Accessibility links

Казан кар өемнәреннән кайчан чистарыныр?


Казаннар башкала урамнарындагы кар өемнәреннән зарлана
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:50 0:00

Казан туристларны үзәк урамнарында ук катлам-катлам кар өемнәре белән каршы ала. Азатлык хәбәрчесе берничә атна кышкы Казан буйлап йөреп, урамнарның чисталыгына бәйле халык фикерен белеште.

Казанның чистартылмаган карлы урам-юллары туристларны гаҗәпкә калдыра. Бауман кебек үзәк урамнарда кар өемнәре адым саен, бу күренешне казаннар көн саен күрә. Әби патша арбасы, Казан мәчесе яннары, "Татарстан" кунакханәсе, Камал театры, Баумандагы сәгать тирәләрен көрт өемнәре "бизи". Ә болар бит туристлар иң күп йөри торган урыннар санала.

Гадәти казанлы да машинасын юл читендәге түләүле урынга куям дисә, анда кар өемнәре тора, берничек тә куеп булмый. Машина куюның бер сәгате – 50 сум, штраф – 2500 сум, тиешле урынга куймасаң, эвакуатор алып китә. Автомобиль йөртүчеләр дә кышын калада менә шундый авыр ​хәлдә яши бирә.

Казан үзәгендәге түләүле машина кую урынында кар өеме
Казан үзәгендәге түләүле машина кую урынында кар өеме

Күптән түгел февраль башында Франциядән килгән Валентина Гаюи исемендәге күрмәүчеләр берләшмәсенең вице-президенты Марк Офран да җәяүлеләр юллары кардан чистартылмау сәбәпле, Казанның инвалидлар өчен ни дәрәҗәдә кулайлыгын карый алмый. Чөнки физик мөмкинлекләре чикле кешеләр йөри торган арба белән кар көртләре, бозлавыклы юллардан йөрү мөмкин түгел.

Татарстан президенты белән Казан мэры йөргән юлларны чиста тотарга тырышсалар да, гомумманзара мактанырлык түгел, ишек аллары, кечкенә урамнарга куллары җитми кала ди бер төркем казаннар.

Карлы Казан урамнары социаль челтәрләрдә дә фикер каршылыгы тудыра. Бу көннәрдә ВКонтактеда “Франт” сәүдә үзәге янәшәсендәге инвалид машиналары кую урыны турында сүз кузгатылды. Кар өемнәре сәбәпле, инвалидлар машиналарын куя алмаган. Әлеге мәгълүматны күреп, сәүдә үзәгенә юнәлдек, ләкин без килгәндә, шөкер, кар өеме инде чистартылган иде.

Азино микрорайонындагы "Франт" сәүдә үзәге
Азино микрорайонындагы "Франт" сәүдә үзәге

​Әмма бу әле тынычланырга сәбәп түгел икән. “Франт” сәүдә үзәге янәшәсендәге инвалидлар парковакасында машиналар түгел, ә берничә метр биеклектәге кар катламы Азино микрорайонында яшәүчеләр өчен гадәти хәл дип аңладык. ВКонтакте социаль челтәрендә урнаштырылган әлеге фотодагы күренешне берәүләр хөкүмәт, торак хезмәткәрләренең начар эшләве белән бәйләде. Күпләр мыскыллау дип атады.

Һава температурасы бер көн 0 дәрәҗәдә булса, икенче көн -10га төшә. Урамнарда калын боз, урыны белән биек кар катламы ята. Казан үзәген, бигрәк тә Ирек мәйданын күпмедер дәрәҗәдә чистартырга тырышсалар да, үзәктән читтәге урыннарның тиешле дәрәҗәдә каралмавы казаннарны борчуга сала.

“Торак-коммуналь хезмәткәрләрен эшләми дип әйтәсе килми. Тик яхшырак чистартсалар иде. Алардан соң да шул ук боз, кар катламы кала”, ди “Франт” сәүдә үзәгендә эшләүче ханым .

“Хосусый эшмәкәрләр сәүдә урыннарының якын-тирәсен чистартыр өчен эшчеләр яулый. “Франт” сәүдә үзәге тирәсендә халык еш йөри. Шулай да юллар һәрчак чиста дип әйтү мөмкин түгел. Җәяүлеләрнең егылып имгәнгән очраклары еш күренеш. Машиналарны да калдырыр урын юк, парковкаларда биек кар катламы”, диде безгә бер төркем казаннар.

Хөкүмәт тарафыннан Казандагы карны бетерүгә 2016 елда 27, 8 миллион сум акча каралган. Русиянең дәүләт тарафыннан сатып алынган тендерлары сайтында бу ачык күренә. Әмма безнең сораштыруда катнашкан кешеләр башкала буенча, Киров, Совет, Мәскәү, Киров, Идел буе, Яңа Савин, Вахитов районнарында гади халык йөри торган юлларны тулысынча тәртиптә тоталар дип әйтә алмады.

Казан кар өемнәреннән кайчан чистарыныр?
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:02 0:00

“Җәяүлеләргә авыр. Ашыккан очракта да, тизрәк атлау мөмкин түгел. Арбага баласын салган аналарга да урамнарның чистартылмавы кыенлык тудыра. Шәхсән минем әни еш зарлана. Үзәктә, әлбәттә, күпкә чистарак”, диде бер җәяүле.

Урамнарның тиешле сыйфатта чистартылмау очраклары турында казаннар торак-коммуналь хезмәткәрләренә 222-03-03 телефон номеры аша хәбәр итә ала. Әмма әлеге җитешсезлекләр турында хәбәр итү очраклары еш күренеш түгел. Сәбәбе нәрсәдә соң? Аноним рәвештә үз фикерен халыкка җиткерергә теләгән әфәнде гаепне җитәкчеләрдә күрә.

“Кар катламнары чистартылмау, әлбәттә, яхшы күренеш түгел. Әмма сезнең әлеге темага материал эшләвегез ничек тә булса әлеге проблемны хәл итәр дип уйлыйсызмы? Җитәкчеләр “селкенерме”? Әлбәттә, юк”, дип кыза-кыза сөйләде ул. Аның фикеренчә, шәһәрне тиешле хезмәтләр кардан чистартып бетергәнче, табигать аны үзе тизрәк эретеп бетерәчәк.

XS
SM
MD
LG