Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда кар чистартылмау сәбәпле урамнарны, өйләрне су басты


Казанда дүрт градус җылы, чистартылмаган урамнарны кар сулары баса
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:33 0:00

24 февральдә Татарстан башкаласында дүрт градуска кадәр җылытты. Казаннар Азатлык хәбәрчесенә җәяүле юлларының, урамнарның, кардан начар чистартылу сәбәпле, су белән тулып, йөри алмаслык хәлгә килүенә зарланды.

Казанда кинәт җылыту җәяүлеләр һәм транспорт хәрәкәтенә каршылыклар тудырды. Карлы яңгыр һәм дүрт градуска җиткән җылылык нәтиҗәсендә юлларда үтеп чыкмаслык су күлләвекләре җыелды, бина, өй түбәләреннән су үтүе дә билгеле булды. Азатлык хәбәрчесенә казаннар, урамнар кардан начар чистартыла, бөтен җирне су басты, бозлы урыннарда егылабыз, дип зарланды.

“Һава торышы бик начар. Беркая чыгып булмый, егылабыз. Вакытында карны чистартып чыгарган булсалар, мондый хәлдә калмас идек. Кибеткә барып килгәнче ике тапкыр таеп егыла яздым, җитмәсә як-ягымда диңгез кебек су”, диде олы яшьтәге Валерия ханым, моң-зарларын белгертеп.

Февраль аенда ишеп яңгыр явуы шәһәр халкын гаҗәпләндергән. “Шушы яшькә җитеп мондый хәлне күргәнем булмады. Февральдә яңгыр яуганын борынгы замандагы әби-бабайларга әйтсәң, шаккатырлар иде. Бу яңгыр карны эретә. Юллар беткән, яңгыр астында бөтен тишек-чокыр качып ята. Шуларны машина белән җыеп барасың, моны сүгенми әйтми хәл юк”, ди Раиф Шәмсетдинов.

Кинәт җылытуның сәбәбен кайберәүләр “бу бары тик һава торышының кәефсезләнүе”, дип шаярта. “Мондый һава торышы хәерлегә булсын, кешеләрдәге барлык начарлыкны яңгыр үзе белән юып китсен”, ди Сергей.

Мәктәптән кайтып баручы ике малай да Казанның үзәк урамнарындагы зур күлләвекләр аша гаҗәпләнеп, авырлык белән үткәннәр.

“Без мондый күлләвекләрне беренче тапкыр күрәбез. Яңгырдан шуның кадәр су җыелганына шаккаттык. Мәктәптән чыккач елга кадәр су иде”, ди алар.

Бу карлы-яңгыр башкаладагы бина-өйләргә дә үтеп керә. “Азатлык” укучысы, Седов урамында яшәүче Гүзәлнең фатирын су баскан. Бишенче катта яшәүчеләрнең тәрәзә-түшәмнәреннән ике тәүлек буе су ага. Гүзәл әлеге хәлне торак-коммуналь хезмәткәрләренең йорт түбәсендәге карны чистартмаганга фатирга су төште дип аңлатты.

Татарстанның әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәренә караганда, 24 февральдә һава температурасы рекорд куйган. Башкаланың Авиатөзелеш районында һава 4,3 градуска кадәр җылынган булса, Идел буе районында әлеге күрсәткеч 4,6 градуска кадәр җиткән. Әлеге яңгырдан соң бүген башкалага кар-буран килде.

XS
SM
MD
LG