Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Форос"тан Татарстанга файда көтелми


"Форос" шифаханәсе җәен
"Форос" шифаханәсе җәен

Һаага мәхкәмәсе Коломойскийның беренче шикаятен карарга керешкәндә Татарстан һөнәр берлекләре аннан тартып алынган "Форос" шифаханәнен сатып алды һәм төзекләндерергә акча эзли.

Татарстан һөнәр берлекләре федерациясе Кырымда бәхәсле милеккә ия булды. 3 февральдә һөнәр берлекләре федерациясенең Кырымда Украин эшмәкәре Игорь Коломойскийдан тартып алынган “Форос” шифаханәсен 1,4 миллиард сумга сатып алуы мәгълүм булды.

Кырымның көньяк ярында зур парк эчендә урнашкан, 200 бүлмәле шифаханә өчен бу арзан бәя саналса да, ахыр чиктә шактый кыйбатка төшәргә мөмкин. Беренчедән, шифаханәгә инде хәзердән үк зур гына инвестицияләр кирәк булачак. Аның бинасы гына таушалып калмаган, эчендәге мебель-җиһазлары да 1970нче еллардан калган, тузып таушалып беткән. Төзекләндерү эшләрен беркем ташлама белән башкармаячак, җиһазларына да андый зур ташлама булмаячак.

Татьяна Водопьянова
Татьяна Водопьянова

Татарстан һөнәр берлекләре федерациясе башлыгы Татьяна Водопьянова "РБК Татарстан"га шифаханәне бу җәйдә үк эшләтеп җибәрергә һәм беренче чиратта анда республика ширкәтләрендә эшләүчеләрне китерергә җыенуларын белдергән. “Һәрхәлдә акчаны күп кертергә кирәк булачак. Хәзер карар итәчәкбез. Берьюлы гына барысын да эшләп бетереп булмаячак”, ди Водопьянова. Аның әйтүенчә, шифаханәне сатып алу өчен акчаны бер иганәче биргән, әмма акча чыганагы исеме белән әйтелми.

Һәрхәлдә, алдагы елларда бу шифаханә Татарстан һөнәр берлекләре федерациясенә матди яктан бернинди файда китермәячәк, ә авыр икътисади кризис чорында өстәмә акча суыручы гына булып торачак.

Бинаны төзекләндерү чыгымнарыннан тыш, канунсыз тартып алынган милекнең киләчәк язмышы билгесезлектә. 2014 елның язында Русия Кырымны аннексияләгәннән соң Украина эшмәкәрләренең андагы милке дә тартып алынды. Шуларның берсе Игорь Коломойский үзенең Кырымда тартып алынган бөтен милкен 2 миллиард доллар белән бәяләгән һәм алар өчен компенсация таләп итеп халыкара мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итәргә җыенуын белдергән иде.

Игорь Коломойский
Игорь Коломойский

Бу елның гыйнвар аенда Һаага арадашчы мәхкәмәсе Коломойскийның Акъярдагы “Белбек” һава аланына бәйле шикаятен кабул итеп алганлыгын һәм аны карауга керешәчәген белдергән иде. Коломойский әлеге һава аланын 2020 елга кадәр хезмәтләндерү турындагы килешү бозылган өчен 15 миллион доллар (1 млрд 185 млн сум) таләп итә.

Шулай ук, Кырым киләчәктә кире Украинага кайтарылган очракта (нефть һәм газ бәяләре түбән булганда тиздән Русиянең Кырымны асрарга акчасы калмаска мөмкин), Татарстан төзекләндерелгән шифаханәне реституция нигезендә автомат рәвештә Коломойскийга кире кайтарырга тиеш булачак.

Шулай ук, шифаханәне һөнәр берлекләре федерациясенең сатып алуы юридик яктан Татарстанга бернинди җаваплылык өстәмәсә дә, халыкара җәмәгатьчелек алдында, барыбер, республиканың абруен коткарып кала алмаячак. Бер яктан Көнбатыш басмалары Казанның, Төркия белән бәйләнешләрне өзүгә каршы чыгуы, Мәскәүнең ашыгып кабул ителгән ялгыш карарларын өлешчә төзәтүе турында яза. Шул ук вакытта Татарстан, бар дөнья халыкара кануннарның бозылуы турында әйтеп торганда, таланган байлыкны бүлгәләүдә катнашучы булып чыга.

"Форос"ны алу өчен акчаны кем биргәнен яшерүче Татарстан һөнәр берлекләре федерациясе яңа хуҗаларның йөзен каплап торучы битлек кенә булып кабул ителә. Дөнья җәмәгатьчелеге күзе алдында халыкара җинаять дип саналган бу аннексия калҗаларына беренчеләрдән булып үрелү сәяси яктан Казанның йөзенә тап төшерә. "Крымнаш" нәтиҗәләре бүгенге тормышта көннән-көн ныграк сизелә барганда "Фороснаш"ның да республикага алдагы елларда бары кыенлыклар гына китерәчәге ачык күренә.

"Форос" шифаханәсендәге үрнәк бүлмә
"Форос" шифаханәсендәге үрнәк бүлмә

Интернеттагы форумнарда бу турыда фикер алышучылар да яшерен иганәченең һөнәр берлекләре аша эш итүен алда килеп чыгарга мөмкин проблемнардан саклану теләге белән аңлата. Шул ук вакытта заманында Чехиянең Карловы-Вары курортында Татарстан һөнәр берлекләре федерациясе сатып алган шифаханәнең хәзер кем кулында булуы турында да сорау күтәрелә. Форумнарда язучылар "Форос"ны төзекләндерү өчен акчаны халыктан җыячаклар, ә анда ял итәргә түрәләр йөриячәк дип фаразлый. Һөнәр берлекләре федерациясен үзенең төп вазифасы – эшләүчеләр хокукларын яклау белән түгел, кунакханәләр бизнесы белән шөгыльләнүдә гаепләүчеләр дә бар. Яшерен иганәче хезмәт хакларын тоткарлый башласа һөнәр берлекләре эшләүчеләр мәнфәгатен яклармы, яшерен рәвештә акча бирүче ягына басармы дигән сорау да күтәрелә. Күпчелек моннан Татарстанга бернинди дә файда булмаячагын язып, республиканы аны сатып алырга мәҗбүр иткәннәр дип исәпләвен белдерә.

Татарстанның әлеге шифаханәдән тыш та әлеге Украина оллигархы белән күптәнге милек низагы бар. 2009 елда Коломойский Кременчуг нефть эшкәртү ширкәтенең “Татнефть” һәм Татарстан хөкүмәте карамагындагы хиссәләренең контроль пакетын Украина мәхкәмәләре карарлары нигезендә үз кулына алган иде. 2014 елда Париждагы эшмәкәрләр мәхкәмәсе “Татнефть”нең шикаятен карап Татарстан ягына 100 миллион доллар күләмендә компенсация түләнергә тиеш дигән карар чыгарды.

XS
SM
MD
LG