Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русияне унитаризм юлына бастырырга ниятлиме?


Путин Ставропольдә Гомумрусия халык фронты форумында
Путин Ставропольдә Гомумрусия халык фронты форумында

Путин Русиясен киләчәктә ничек атарлар – халыклар йорты дипме, әллә халыклар зираты дипме?

Русия Федерациясе дип аталган илнең башына Владимир Путин утырганнан соң, аңа хәтле Русияне җитәкләгән Борис Ельцин чорында Конституциядә беркетелгән федерализм принипларын тәнкыйтьләү, гомумән, аларны санга сукмау гадәти күренешкә әйләнә бара.

Путин хакимлегендәге 15 елда Русия субъектлары белән федераль үзәк арасында ике яклы шартнамәләр төзү практикасы юкка чыгарылды (фәкать Татарстан гына эчтәлеге бик нык "шулпаланган" шартнамәне әлегә саклый алды), субъектлар башлыкларын турыдан-туры сайлау бетерелде (хәер, бераздан ул формаль рәвештә яңадан аякка бастырылды), милли республикаларның җитәкләүчеләрен “президент” дип атау тыелды.

Гомумән алганда, Путин Кремле Русияне үзәкләштереп кенә калмыйча, урыс булмаган халыкларның милли үсеш институтларын көчсезләндерү юлына басты, дияргә була. Шулай, әлеге вакытта мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләрендә укытуны юкка чыгара торган, укыту-тәрбия эшләрен урысча гына алып баруны күзаллаган, “Урыс телен һәм әдәбиятын Русиянең гомум белем бирү оешмаларында укытуның концепциясе” кабул ителү алдында тора.

Моңа хәтле Мәскәү катгый рәвештә урыс булмаган халыкларга үзләренең тарихи алфавитларын куллануга каршы чыкты. 2004 елның 16 ноябрендә Русиянең Конституция мәхкамәсе Татарстанда татар телен латиницага күчерергә ниятләүне канунга каршы дигән карар чыгарды. Шул ук вакытта, шул ук Кремль, урыс православ чиркәвенә ниндидер суперминистрлык мөмкинчелекләре биреп, православие диненең мәктәпләрдә тамыр җәюе ягында тора. Һәм, әлбәттә инде, шушындый милли сәясәткә ярашлы рәвештә мөселман динен тотучы кызларга, ислам дине кушканча хиҗап кию тыела.

Әмма “Урыс дөньясын җыю” байрагы астында эшли башлаган Русия президенты һәм аның тарафдарлары, Русиядәге милләтләрне урыслаштыру сәясәтен яңа баскычка күтәрергә ниятлиләр сыман. Моны Владимир Путинның күптән түгел генә яңгыраткан тезисларыннан күрергә була.

21 гыйнварда Мәскәүдә үткән фән һәм мәгариф буенча президент шурасы утырышында Русия президенты кинәт кенә, дигәндәй, СССРның федератив нигездә корылуына үтә тискәре бәя бирде. Әлеге утырышта бу мәсьәләне кузгатучы булмаса да (Владимир Путин, яңгыратырга дип алдан әзерләп куйган булса кирәк), ул Ленинның милли сәясәтенә кушаяклап тибүче тезисын ишеттерде:

"Фикер агымы белән идарә итү ул дөрес әйбер, тик монда шул мөһим - бу фикер кирәкле нәтиҗәгә китерсен, Владимира Ильичныкы [Ленин] кебек килеп чыкмасын. Аның фикере ахыр чиктә Советлар берлегенең җимерелүенә китерде. Ә аның андый фикерләре күп иде: автономизация һәм башкалар. Русия дип аталган бина астына атом бомбасы салып капдырганнар һәм ул соңрак шартлады да. Дөнья инкыйлабы да безгә кирәк түгел иде."

Нинди “атом бомбасы” турында сүз барганын, Путин 25 гыйнварда, Ставрополь каласында үткән Гомумрусия халык фронты форумында аңлатты (бу фронт Русия президентының указлары һәм күрсәтмәләре үтәлешен күзәтү, коррупциягә каршы көрәш өчен Путин тарафыннан төзелгән оешма). Путин әйтүенчә, СССРны төзегәндә Сталин СССР субъектларына автономияне Союздан чыгу хокугыннан башка бирергә тәкъдим иткән, ә Ленин чыгу хокугын калдыруны таләп иткән һәм, нәтиҗәдә, федерация төзегән. “Һәм менә шул безнең дәүләтчелек бинасы астына куелган шартлаткыч”, - дип аңлатты ул.

Аңлашыла ки, Русия Конституциясендә милли республикаларның Русиядән чыгу хокукы каралмаган. Шулай булгач, нигә соң Русия президенты автономизация, федерализм принципларында ниндидер бомба күрә? Монда шунысы гыйбрәтле: Русия Конституциясенең 80 маддәсенә ярашлы рәвештә, Русия президенты Русия Конституциясенең гаранты булып тора. Ягъни, аның өчен Конституциядәге һәр норма изге норма булырга тиеш. Ә федерализм исә, Русия дәүләтчелегенең нигез ташы булып тора. Русия Конституциясе: “Без, Русия Федерациясенең күпмилләтле халкы...”, дигән сүзләр белән ачыла һәм аның беренче маддәсендә: “Русия Федерациясе – Русия демократик федератив хокукый дәүләт...”, диелгән.

Русиянең федератив төзелеше, әлбәттә, Русиягә кергән милли республикалар белән бәйле. Моны 1992 елның 31 мартында Мәскәүдә имзаланган федератив шартнамә астында фәкать милли республикалар җитәкчеләре имзалары торуы да күрсәтә. Әйткәндәй, Татарстан җитәчелеге федератив шартнамәгә кул куюдан баш тартып, Мәскәү белән араны аерым ике яклы шартнамә аша көйләде. Болар барысы да, канун күзлегеннән караганда, Русиянең федератив дәүләт икәнлеге, бу федератив мөнәсәбәтләрнең Конституциягә генә түгел, ә Шартнамәгә дә нигезләнгәнлеге турында сөйли.

Шуңа күрә дә, Русия президентының кинәт кенә Ленинны, СССРны (“кызыл” Русияне) федерациягә әйләндерүдә гаепләп чыгуы сораулар һәм, табигый рәвештә, урыс булмаган халыкларда шом тудыра.

Беренчедән, Русия империясе СССРга әйләнгәнче дә федератив һәм, хәтта, күпмедер дәрәҗәдә конфедератив дәүләт була. Империягә кергән Финляндия һәм Польшаның үз акчасы, салым системасы, армиясе була. Бохара һәм Хива ханлыклары Русиянең рәсми вассаллары булып тора.

Икенчедән, 1917 елда, большевиклар хакимиятне үз кулларына эләктергәнче үк, төрле милләт вәкилләре үз автономияләрен, дәүләтчелекләрен төзү мәсьәләсен күтәрәләр. Шул ук 1917 елның ноябрендә сайланган Бөтенрусия оештыру җыелышында иң беренче мәсьәлә булып Русиянең дәүләт төзелеше мәсьәләсе тора. Делегатлар анда күпчелек тавыш белән (большевиклар утырышта катнашмый) Русия милли автономияләрне үз эченә алган федерациядән торырга тиеш дигән карар кабул итәләр. Ленин фәкать Русия халыкларында зур терәк тапкан бу идеяга кушыла гына.

Өченчедән, әгәр Русия нигезе астында бүген дә ниндидер бомба ята икән, ул милли республикалар булуы аркасында түгел, ә аларны юкка чыгарып, Руслан Аушев әйтмешли, “папаха, бурка, түбәтәй урынына бар халыкларга да бер үк төрле кепка кидерергә омтылуга” бәйле. Аннан соң – урыс булмаган халыклар ничек итеп Русия составына кергәннәр (кертелгәннәр) дә, бүген игълан ителгән “урыс дөньясын” җыю сәясәтенә комачаулыйлар? Билгеле публицист Александр Невзоров, мәсәлән, Русия тәнендәге милли җөйләр соңгы 300-400 ел эчендәге чит җирләрне басып алулар, көчләп чукындырулар, аз санлы халыкларны мыскыл итүләр аркасында барлыкка килгән. дип белдерә.

Путин искә алган Ленин Русия империясен “халыклар төрмәсе” дип бәһалаган. Ә милли республикалар булуында хәвеф күргән Путин Русиясен киләчәктә ничек атарлар соң – халыклар йорты дипме, халыклар зираты дипме? Бүген бу сорауга төгәл генә җавап юк.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG