Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәдәният йортлары ял көннәрендә ябык. Нигә аларны төзибез?"


Татарстан мәдәният министрлыгының коллегия утырышы. 2 февраль 2016
Татарстан мәдәният министрлыгының коллегия утырышы. 2 февраль 2016

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга шикаятьләр күп килә, ул министрлык каршында сәнгать шурасын булдырырга тәкъдим итә. Сәнгатькәрләр ул цензурага әверерлергә мөмкин дип шикләнә.

Татарстан мәдәният министрлыгының 2 февраль узган коллегия утырышында министр Айрат Сибагатуллин 2015 елга куелган максатларга ирешелде, таләпләр үтәлде дип чыгыш ясады. Русиядә Әдәбият, Татарстанда Парклар һәм скверлар елы, Казанда узган су спорты дөнья чемпионаты, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган мәдәни чараларның төрлелеге күрсәтелде.

Мәдәният йортларында йозак

Узган ел мәдәният өлкәсенә чама белән 10 млрд. сум акча бүленгән. Акчага кытлык булмады дигәне аңлашылды. Шулай да мәдәният хезмәткәрләрнең керемнәре әле һаман да тиешле дәрәҗәдә түгел дип зар да сизелде. Татарстанда мәдәният өлкәсендә 20 меңгә якын эшләүче исәпләнә, аларның уртача хезмәт хакы – 19 818 мең сум. Узган елда Татарстанда сәнгать учагы буларак 44 мәдәният бинасы төзелгән, моның өчен республика бюджетыннан 2,5 млрд сум акча бүленгән. Тик төзелешкә бирелгән акчалар гына җилгә оча дип борчыла министр Сибагатуллин.

Министр Айрат Сибагатуллин чыгыш ясый
Министр Айрат Сибагатуллин чыгыш ясый

“Махсус ял көннәрендә яңа төзелгән мәдәният йортларына бардык, тикшердек. Шимбә көнне – ял вакытында мәдәният йортындагы ишекләре ябык, йозак эленеп тора. Күбесендә шундый хәл. Зур акчалар бүленә, биналар төзелә, ә эш бармый. Нәрсә бу? Акчаны әрәм итәбез булып чыга”, дип шелтәләде ул. Кара исемлеккә кергән район, авыллар телгә алынмады.

Министр мәдәни продукциянең сыйфаты турында да сөйләде. Аның сүзләренә караганда, министрлыкка шоу-бизнестан зарланып мөрәҗәгать итүчеләр күп.

“Сәхнәдән башкарылган җырлар, куелган әсәрләрнең сыйфаты югары булырга тиеш. Шул ук вакытта кешеләрнең музей булсынмы ул, театрмы – анда бару, күрү мөмкинлеге булырга тиеш. Республикада эшләүче һәрбер театрның интернет сәхифәсе бар, аның аша билетлар сатып алу мөмкинлеге тудырылган. Әмма система ачык түгел, барыбер чират хасил була. Нәрсәгә бәйле ул? Анализ ясарга кирәк.

Сыйфат мәсьәләсе мөһим проблемнарның берсе булып тора. Минемчә, министрлык каршында сәнгать шурасын булдыру кирәк. Бу бернинди дә демократик принципларны бозмаячак. Моны театрның да, башка иҗади коллективның да репертуар сәясәтенә тыкшыну дип уйларга кирәкми. Шурага танылган сәнгатькәр, матбугат вәкиле, билгеле җәмәгать эшлеклесе керсә, аларның киңәшләренә колак салынса, сәнгать әсәрләре, проектлары сыйфаты бермә-бер үсәр иде. Мин иҗат итәм – дәүләт түли дигән принциптан чыгып эш итүчеләр бар. Әмма җаваплылык та булырга тиеш”, дип әйтте түрә.

Тел, милләт дип иҗатчыларның авызларын ябарга мөмкиннәр

Буа дәүләт драма театры Раил Садриев элекке елларда кем ничек тели, шулай иҗат итсен, акча эшләсен, дигән фикердә иде. Бүген ул карашын үзгәрткән.

Раил Садриев
Раил Садриев

“Бу мәсьәлә бик актуаль. Юнәлеш эзләү вакыты узды. Без төрлесен эшләп карадык, кем генә сәхнәдә ниләр генә эшләмәде, күрсәтмәде бит! Хәзер күләмнән сыйфатка күчәргә вакыт җитте.

Татар эстрадасында гына меңнән артык җырчы бар, алар нәрсә җырлый, ничек сәхнәгә чыга – моның өчен беркем дә җавап тотмый. Сайлап алу мөмкинлеге бар, иң яхшылары, иң осталары гына калачак. Әмма бу “худсовет” ничек эшләр - сорау тудыра. Чикне узмау мөһим. Бу ярый, бусы ярамый дигән мөһер салып утырсалар, ничек булыр? Язмышлар белән уйнау булды бит элеккеге елларда, беләбез, үттек. Безнең илдә бер чиктән икенчесенә сикерү гадәте бар, ә урталык юк. Телне саклау, милләт, гореф-гадәт дигән купшы сүзләр белән иҗатчыларны авызлыклау мөмкин. Артык тыкшынырга кирәкми. “Худсовет”лар театрларга, иҗади коллективларга лицензия бирер өчен кирәк”, диде Раил Садриев.

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов бу шурага кемнәр керә дигән сорау куя.

Нияз Игъламов
Нияз Игъламов

“Узган ел театраль спектакльләр тирәсендә зур гаугалар чыкты, режиссерларны камчылау күренешләрен дә күрдек. Ярар, "худсовет" начар әйбер түгелдер дә, әмма бар җирдә эшчәнлек кешеләргә, аерым шәхесләргә килеп төртелә. Бу очракта бу шурага кемнәр керәчәк? Объектив була алырлармы алар? Төрле өлкәләрдә эшләүче абруйлы экспертлар булса, ниндидер ышыныч бар. Алар сыйфат өчен җавап бирә алыр дип уйлыйм. Әмма анда түрәләр, сәнгатьтән ерак торган җәмәгать эшлеклеләре кереп утыра икән, цензураның барлыкка килүен көт тә тор. Андый структураларны төзегәндә саграк эш итәргә кирәк”, диде Нияз Игъламов.

"Киңәш рәвешендә булса, ризамын"

Әлмәт дәүләт татар драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлеваның бер авызы пеште. Уфага гастрольләргә барганда “Кыю кызлар” спектакле аркасында аларның гастрольләре өзелде. Әлмәтләрнең хатасы исбатланмаса да, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовтан гафу үтенде. Шул вакытта гастрольләргә чыгар алдыннан киңәш бирә торган аерым бер сәнгать шурасы булса, хәерле булыр иде дигән фикер яңгыраган иде.

Фәридә Исмәгыйлева
Фәридә Исмәгыйлева

“Министр репертуарга тыкшынмыйбыз диде. Сүз сыйфат турында бара. Әмма сыйфатның критерийлары ничек билгеләнәчәк? Бу да сорау тудыра. Аны акыллы кешеләр җентекләп төзер дип уйлыйм.

Яңарак кына Мәскәүдә булып кайттым, “Сатирикон” театрында “Все оттенки голубого” дип аталган спектакль карадык. Гомосексуалист яшүсмер язмышы хакында ул. Русия өчен бу куркыныч һәм яратмаган тема. Аны пропаганда дип тә атарга мөмкиннәр. Тик ул башка караш белән туган яшүсмернең фаҗигасе итеп күрсәтелә, берничә урында тыела алмыйча еладык. Сүгенү сүзләре дә күп, әмма ул ишетелми, спектакльдә кеше трагедиясе ярылып ята. Бик сыйфатлы әсәр. Өч тиенлек җырлар, спектакльләр бар бит, әгәр дә “худсовет” болардан котылырга ярдәм итсә, мин аның эшчәнлегенә каршы түгел.

Гастрольләргә чыгу алдыннан киңәш бирерлек "худсовет" булырга тиеш. Кайсы сәхнәдә нинди спектакль куярга кирәклеген киңәшләшергә кирәк. Самарда “Кодача” спектаклен тәнкыйтьләделәр, ник муллалардан көләсез, диделәр. Диндар тамашачының күңеленә тигән иде бу классик әсәр”, дип сөйләде Фәридә ханым.

Тукай белән Сәйдәшкә чират җитәрме?

Министр чыгышында шулай ук республикадагы тарихи биналарны саклау, архитектура үрнәкләре булган биналарны төзекләндерүгә дә аерым тукталды. Быел Баратынский, Толстой, Ленин музейлары сафка басты, Галиев мәчете, кәвешче Кәримов йорты, Изге рух чиркәве, Лядской бакчасы төзекләндерелгән. Инде ничә ел дәвамында ярым җимерек һәм экспозицияләре совет елларыннан ук яңартылмаган Габдулла Тукай, Шәриф Камал, Салих Сәйдәш музейлары чират көтә. "Аларга ремонт ясалачак", диде министр. Шулай ук Милли музейның саклау фондына да ремонт ясалырга тиеш дип әйтелде. Тәтештәге Бекетов белән Сыромятниковның тарихи биналарына да бәхет елмаячак.

“Районнарда урнашкан тарихи биналарны төзекләндерү бары тик белгечләр тарафыннан башкарылырга тиеш. Эшне башлар алдыннан аерым рөхсәт алынуы мөһим, аннан соң гына төзекләндерү эшенә тотынырга ярый. Алайса рөхсәтсез эшли башлыйлар да, тарихи бинаның йөзе, үзенчәлеге юкка чыга”, диде ул.

Татарстанның финанс министры урынбасары Оксана Кисапова 2016 елда икътисади кризис белән бәйле каешларны кысыбрак бәйләргә туры киләчәк дигән ишарә ясады. “Чыгымнар 10 процентка кимиячәк. Федераль үзәктән Болгар белән Зөяне төзекләндерер өчен бүленгән акчалар да киселә. Моңа кадәр 400 млн сум бүленгән булса, быел бу сумма 360 млн сум тәшкил итәчәк. Мәдәният оешмалары үзләре дә акча эшли башларга тиеш. Бюджеттан тыш акча эшләүчеләрнең үрнәклеләр рәтенә Азнакай, Саба, Баулы, Лениногрски, Балтач, Яшел Үзән, Тәтеш керә. Ә менә Актаныш, Апас, Ютазы районнары бу яктан начар эшли”, дип сөйләде Кисапова.

XS
SM
MD
LG