Анкарада булган шартлау сәбәпле президент Рәҗәп Тайип Эрдоган Азәрбайҗанга, премьер-министр Әхмәт Даутоглу Бельгиягә сәфәрен кичектерде.
Бомба урнаштырылган машина Төркиянең Бөек милләт мәҗлесе - парламенттан 500 метр, хәрби көчләрнең генераль штабыннан 300 метр ераклыкта, башка дәүләт корылмалары урнашкан урамда шартлады. Нәтиҗәдә кимендә 28 кеше һәлак булды, 60лап кеше яраланды. Бу хакта премьер-министры урынбасары Нуман Куртулмуш хәбәр итте. Берничә машина янды. Анкара шәһәр башлыгы Мәхмәт Кылычлар, һөҗүм автобуста барган хәрбиләргә каршы оештырылган булырга мөмкин, дип белдерде.