Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һаванада Рим Папасы һәм Русия патриархы очрашты


Русия патриархы Кирилл һәм Рим Папасы Франциск, 2016 елның 12 феврале
Русия патриархы Кирилл һәм Рим Папасы Франциск, 2016 елның 12 феврале

Рим Папасы Франциск Һавана һава аланында тарихта беренче тапкыр Русия патриархы Кирилл белән очрашты.

Рим Папасы Франциск һәм патриарх Кирилл 12 февраль Кубаның Һавана һава аланында очрашты. Очрашу нәтиҗәсендә кабул ителгән декларациядә Якын Көнчыгышта христианнарның эзәрлекләнүенә борчылу белдерелә. "Сүрия һәм Гыйракта газап күргән халыкларга, качакларга һуманитар ярдәм кирәк", диелгән уртак белдерүдә. Рим Папасы һәм патриарх бер җенесле гаиләләрнең традицион гаиләләргә тиңләштерелүенә борчылу белдерде.

Белгечләр тарихи очрашу өчен Кубаның сайлануы очраклы хәл түгел, дип саный. Католик һәм православ чиркәве арасында булган тирән каршылыклар аркасында беренче очрашу Ватиканда да, Мәскәүдә дә була алмый иде. Куба - Русия йогынтысында булган католик дәүләт.

Каршылыклар Русиянең Украинада алып барган сәясәтендә православ чиркәвенең Путинны яклавы аркасында тагын да тирәнәйде.

Рим Папасы һәм партриарх өч тапкыр үбешеп кочаклашкан, дип хәбәр ителә. Патриарх Кирилл Кубага 11 февраль килде, 11 көнлек сәфәрен ул Бразилия һәм Парагвайга дәвам итәчәк. Рим Папасы Франциск Һаванага 12 февраль килде. Аны Куба президенты Рауль Кастро каршы алды.

XS
SM
MD
LG