Accessibility links

Bloomberg кризис сәбәпле, протестлар ихтималын тикшерде


Белгечләр икътисади кризис сәбәпле, протестлар булу ихтималын 30% дип бәяләде.

Русиядә икътисадның артка тәгәрәве сәбәпле, протест чараларына мөмкинлеге 30%ка җитә. Бу хакта Bloomberg агентлыгына икътисадчылар белдергән. Агентлык барлыгы 27 экспертны сораштырган һәм аларның бары алтысы гына Русиядә икътисади төшкенкелек сәбәпле, протестлар булу ихтималы 50% һәм аннан да күбрәк дип бәяләгән.

Гыйнвар азагында Левада үзәге уздырган сораштыруга күрә, якын араларда сайлау була калса, русияләрнең 39% “Бердәм Русия” фиркасен яклар иде, шул ук вакытта 22% ни дип җавап бирергә белмәде, ә 19% сайлауга бармаячагын әйтте.

Узган елны Русия икътисадында рецессия 3,7% тәшкил итте. Русияләрнең керемнәре инде икенче ел рәттән кими бара. 2014 елгы ул 1% кимесә, узган елны 4% азайган.

2015 елның декабрендә Bloombergка үз чыганаклары Кремльның Русия президенты Владимир Путинның халык ышанычын югалту мөмкинлегенә борчылу белдерүен әйткән иде. Президент русияләр тотрыклык саклану хисабына икътисади проблемнарга түзәргә әзер булыр дип өметләнә.

XS
SM
MD
LG