Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ярославльдә газ шартлап җиде кеше һәлак булды


Ярославльдә ишелгән йорт янында коткару эшләре дәвам итә, 2016 елның 16 феврале
Ярославльдә ишелгән йорт янында коткару эшләре дәвам итә, 2016 елның 16 феврале

Иртәнге сәгатьләрдә Ярославльдә торак йортта булган шартлауда җиде кеше, шул санда ике бала һәлак булды.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының иң соңгы мәгълүматына караганда, Ярославльдә газ шартлап бер йортның подъезды тулысынча җимерелгән. Нәтиҗәдә җиде кеше, алар арасында ике бала һәлак булган. Шартлау иртәнге 5 тулганда булган, газ шартлаган, дип фаразлана.

Җимерекләр астында калулары ихтимал кешеләрне эзләү дәвам итә. Йортны караучы коммуналь идарәгә карата җинаять эше ачылган.

XS
SM
MD
LG