Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" яшьләр берлеге "8нче маддә" хәрәкәтен башлады


“Азатлык” яшьләр берлеге Дәүләт теле хәрәкәтен башлады
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:05 0:00

8 февральдә "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәис урынбасары Илмир Салих Казанның Ирек мәйданында ялгыз пикетка чыкты. Берлек егетләре Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе үтәлешен таләп итеп һәр айның 8нче көнендә башкаланың үзәк урамнарына ялгыз пикетка чыгачаклар.

"Азатлык" берлеге егетләрен татар телен дәүләт дәрәҗәсендә куллануны таләп иткән чаралар башларга канунсызлык илһамландырган. "8 февральдә башланган ялгыз пикет дәүләт теле булып саналган татар теленең кануни кулланышын таләп итү ниятеннән оештырылды", ди берлек рәисе урынбасары Илмир Салих.

Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе татар һәм рус телләренең тигез хокуклыгын билгели. Ләкин, Салих фикеренчә, канун тулысынча үтәлми. “Хакимият органнарында, мәхкәмәләрдә татар телендә эшләр алып барылмый, юл күрсәткечләрендә, элмә такталарда икетеллелек сакланмый”, ди ул. Егетләр әлеге хәлгә битараф калмыйча, әлеге маддәнең үтәлешен тәлап итәләр.

Бу эшкә алар ел башыннан ук керешкән. Егетләр юл күрсәткечләрен татар телендә язуны таләп итеп шикаять язганнар. Аларның бу чараларыннан соң Чаллыда берничә язуны да татарчага үзгәрткәннәр, Казанда да әлеге өлкәдә актив эш алып баруларын әйттеләр.

Алга таба Илмир Салих һәм башка “Азатлык” егет-кызлары татар телен яклап, Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе үтәлешен таләп итеп һәр айның 8нче көнендә башкаланың үзәк урамнарына, Дәүләт шурасы каршына чыкмакчылар. Бу чараны алар "Дәүләт теле хәрәкәте" дип атаган. Егетләр кулларына тоткан язуларга президент Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт шурасы, хакимият вәкилләре игътибар итәр һәм нинди 8нче маддә әле ул дип булса да кызыксынырлар дип өметләнәләр.

"Татар теленең кануни кулланылышын таләп иткән урам чараларыннан тыш, хакимияткә мөрәҗәгатьләр, хатлар, мәхкәмә һәм прокуратуга шикаятьләр, башка юридик эшләр дә башкарырга ниятлибез. Гади халык, төрле дәрәҗәдәге чиновниклар арасында Татарстан Конституциясенең 8 маддәсен аңлату, таныту өчен: буклетлар, китапчыклар чыгарып таратырга, ягъни үзенә бер милли-юридик мәгърифәтчелек эшен алып барырга җыенабыз", диде безгә “Азатлык” рәисе Наил Нәбиуллин. Иң мөһиме - безнең таләпләребез хокукый яктан дөрес һәм Татарстанның төп кануны - Конституциясен үтәүгә юнәлдерелгән - дип ассызлыклады ул.

Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе: 1. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре.
2. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан республикасының дәүләт телләре бертигез нигезләрдә кулланыла.

XS
SM
MD
LG