Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрмәләр тоткыннар белән эшләүче руханиләрне күзәтәчәк


Колонияләр һәм изоляторлар администрациясенә тоткыннар янына килеп йөрүче дин әһелләрен теркәргә, алар тараткан китап һәм башка әсбапларны күзәтергә кушылды.

Юстиция министрлыгы колонияләр һәм вакытлыча ябып тоту изоляторлары администрациясенә тоткыннар белән очрашучы дин әһелләрен күзәтү астына алырга дигән күрсәтмә бирде.

Дини оешма белән колония арасында килешү төзелергә, дин әһелләренең вазифалары төгәл язылган булырга тиеш. Руханиләр теркәлергә, гыйбәдәт вакытлары язылырга, тоткыннарга аудио һәм видео әсбаплар, китаплар тарату һәм аерым очрашулар күзәтелергә тиеш.

Рус православ чиркәвенең матбугат үзәге мәгълүматларына караганда, Русия төрмәләрендә 600лап гыйбәдәт йорты бар. Аларның 500дән артыгы православ, 50ләп мәчет, 10 будда гыйбәдәт йорты, 3 костел һәм бер синагога. Моннан тыш 400ләп православ һәм 228 мөселман гыйбәдәт бүлмәсе, бер баптистлар йорты бар.

Татарстан төрмәләрендә 7 мәчет эшли, аларга 600ләп тоткын йөри. Күптән түгел төрмәләрдә эшләячәк имамнар өчен Казан федераль университетында укулар оештырылды.

XS
SM
MD
LG