Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Зыянлы" ашамлыкларга өстәмә салым кертеләчәк


Русия хөкүмәте "зыянлы" ашамлыклар арасына әлегә пальма мае, газлы су, чипс һәм электрон тәмәкене кертте. Исемлеккә яңалары өстәлергә мөмкин.

Русиядә уртача һәм арзан бәядәге маргарин һәм майлар ясау өчен кулланылган пальма маена, шулай ук газлы су, электрон тәмәке һәм тагын кайбер башка "зыянлы" азык-төлеккә өстәмә салым кертеләчәк. Бу хакта "Ведомости" басмасы хәбәр итә. Русия премьер-министры Дмитрий Медведев уздырган киңәшмәдә кабул ителгән протоколны Русия президенты Владимир Путин хуплаган, дип хәбәр ителә.

Исемлеккә май һәм шикәр катнашкан азык-төлекне кертү ихтималы да бар. Бу инде үз чиратында барлык диярлек ашамлыкларның бәясе артуына китерәчәк.

Соңгы елларда Русиядә пальма маен куллану артты. Аны алмаштырырлык башка матдә юк. Майның кыйбатлануы камыр ризыкларының бәясе артуына китерәчәк. "Майда гына изелгән катлы камыр" бөтенләй юкка чыгарга мөмкин", дип белдергән басмага бер эшкуар.

XS
SM
MD
LG