Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыйровның сүзчесе Чечня башлыгының сүзләрен кире какты


Рамзан Кадыйров
Рамзан Кадыйров

Элегрәк Рамзан Кадыйров Сүриядә “Ислам дәүләте” террор оешмасына каршы көрәштә республиканың иң яхшы куәт көчләре гаскәрләре сугышуын әйткән иде.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров Сүриядә “Ислам дәүләте” террор оешмасына каршы көрәшүдә “махсус куәт көчләре үзәгендә” әзерлек узган республиканың “иң яхшы гаскәрләре” сугыша дигәндә “чечен спецназ”ын күздә тотмаган икән. Бу хакта сишәмбе көнне Кадыйров матбугат сәркатибе Альви Кәримов әйтте.

Аның сүзләренчә, “Сүриядә бары үз теләкләре белән китүчеләр генә бар”, диде ул.

Элегрәк “Россия 1” дәүләт каналы бер тапшыру күрсәтте һәм анда Рамзан Кадыйров әле Сүриядә сугыш башланганчы ук анда “үз кешеләрен” җибәрүен әйтте. Әлеге кешеләр соңрак “Ислам дәүләтендә” агентлар челтәрен булдырган икән. Алар ярдәмендә Русия һава көчләре “террор базаларын юк итүдә” уңыша ирешә, диелде. Тапшыруда “махсус куәт көчләр үзәге”ндә әзерлек узган “Кадыйров кешеләре” турында берничә тапкыр әйтелде.

XS
SM
MD
LG