Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Хизб ут-Тәхрир әгъзалары булуда шикләнелеп дүрт кеше кулга алынды


Кырымның Хохловка авылында тентүләр
Кырымның Хохловка авылында тентүләр

Кырым прокуроры Наталья Поклонская ТАСС хәбәр агентлыгында "Кырымда Хизб ут-Тәхрир әгъзалары булуда шикләнелеп дүрт кеше кулга алынды", дип хәбәр итте. Адвокат Эмил Курбединов бу дүрт кешенең кемнәр булганын фаразлыйм, әмма дәлилләр китерелми торып аларның исемнәрен әйтә алмыйм, диде.

"Без хәзер Ялтада, тентүләр булган һәм тоткарланган кырымтатарларның гаиләләре, үзләре белән очрашабыз. Без белгән 12 кешенең өендә тентүләр булды. Алар арасында Кеше хокуклары төркеме активистлары, рәссам һәм журналистлар бар. Төгәл санын һәм тоткарланган кешеләрнең исемнәрен ачыклыйбыз", диде адвокат Азатыкка.

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:14 0:00
йөкләү

11 февральдә Кырымның төрле урыннарында полиция, ФСБ хезмәтләре кырымтатарларның өйләренә килеп тентүләр үткәрде, кырымтатар яшьләрен кулга алды. Үз чыганакларына нигезләнеп, активистлар 9 кешенең тоткарлануын хәбәр итте. Прокурор Поклонская дүрт кеше кулга алынды, дип белдерде. Бүген тикшерелгән кешеләрнең берничәсе 26-30 гыйнвар көннәрендә ярымутраудагы вазгыятьне күзәткән Европа шурасы вәкилләре белән очрашкан иде.

Кырым контакт төркеме җитәкчесе Абдурешит Джеппаров Азатлыкның Крым.Реалии тапшыруына әңгәмәдә, 11 йортта тентү булды, 12 кеше тоткарланды, дип сөйләде. Бер йорттан атасы белән улын алып киткәннәр. Аларның дүртесе сорау алудан соң чыгарылган. Дүртесен террорга катнашы булуда шикләнәләр, димәк аларның иреккә чыгармаска мөмкиннәр, диде Джеппаров.

"Кырым мөселманнарына каршы репрессияләр бара"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:56 0:00
йөкләү

Пәнҗешәмбе көнне иртәнге сәгатьләрдә Джеппаров Бакчасарай районы Заланкой (Холмовка) авылында Арсен Халилов (мөселман исеме Муслим) йортында булуын, полиция аны алып китәргә килгәнен, ул моннан баш тартканнан соң, аны алып китү өчен повестканы китерергә киткәннәре хакында сөйләде. Вакыйга урынына Мәҗлес рәисенең урынбасары Ильми Умеров, Корылтайның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев та килгән.

Шулай ук бу авылда яшәүче Нариман Мемедеминовны инде Акъярга (Севастопольгә) алып киткәннрен, Ялтада Кырым кеше хокуклары контакт төркеменең әгъзасы Эмир-Усеин Кукуны тимер кул богавы кидереп, битлекле кораллы кешеләр алып киткәннәрен дә хәбәр итте Абдурешит Джеппаров. Аның әйтүенчә, төгәл булмаган мәгълүматлар буенча, Кырымда 11 февральдә мондый кулга алулар 9 урында бара икән. Бакчасарайда Викторовка авылында, Алуштада кырымтатарларының йортларына килеп кергәннәр.

Кулга алынганнарның барысы да кырымтатарлар. Джеппаров “аларны ИГИЛга (радикал "Ислам дәүләте" төркеме – ред.) бәйләмәкче булалар дип уйлыйм” диде.

Кырым кеше хокуклары контакт төркеменә кергән адвокат Эмиль Курбединов Фэйсбукта хәбәр иткәненчә, Алушта янындагы Шума (Верхняя Кутузовка) авылында ФСБ хезмәткәрләре Муслим Алиев яшәгән йортка килеп, ишекләрне ватып, аның үзен алып киткәннәр.

Ялтада өч бала әтисе Бәхтияр Топузовның йортында балалар йоклаганда тәрәзәләрне ватып тентү башлаганнар. Өч бала куркып елый, Топузовның хатыны моны бу тулаем башбаштаклык дип бәяләгән.

Ялтада Дамир Минадировның йортында ФСБ иртән сәгать алтыда тентү башлаган. Бу хакта Дамир Фэйсбуктан хәбәр итте.

Тентүләр, кулга алулар нәрсә белән бәйле булганын көч хезмәтләре сөйләми. Рәсми аңлатулар да юк. Кырым мөфтияте дә дәшми.

Кырым блокадасы оештыручысы Ленур Ислямов бүгенге хәлләрне кырымтатарларга рухи басымның көчәюе, дип бәяләде. "Кырымтатарларның каны түгелсә, Кырымга иртәрәк керәчәкбез", диде ул ATR каналына.

Европа парламентының соңгы сессиясендә кабул ителгән Кырымдагы вазгыять һәм кырымтатар халкы хокуклары турындагы резолюциядә кырымтатарларның хокуклары бозылуы “моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә” дәвам итә, диелгән.

XS
SM
MD
LG