Accessibility links

Кайнар хәбәр

Амур юлбарысы, кәҗә тәкәсе һәм 14 яшьтән балага узган кызларны нәрсә берләштерә


Амур юлбарысы һәм кәҗә тәкәсе
Амур юлбарысы һәм кәҗә тәкәсе

30 гыйнварда Уфада балага узган үсмерләргә 14 яшьтән язылышып гаилә корырга рөхсәт бирүче Башкортстан кануны өлгесенә каршы пикет һәм имза җыю чарасы узды.

Башкортстанның рәсми мәгълүмат чаралары бу гамәлләрне киң яктыртты: республика телевидениесе аша җәмәгать эшлеклеләре, Башкортстан корылтае депутатлары һәм, хәтта, корылтай рәисе генерал-майор Константин Толкачев искә алган канун өлгесенә үз аңлатмаларын бирделәр. Әмма шулай да рәсми мәгълүмат чараларында яңгыратылмаган кайбер сораулар һавада эленеп калды.

Беренчедән, ни сәбәпле республика халкының тормыш дәрәҗәсе куркыныч рәвештә көннән-көн артка тәгәрәгән чакта, Башкортстан депутатлары (димәк, башка хакимият тармаклары да) аз булса да икътисадны көйләү юлларын эзлисе урынга, ниндидер уйдырма “проблемны” күтәреп чыгалар?

Бармы Башкортстанда ул “проблем”? Башкортстан ЗАГСы идарәлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада 2014 елда җәмгысе 34074 никахка керү теркәлгән. Шуларның фәкать 21 генә 14-16 яшьлеләргә туры килә. Бу никахка керүчеләрнең 0.06 проценты дигән сүз! Башка елларда да шундый ук статистика күзәтелә. Ягъни, Башкортстан корылтае бөтенләй кычытмаган җирне кашу белән шөгыльләнә булып чыга.

Икенчедән, нишләп әле көн саен дигәндәй, бар нәрсәгә котырып хаклар артканда, акчасызлык, эшсезлек басканда хакимиятләргә каршы сүз әйтергә куркып артын кысып утырган уфалылар, үзләренә кагылышы булмаган “проблемны” күтәреп урамга чыкканнар да, имза җыюлар оештырганнар? Бу сорауларга җавапны, пикет үткәрү, имза җыю белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешма - “Русия ата-аналары каршылык хәрәкәте” белән танышудан башлау дөрес булыр.

Бу хәрәкәтнең оештыру җыены 2013 елның 9 февралендә Мәскәүдә, Союзлар йортының Колонна залында, Русия башлыгы Владимир Путин катнашлыгында үтә. Хәрәкәтне оештырудагы төп фигура булып Украинаның Донбасс өлешендә сугышучы Русия яклы сепаратистларга теләктәшлек күрсәтүче мәгълүм сәясәтче, “Вакыт мәгънәсе” оешмасы җитәкчесе Сергей Кургинян тора. Җыенда АКШ адресына юнәлтелгән ләгънәт укулардан тыш “патриотизм, фронт, православие” дигән сүзләр иң еш яңгыраган сүзләр була.

“Русия ата-аналары каршылык хәрәкәте” җыенының карарында да адым саен дигәндәй Американың этлекләренә каршы тору, Көнбатыштан кертелүче ювеналь юстицияне кире кагу кирәклеге кебек һәм шуның ише тезислар тулып ята. Моңа хәтле шушы тезисларга ярашлы рәвештә әлеге хәрәкәт аерым калаларда ювеналь юстицияне Русиядә куллануга каршы пикетлар, имза җыюлар оештыру һәм Донбасстагы сепаратистларга ярдәм юнәлтү белән шөгыльләнделәр. Һәм менә Башкортстанда 14 яшьтән язылышып гаилә корырга рөхсәт бирүче Башкортстан кануны өлгесенә каршы пикет һәм имза җыю чарасы уздыру.

Әлбәттә, гади Уфа халкының бу чараны үткәрүгә бер катнашы да юк. Аларны Русиянең башка төбәкләрендәгечә бөтенләй башка проблемнар – көннән-көн торак түләүләренә, бензинга, даруларга, азык-төлеккә, көнкүрештә бик кирәк әйберләргә бертуктаусыз хаклар күтәрелеп торуы, эшсезлекнең котырып артуы борчый. Русиянең кайбер төбәкләрендә халык бу хәлгә ризасызлык белдерә башлады да инде. Икътисадның бертуктаусыз артка тәгәрәве, әлбәттә ризасызлык хәрәкәтенең тора-бара ныклап көчәюенә китерүе ихтимал.

Һәм менә шундый шартларда хакимият халыкның игътибарын ясалма пропагандистик “проблемнарга” юнәлтергә тырыша дияргә була. Игътибар итик: Русиянең телевизион каналлары Русиядәге авыр икътисади проблемнарны күрмәмешкә салышып халыкны даими рәвештә Амур юлбарысы һәм бер кәҗә тәкәсе дуслыгы белән таныштырып тора, бер такси йөртүчесенең ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасына аркылы төшүен ике-өч көн буена нәфрәтләнеп сөйлиләр, Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров Германиядәге бер урыс милләтле кызның ихтимали көчләнүен тикшерергә чакыра (ә Русиянең үзендә көн дә дистәләгән урыс кызларының көчләнү очраклары теркәлүе аның игътибарын нигәдер җәлеп итми). Җитмәсә, “Путинның солдаты”, Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Русия оппозициясенә дошман итеп карау һәм шуннан чыгып эш итүне күз алдында тоткан шау-шулы белдерүләр ясый. Һәм оппозиция вәкилләре халыкның авыр хәлгә калуы турында түгел, ә Кадыров тәкъдимнәре турында гәпләшә башлыйлар.

Әлбәттә, Көнбатыш журналистларының Русия президенты Владимир Путинны дегеткә буяучы фильмнар күрсәтә башлавы һәм ул фильмнарның Русия халкына да интернет аша килеп ирешүе, Русиянең пропагандистик фронтындагы эшләрне катлауландыра-арттыра. Һәм шуннан соң китә инде – юлбарыс һәм кәҗә тәкәсе дуслыгы белән телевизион эфирны тутыру, Русия төрмәләрендә фәкать әдәби урыс телендә сөйләшергә рөхсәт итүче канун өлгесе буенча фикер алышу, 14 яшьтән бала табучы кызлар тирәсендә мәш килү.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG