Башкортстан Башнефть хиссәләрен сатмаячак
Башкортстан үзендәге Башнефть хиссәләрен сатырга җыенмый. Бу хакта чәршәмбедә республика башлыгы Рөстәм Хәмитов белдерде. Башнефть хиссәләрен республикага кире кайтару тарихи әһәмияткә ия, килгән дивидентлар халыкның социаль хәлен яхшыртуга юнәлтелә диде ул. Хәзерге вакытта республика Башнефтьнең 25% + бер хиссәсенә ия. Ширкәтне хосусыйлаштыру нияте турында берничә көн элек Русиянең икътисад үсеше министры Алексей Улюкаев әйткән иде.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?