Accessibility links

Уфага беренче тапкыр Түбән Кама театры килә


Туфан Миңнуллинның "Гөргөри кызын бирә" комедиясеннән күренеш
Туфан Миңнуллинның "Гөргөри кызын бирә" комедиясеннән күренеш

11 февральдән Уфа "Нур" татар дәүләт театры бинасында Татарстанның Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театры тамашалар башлый.

Түбән Кама татар дәүләт драма театры тамашалары Туфан Миңнуллинның “Нәзер” комедиясе белән ачыла. Репертуарда алты әсәр. Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кызын бирә” һәм “Кызлар кызык итәләр” комедияләре, Ләбиб Леронның “СыСыСыРда ясалган...нар” комедиясе, Аяз һәм Мансур Гыйләҗевләрнең “Яра” драмасы һәм Нәбирә Гыйматдинованың “Бүре каны” драмасы. Тамашалар 17 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Түбән Кама татар дәүләт театрының Башкортстанга тәүләп килүе. Шул уңайдан театрның режиссеры, Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев һәм Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премияләре лауреаты Рөстәм Галиев белән әңгәмә кордык.

– Сүзне театрның оешу тарихыннан башласак иде.

Режиссер Рөстәм Галиев
Режиссер Рөстәм Галиев

– Без 1989 елны театр-студия буларак оештык. 1994 елда яшьләр театры булып киттек. 1997 елда драма театры дигән, ә 2007 елдан дәүләт театры статусы алдык. 2012 елдан күренекле драматург Туфан Миңнуллин исемен йөртәбез. 26 ел эчендә бай репертуарлы һөнәри югары театр булып җитештек. Оешкан чордан алып республика, илкүләм, халыкара фестивальләрдә катнаштык, гастрольләрдә йөреп, җиңүләргә ирештек. Театр белгечләренең югары бәясенә, бик күп бүләкләргә лаек булдык.

– Репертуарыгыз ни дәрәҗәдә бай?

– Чирек гасырдан артык вакыт эчендә 70тән артык әсәр сәхнәләштерелде. Репертуарда татар, урыс һәм чит ил драматургларының әсәрләре урын алган. Алар арасында Туфан Миңнуллин, Мансур Гыйләҗев, Нәбирә Гыйматдинова, Ибраһим Абдуллин, Мөкәррәмә Садыйкова, Мостай Кәрим, Флорид Бүләков, Омар Хәйям, Ләбиб Лерон, Анатолий Иванов, Николай Угарин, Чыңгыз Айтматов, Разил Вәлиев, Илдар Юзеев, Мар Байҗиев кебек авторларны атар идем.

– Уфага репертуарны нинди күзлектән чыгып сайладыгыз?

– Кунакка барганда матур киенеп, иң тәмле күчтәнәчләрне алып баралар. Кан-кардәшләребез янына безнең дә матур киенеп барасы килде. Күңелебез белән иң әйбәт дип уйлаган, тамашачы тарафыннан яратып каралган, сынау үткән спектакльләребезне алып киләбез.

– Уфага гастрольләр сезнең театр өчен нинди мәгънәгә ия?

Туфан Миңнуллинның “Нәзер” комедиясеннән күренеш
Туфан Миңнуллинның “Нәзер” комедиясеннән күренеш

– Бик зур җаваплылык. Ике республика халкы ут күршеләр генә түгел, кан тамырлары да бергә тоташкан халык. Без дусларыбыз, аралашып яшәүче иҗат көчләре янына киләбез – Гафури, “Нур”, Сибай, Салават, Туймазы, Мостай Кәрим исемендәге Яшь тамашачы театрлары. Күңелләребездә Хановлар, Гафаровлар, Ирсаевалар, Газетдиновалар, Мөбәрәковлар, Абушахмановлар, Исрафиловлар, Үтәшевлар. Иң мөһиме, халыклар арасындагы күперләр өзелмәсен, җылылык суынмасын, дуслык җепләре нык булсын дип йөрүебез.

– Ни өчен моңа кадәр килгәнегез булмады?

– Ничә тапкыр калкынып карадык, ниндидер көч безне туктата килде. Җыенабыз да киләлмибез, җыенабыз да киләлмибез. Бәлки көне, сәгате килеп җитмәгән, яшь театр буларак, күңелләр дә өлгермәгән, уңайсызлану, оялу, тартыну да булгандыр. Соң булса да уң булсын, хәерле сәгатьтә Уфа каласына сәфәребез! Сезнең барыгызны да ихлас күңелебез белән спектакльләребезгә көтеп калабыз.

– Репертуарда комедия жанрының күп булу сәбәпләрен дә аңлатсагыз иде?

Нәбирә Гыйматдинованың “Бүре каны” драмасыннан күренеш
Нәбирә Гыйматдинованың “Бүре каны” драмасыннан күренеш

– Комедиягә җиңел жанр итеп карарга кирәкми. Комедия ул зур жанр, халыкның эченнән чыккан яшәеше ул. Уен-көлке эчендә халыкларыбызның шаяруы, сагышы, моңы, меңәрләгән еллар эчендә сәхнәсез формалашкан (халкыбызның яшәештәге уеннары) эчке рухы ул. Заман тудырган бер көнлек кәмитне драматургиядәге комедия жанры белән чагыштырырга ярамый.

Әлмәт театрының куып кайтарылуын искә төшергәндә, сезнең тамашалардан да кемнәрдер этлек табу ихтимал дип уйламыйсызмы?

– Ул хәлләрдән соң, без, иҗат көчләре, бик уңайсызландык. Гомер буе дус яшәгән халык арасына ямьсезлек керү безне бик нык борчыды. Нишлисең, бәндә гөнаһсыз булмас. Шул ямьсез уйларны, хисләрне оныттыру өчен бергә-бергә матур гастрольләр үткәрик. Киләчәктә ялгышлар кабатланмасын иде, кешеләр бер-берсенә матур карасыннар иде.

XS
SM
MD
LG