Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төрмәдә мәчеткә йөргән тоткыннар иреккә чыккач кабат җинаять юлына басмый"


5нче колониядәге мәчет
5нче колониядәге мәчет

Казанда төрмәдә утыручылар белән эш итәчәк имамнар өчен махус курслар тәмамланды. Хәзер Татарстан төрмәләрендә 7 мәчет эшли, аларга 600 тоткын йөри. Төрмәдә эшләүче имамнар 20 мең алачак.

Казан федераль университетында төрмәләрдә эшләячәк имамнар өчен махсус курслар тәмамланды. Дәресләргә 15 кеше йөрде. Аларны Татарстан диния нәзарәте сайлады. Яңа елдан башлап һәрберсе Татарстанның төрле районнарында урнашкан төзәтү оешмаларында тоткыннар белән эшли башлый.

Курсларда низагларны чишү, чит ил төрмәләрендә радикальләшү процесслары, исламдагы төрле агымнар, мөселман һәм мөселман булмаган тоткыннар арасындагы мөнәсәбәтләр, төрмәдә утырып чыккан мөселманнарны адаптацияләү кебек темалар тәкъдим ителде. Галимнәр һәм дин әһелләре белән беррәттән берничә дәресне үзе дә сигез ел төрмәдә утырып чыккан Алмаз Хәсәнов та укыды. Хәсәнов – 10 ел дәвамында Русиядә тыелган “Һизбут-Тәһрир” оешмасы әгъзасы булган кеше. Аның сүзләренчә, төрмәгә эләккән мөселманнар өч зур проблемга тап була.

Беренчесе – мөэминнәргә төрмәдә таралган кануннар тәэсир итә. Икенчесе – иректән мәхрүм булу шартларында дини үзенчәлекләрне саклау гаять авыр. Һәм өченче проблем – тоткыннар еш кына төрле дини секталарга эләгә.

Татарстанда 5 тикшерү изоляторы һәм 9 төзәтү колониясе бар. Аларда 7 мәчет һәм 5 намаз уку бүлмәсе эшли

Хәзерге вакытта Татарстанда 5 тикшерү изоляторы һәм 9 төзәтү колониясе бар. Аларда 7 мәчет һәм 5 намаз уку бүлмәсе эшли. Чиркәүләр саны – 8. Җәзаларны башкару федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе хәбәр итүенчә, республика төрмәләрендә утыручыларның 49%ы үзен мөселман дип саный. Шуларның 600е даими рәвештә дини йолаларны башкара, атна саен җомга намазларына йөри.

Сан ягыннан иң зур дини төркем 5нче төзәтү колониясендә оешкан. Ул Татарстанның Яшел Үзән районында, Зөя утравы якларында урнашкан. Биредә 1800 тоткын. Шуларның 130ы ислам кануннарын үтәп яшәргә тырыша.

5нче колониядә мәчет тә, чиркәү дә бар
5нче колониядә мәчет тә, чиркәү дә бар

Бу колониядә мәчет тә, чиркәү дә бар. Мәчет 2004 елдан бирле эшли. Ул Татарстан диния нәзарәте акчасына төзелә. Мәчетнең имамы – 39 яшьлек Камил Мөхәммәтҗанов.Төрмәдә инде 11 ел утыра. Кеше үтергән өчен. Киләсе елны, ниһаять, иреккә чыгачак.

Камил Мөхәммәтҗанов
Камил Мөхәммәтҗанов

– Төрмәгә эләккәнче, мәчеткә фәкать гает көннәрендә генә йөри идем. Монда эләккәч, тормышым турында уйларга вакытым күп булды. Тоткыннар арасында намаз укый торган егетләр бар иде. Күп сорауга җавапны алардан таптым. Хәзер инде үзем имам вазифаларын башкарам, - дип сөйләде Камил.

Ике ел элек ул өйләнә. Бергә утыра торган егетне күрергә килгән кыз белән танышалар. Язылышалар.

Аллаһ мине киләсе тормышта түгел, бу дөньяда, шушы диварларда чистарта

– Ул да мөселман. Иреккә чыккач, балалар үстерәсем, йорт саласым килә. Монда эләгүем, чынлыкта, җәза түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең бүләге. Ул мине киләсе тормышта түгел, бу дөньяда, менә шушы диварларда чистарта. Мин тәүбә иттем. Гөнаһым коточкыч зур булса да, аны таныдым, үкендем, - ди имам.

30 яшен тутырган Казан егете Наил Гобәйдуллин аңлы рәвештә ислам динен 2008 елның 5 декабрендә кабул иттем, ди. Ул вакытта ул төрмәдә инде ярты ел утырган була.

Наил Гобәйдуллин
Наил Гобәйдуллин

– Дәүләт шурасында яхшы эшем, хатыным, машинам, фатирым бар иде. Аннары талаш килеп чыкты. Сугыштым. Кеше үтердем. 9 елга төрмәгә хөкем ителдем. Тагын 1,5 ел калып бара, - дип сөйли Наил. – Төрмәгә эләккәч, өч сорауга җавап эзли башладым: 1) Мин кайдан килдем? 2) Мин ни өчен монда? 3) Кая барамын? Минемчә, һәрбер кеше, авырып киткәч яисә авыр хәлгә юлыккач, Аллаһка ялвара башлый – бу гайре табигый халәт. Мин дә төрмәдә утырганда, икенче тапкыр өйләндем. Тизрәк иреккә чыгып, тулыканлы гаилә тормышы белән яшисем, балалар үстерәсем килә. Бу колониядә 2010 елдан бирле утырамын. Шушы биш елда моннан йөздән артык мөселман иреккә чыкты. Күбесе гаилә корып, яңа тормыш башлап җибәрә алды. Алар миңа менә дигән үрнәк күрсәтә.

Егетләрнең берсе дә колониядәге шартлардан зарланмады. Намаз укырга да, тәһарәт-госел алырга да бөтен мөмкинлекләр бар, ди алар. Ураза вакытында ураза тотырга да шартлар тудырыла икән: сәхәр һәм ифтар вакытларында ашаталар.

Җомга намазы
Җомга намазы

Җәзаларны башкару федераль хезмәтенең Татарстан идарә җитәкчесе ярдәмчесе Рафаэль Дәүлиев белдергәнчә, гает бәйрәмнәрендә колониядә хәләл иттән ясалган ризыклар пешерелә. Ислам динендәге тоткыннарны даими рәвештә хәләл ризык белән тәэмин итү мәсьәләсен идарә җитәкчелеге аңлый – киләчәктә бу сорауны уңай якка чишәргә җыеналар.

Рафаэль Дәүлиев
Рафаэль Дәүлиев

Шулай ук, Дәүлиев сүзләренчә, мәчеткә йөрүче тоткыннарның бөтенесе диярлек, иреккә чыккач, кире җинаять юлына басмый. Башка тоткыннар арасында исә рецидив күләме 50%ка җитә.

– Төрмәдә утыра торган мөселманнар белән көн саен эшләргә кирәк. Соңгы елларда утырып чыккан тоткыннарның Сүрия һәм якын көнчыгыштагы башка шундый илләргә китеп бару күренешләре күзәтелә. Без моны булдырмаска тиеш, - ди Дәүлиев.

Тоткыннар белән эшләячәк имамнар ай саен 20 мең сум алачак. Акча грант нигезендә Татарстан диния нәзарәтенә бүленеп биреләчәк.

XS
SM
MD
LG