вәлиуллин "Татарстанда яшәсәк тә, чара урыс һәм инглиз телләрендә генә алып барылды. Татарстанга суверенитет алдык, "Мисс Татарстан"да татар милләтен зурлап чыгучы да булмады. Бу чара Русиянең башка төбәгендәге бәйгеләрдән аерылмады. Татарстанда үткән шушы бәйгедә татар телен искә алучы да булмады, дип белдерде.

"Татарстан чибәре" бәйгесен оештыручылар, Татарстанда ике дәүләт теле булуын белә торып, күрмәмешкә сабыштылар ахры, чөнки узган елда да шушындый ук хәл күзәтелгән иде.

Узган ел дигәннән, быелгы бәйгедә катнашучыларның саны да, яшьләре дә бераз кимегән булып чыкты. Иң яшь кызга 14 яшь булса, иң олысына 22 яшь иде.

Кызлар жюрига башта классик киемнән үз буй сыннарын күрсәтсә, аннан пляж киемнәрен киеп чыкты. Шушы күренүдән соң жюри 28 туташ арасыннан үзенә ошаган ун кызны сайлап алып финалга уздырды һәм төрле сораулар белән аларның белемнәрен тикшерде.

Быел да төп сорау – Русиядәге икътисади кризиска карата кызларның фикерләре алдан ук видеога яздырылган булып чыкты.

Кызлар Русиянең кризистан чыгуы өчен төрле юллар тәкъдим итте. Кемдер сумны долларга әйләндермәскә һәм үз илеңә тугры калырга тәкъдим итте, кемдер чибәр һәм акыллы кызларга кризисның куркыныч булмавы турында әйтте.

Араларыннан берсе хәтта Казанның Дәрвишләр бистәсендә яшәгәнгә күрә кризисның булмавын, чөнки Дәрвишләр бистәсендәге "мәрхәмәтле" тормышның үзен һәм гаиләсен чыныктыруы турында әйтеп, залдагыларны көлдереп үтте.

Жюри әгъзалары кызларның китап уку һәм башка төр осталыкларын тикшереп алды. Кемдер язучы Ремарк әсәрләрен укуын әйтсә, Софья Мостафина татар язучы Гүзәл Яхина әсәре булган "Зөләйха күзләрен ача"ны укуын белдерде.

Мостафина, бәйгедә катнашучы башка кызлардан аермалы буларак, Казанга багышланган шигырен укып һәм, кинога төшү тәкъдиме булса, Сөембикә ролен башкарыр идем дип бераз татарлыгын хәтерләтеп үтте.

Мостафина чарадан соң Азатлык хәбәрчесенең ни өчен кинога төшәргә тәкъдим булса, Сөембикә ролендә уйнар идегез, дигән соравын урыс телендә җаваплап, Сөембикәнең үзе горурланган татар милләтенең бер чагылышы булуы турында әйтте.

"Татарстан чибәре - 2016" исеме ачыкланыр алдыннан чараның иганәчеләре катнашучылар арасыннан үз чибәрләрен сайлады. Кемдер "Мисс Ривьера", кемдер "Мисс Просто Молоко" кебек иганәчеләрдән махсус бүләкләр алды.

Алексеевский районыннан катнашкан 22 яшьлек Ләйлә Вәлиуллинага "Татар радиосы"ның махсус бүләге тапшырылды.

Азатлык радиосы сорауларын җаваплаган Ләйлә үзе бу бүләкне миңа татар телен камил белгәнгә күрә биргәннәрдер инде, дип фаразлады.

Ул үзе ярышта финалда ярышкан ун кыз арасына керә алмады. Әгәр мин алар арасына кергән булсам, һичшиксез, татар телендә ни дә булса сөйләр идем яисә сорауларга татар телендә җавап биргән булыр идем. Безгә бәйгегә хәзерлек вакытында бары тик урыс телендә генә сөйләшегез дип әйтүче булмады, дип белдерде.

Дүрт сәгатьтән артык барган бәйге ахырында төп җиңүчеләр игълан ителде.

Быел "Казан чибәре" исемен татарлыгын һәр җавабында сиздерергә тырышкан Софья Мостафина, "Мисс фото" исемен Екатерина Грудцова, "Икенче вице-мисс" исемен Ксения Яруллина, "Беренче вице-мисс" исемен Ксения Тимкина алды.

"2016ның Татарстан чибәре" таҗы һәм иганәчеләрнең чәшке туны исә Диләрә Ялалтыновага эләкте.

Диләрә "Русия чибәре" бәйгесендә Татарстанны вәкиллек итәчәк.

"Татарстан чибәре-2016" мизгелләре

Татарстанның 2016 елгы иң чибәр кызы Диләрә Ялалтынова
1/26 Татарстанның 2016 елгы иң чибәр кызы Диләрә Ялалтынова
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
"Татарстан чибәре-2016" бәйгесендә ярышучылар
2/26 "Татарстан чибәре-2016" бәйгесендә ярышучылар
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
Чибәрлек бәйгесеннән бер күренеш
3/26 Чибәрлек бәйгесеннән бер күренеш
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
Зарина Мостафина
4/26 Зарина Мостафина
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
Софья Мостафина
5/26 Софья Мостафина
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
Бәйге барышында
6/26 Бәйге барышында
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
Ярышучы кызлар түшләренә Татарстан байрагы төсендәге тасма тагып жюрига классик киемнәрен күрсәтә
7/26 Ярышучы кызлар түшләренә Татарстан байрагы төсендәге тасма тагып жюрига классик киемнәрен күрсәтә
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
Татарстан чибәрен сайлаучы жюри
8/26 Татарстан чибәрен сайлаучы жюри
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
Ярышучы кызлар пляж киеменнән
9/26 Ярышучы кызлар пляж киеменнән
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
Бәйгедән бер мизгел
10/26 Бәйгедән бер мизгел
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
Бәйгедә катнашучы
11/26 Бәйгедә катнашучы
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
Катнашучылар пляж киемнәрен күрсәтә
12/26 Катнашучылар пляж киемнәрен күрсәтә
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
Ярыштан бер мизгел
13/26 Ярыштан бер мизгел
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
Жюри әгъзалары тавыш бирә
14/26 Жюри әгъзалары тавыш бирә
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
Жюри әгъзалары беренче унлыкны билгели
15/26 Жюри әгъзалары беренче унлыкны билгели
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
Жюри сорауларын җаваплау мизгеле
16/26 Жюри сорауларын җаваплау мизгеле
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
Бер чибәр
17/26 Бер чибәр
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
Беренче унлыкка керүчеләр
18/26 Беренче унлыкка керүчеләр
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
Бәйгедән бер мизгел
19/26 Бәйгедән бер мизгел
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
Ярышучы
20/26 Ярышучы
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
"Татарстан чибәре-2016" бәйгесен яктыртучы журналистлар
21/26 "Татарстан чибәре-2016" бәйгесен яктыртучы журналистлар
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
"Сокландыргыч гүзәл" исемен алган Екатерина Грудцова
22/26 "Сокландыргыч гүзәл" исемен алган Екатерина Грудцова
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
"Просто молоко чибәрләре" исеменә лаек булучылар
23/26 "Просто молоко чибәрләре" исеменә лаек булучылар
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
"Мисс Казан" исемен алган Софья Мостафина
24/26 "Мисс Казан" исемен алган Софья Мостафина
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
"Татарстан чибәре-2016" бәйгесен оештыручы Изольда Сахарова(уңнан икенче) һәм быелгы бәйгенең төрле номинация җиңүчеләре
25/26 "Татарстан чибәре-2016" бәйгесен оештыручы Изольда Сахарова(уңнан икенче) һәм быелгы бәйгенең төрле номинация җиңүчеләре
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
"Татарстан чибәре-2016" бәйгесендә катнашучылар һәм жюри әгъзалары
26/26 "Татарстан чибәре-2016" бәйгесендә катнашучылар һәм жюри әгъзалары
26 гыйнвар кичендә Казанда Татарстанның иң чибәр кызын сайладылар. Анда беренче урынны алган 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова республиканы русиякүләм бәйгедә вәкиллек итәчәк.
Previous slide
Next slide

XS
SM
MD
LG