Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда социаль пессимизм көчәя бара


2015 елда Башкортстан халкы азык-төлекнең очсызрагын сатып алуга күчкән
2015 елда Башкортстан халкы азык-төлекнең очсызрагын сатып алуга күчкән

Үткән елдан Башкортстан халкы азык-төлекнең очсызрагын сатып алуга күчкән. Итне, балыкны, хәтта аракыны азрак сатып ала башлаган. Бәяләрнең бертуктаусыз артып торуы кешеләрнең күңел төшенкелеге үсүгә, көннән-көн тормыш дәрәҗәсе түбәнәюгә китерә.

Мәгълүм “Петербургская политика” фондының гыйнвар аенда Русия төбәкләрендәге социаль-икътисади тотрыклылыкны тикшерүгә багышланган аналитик язмасында билгеләнгәнчә, 2016 елның башы социаль пессимизмның көчәюен һәм, шул ук вакытта, сәяси тормышның җанлануын күрсәтә.

Социаль пессимизмның көчәюенә, ягъни күңел төшенкелегенең үсүенә, иртәгәсе көн өчен борчылуның артуына, кешеләрнең көннән-көн тормыш дәрәҗәсе түбәнәюе, эшсезлекнең бик югары темплар белән үсүе, бар нәрсәгә дә һәм, иң беренче чиратта, көн дә кирәкле азык-төлеккә хакларның котырып артуы китерә.

Халык көннән-көн хәерчеләнә
Халык көннән-көн хәерчеләнә

Рәсми мәгълүматларга караганда, 2015 елда Башкортстан халкы азык-төлекнең очсызрагын сатып алуга күчкән. Итне, балыкны, хәтта аракыны азрак сатып ала башлаган. Гомумән, республика буенча сәүдә әйләнеше 12% кимеде, дип белдерде 16 февральдә үткән коллегия утырышында Башкортстанның сәүдә һәм кулланучыларных хокукларын яклау дәүләт комитеты рәисе Рөстәм Камалетдинов.

Аның әйтүенчә, 2015 елда сәүдә әйләнеше кимүе барлык тауарларга да кагыла. Автомобильләр, мебель, компьютерлар, аудио-видеотехника, аяк киемнәре сату 20-48%ка кимегән. Иң мәзәге дигәндәй, аракы сату 33 процентка кимегән. Аракы сату Кыйгы, Чишмә, Күгәрчен районнарында һәм Межгорье шәһәрендә хәтта 80-90 процентка кимегән. Рөстәм Камалетдинов бу хәлләрне республика халкының 2015 елдагы акчалата керемнәренең 2014 ел белән чагыштырганда 5%ка кимүе белән аңлата.

Аңлашыла ки, кешеләрнең акчасы азайгач, банкоматларның да бик кирәге калмый. Башкортстанның Милли банкыннан алынган мәгълүматларга караганда, республика буенча банкоматларның саны 10.3%ка киметелгән.

Акчасызлык – эшсезлекнең нәтиҗәсе. Башкортстанның төзелеш һәм архитектура комитеты башлыгы Хәлит Мәхмүтовның 12 февральдә үткән комитетның коллегиясендә әйтүенчә, 2016 ел башына республикадагы 34 кирпеч заводының 15е эшләүдән туктаган. Сәбәп – кирпечне сораучыларның кискен кимүе. Тимер-бетон материаллар җитештерү дә 2012 ел дәрәҗәсенә аска тәгәрәгән. Ә төзелеш индустриясенең артка тәгәрәве, төзелеш материаллары җитештерүче башка өлкәләрне дә артка тәгәрәтә, эшсезлекне ул өлкәләргә дә тарата.

Башкортстанның хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова "Комсомольская правда" гәзите оештырган матбугат конференциясендә 2015 ел азагына республикада 26 мең кеше эш эзләүче сыйфатында теркәлгән диде. Аның әйтүенчә, 2015 елда республика буенча 18961 кеше эштән куылган. Шуларның 9000 якыны – бернинди эш тә тәкъдим ителмичә. Министрның әйтүенчә, әлеге вакытта тагын 5225 кеше эштән куылу алдында тора.

Әмма эш эзләүгә бәйле бәйсез интернет-сервислар экспертлары белдерүенчә, чынбарлык тагын да авыррак. Шулай, Superjob порталының тикшерү үзәге аналитиклары мәгълүматларына ярашлы рәвештә, 2015 елда эш эзләүчеләр саны 2014 ел белән чагыштырганда 25%ка арткан, ә вакансияләр саны – 10%ка гына.

Русия президенты халыкны эшсезлеккә әзер булырга чакыра
Русия президенты халыкны эшсезлеккә әзер булырга чакыра

Болары бүген дигәндәй. Ә иртәгә хәлләрнең тагын да мөшкелләнә төшүе бик ихтимал булырга охшаган. Русия президенты Владимир Путин 9 февральдә Русиянең бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе башлыгы Михаил Шмаков белән очрашуы вакытында кешеләрне эшсезлеккә әзер булырга чакырды.

“Бездә чынында эшсезлек дәрәҗәсе шактый түбән, ныклап риза булырлык. Әмма икътисадтагы турбулент хәлләрне исәпкә алсаң, аңлашыла – үзгәрешләр булуы да ихтимал. Без хезмәт базарындагы теләсә нинди үзгәрешләргә әзер булырга тиешбез”, диде Владимир Путин.

Бер үк вакытта югары темплар белән коммуналь түләүләргә хаклар арта. Ufacity.me порталы белгечләре мәгълүматларына караганда, соңгы өч елда гына да, хаклар якынча 90%ка арткан. 2016 елның июленнән алар тагын артачак. Башкортстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең 17 февральдә үткән утырышында чыгыш ясап, комитет җитәкчесе Ирина Васимирская 2016 елның икенче яртысында коммуналь түләүләр янә 5.8%ка артачак дип белдерде.

Ә менә фатирларында су үлчәүгечләре булмаганнар өчен су хаклары 5 тапкырга артачак икән. Әгәр инде су үлчәүгечләрен, кагыйдә буларак, акчалары булмаудан, ярлы пенсионерлар куйдыртмаганын искә алсаң, аларның хәле тагын да мөшкелләнәсен фаразлау кыен түгел.

Коммуналь түләүләргә хаклар артуы һәм халыкның түләргә акчалары булмавы, табигый рәвештә, торак-коммуналь хуҗалыклар алдында кешеләрнең бурычы үсүгә китерә. Mail.ru порталы хәбәр итүенә караганда, шундый бурыч бөтен Русиядә бер триллион, ә Башкортстанда 2 миллиард сумга җитеп килә. Шул ук порталда бурычлары зур булучыларны башта газсыз, эссе сусыз һәм электрсыз калдырачаклар, әгәр инде ул да ярдәм итмәсә – аларны фатирларыннан баракларга көчләп күчерәчәкләр дип раслана. Хәер, мондый гамәлләр Русиядә тарала бара да инде.

Кешеләрнең матди хәле начараюы, эшсезлекнең киң таралуы, кагыйдә буларак җинаятьчелекнең үсүенә китерә. Башкортстанда янә яманаты чыккан 90нчы еллардагы кебек урамдагы машиналарны, аларның теге яисә бу әйберен урлау очраклары ишәя. Башкортстан эчке эшләр министрлыгының 15 февральдәге хәбәрендә генә дә Туймазы районында һәм Күмертау каласында автомобильләрнең аккумуляторларын урлаучыларны тотулары әйтелә. Хәзер бик еш автомобиль ияләреннән, төнлә машиналарыннан тәрәзә чистарткычларның, көзгеләрнең алынуы турында ишетергә туры килә.

Шулай итеп, Башкортстанда, Русиянең башка төбәкләрендәге кебек халыкны хәерчелек, эшсезлек, илдәге хәлләр белән ризасызлык һәм иртәгәсе көн өчен шомлану баса. Илне шушы көнгә җиткергән хакимият органнары, әлбәттә, кул кушырып утырмыйлар: көне-төне телевизор аша халыкка АКШның яманлыгын, Украина җитәкчелегенең юньсезлеген аңлату бара, Сүриядә Бәшәр Әсад дошманнары өстенә бомба ыргытудагы уңышлар җиткерелә, Амур юлбарысы белән бер кәҗә тәкәсе дуслыгы бәян ителә.

Моңа хәтле шуның ише пропаганда үз эшен эшли иде. Кешеләр авызында Барак Обама, бандерачылар, хайваннар дуслыгы иде. Әмма суыткычта ризыклар азайган саен, телевизор пропагандасының тәэсире кимеп бара төсле. Тормышны алдап булмый: суыткыч белән телевизор сугышында соңгы чиктә барыбер суыткыч, ягъни ачлык җиңә.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG