Уфада секталар җәелүгә каршы пикет үтте
Уфада Башкортстанга төрле секталар вәкилләре үтеп керүгә каршы пикет үтте. Аларның төп максаты – керем алу һәм инанучылар өстеннән тоталь контроль урнаштыру диелде анда. Пикетта катнашучылар, секталар күбәя икән, димәк ислам һәм христиан диннәре вәкилләре эшләп җиткерми дигән фикер белдерде. Халыкка өндмәләр тарату да оештырылды. Анда секталардан ничек саклану, якыннарыгыз эләккәндә кайда мөрәҗәгать итү кирәклеге турында мәгълүматлар бирелә.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?