Accessibility links

Кайнар хәбәр

Крганов кырымтатарларны Мәҗлесне ташлап мөфтият тирәсендә берләшергә өнди


Мәҗлес бинасы янында полиция вәкиле (архив фотосы)
Мәҗлес бинасы янында полиция вәкиле (архив фотосы)

3 март Акмәчет мәхкәмәсендә Кырымтатар мәҗлесен экстремистизмга тикшерәләр. Кырымтатарларланы күндәм булырга өйрәтү эше дәвам итә.

Кырым прокуратурасының Кырымтатар Милли мәҗлесенең эшен тыю карары 3 март мәхкәмәдә тикшерелә. Эшчәнлекне тыю күрсәтмәсе Русиядәге "Эктремист эшчәнлеккә каршы тору" канунына нигезләнеп кабул ителгән.

Кырымтатарларны юашлыкка өйрәтү эше аннексия башыннан бирле Татарстанга кушылган иде. 2014 елның языннан башлап бер ел Кырымга Казаннан республика җитәкчелеге һәм журналистлар, җырчылар һәм биючеләр, рәссамнар һәм галимнәр йөрде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән Мәҗлес арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Акмәчеттә "Яңа Гасыр" телевидение каналының бүлеген ачу планлаштырылган иде.

Бер ел да үтмәде Казанга килеп килешү имзалаган Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз изоляторга ябылды, АТR кырымтатар телевидение каналы Кырымнан китте - Татарстанның Кырым белән кызыксынуы бетте. Татарстан Кырым эшләреннән читләштерелде диде Азатлыкка Одесса өлкәсенең Беляевский районы хакимияте башлыгы Арсен Жумадилов.

Арсен Жумадилов
Арсен Жумадилов

Жумадилов күптән түгел Венада узган Европада Иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы каршындагы исламофобияне тикшергән комитет утырышында Украина исеменнән катнашты. Анда ул Украина тышкы эшләр министрлыгы һәм Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров чакыруы белән барган.

Жумадилов Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы әгъза илләре вәкилләре алдында Кырымда мөселманнарның хәленең катлаулануы турында сөйләгән. Оешмадагы Русия вәкилчелегеннән Владимир Жиглов үз чиратында мөселманнар өчен Русиядә барлык шартларның тудырылуы, мәчетләр салынуы, гыйбадәт урыннары җитәрлек булуы турында чыгыш ясаган. Шулай ук ул Жумадиловның Кырымда мөселманнарның эзәрлекләнүе, югалуы, мәчетләрдә һәм өйләрдә тентүләр турындагы чыгышына карата үз фикерен белдергән.

Прокуратура, эчке эшләр министрлыгы киләләр - без аңардан кыерсыту тоймыйбыз
Әлбир Крганов

"Соңгы ике елда Кырым мөселманнарының тормышы ирекле һәм сыйфатлырак булуын әйтте ул. Мисал итеп Путинның сөргенгә дучар булган халыкларның хокукларын торгызу канунын атады. Мин яңадан сүз алырга теләгән идем, әмма миңа инде сүз бирелмәде, әмма Жигловны да "исламофобия темасыннан читкә киттегез", дип туктаттылар", дип сөйләде Азатлыкка Жумадилов.

Шул ук утырышта катнашкан Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов белән сөйләштек. Ул кырымтатар мөселманнарының эзәрлекләнүе дөреслеккә туры килми ди.

"Аерым татарларны, мөселманнарны гына эзәрлекләү бар дигән әйберне тарткаларга тырышсалар да, бу алай түгел. Кырым мөфтие белән элемтәдә торабыз. Хизб ут-Тәхрир нигезендә барган тикшерүләргә килгәндә дә Кырым Русиягә кушылгач (2014 елда Кырым Русия тарафыннан яулап алынды - ред.), мөселманнарның Хизб ут-Тәхрир юлында эшләрен дәгъва иткәнгә кулга алулар башланган. Русиянең кануннарына караганда бу норма", диде Крганов Азатлыкка.

Мөфти, җәмәгать пулаты әгъзасы буларак, Кырымтатар мәҗлесен экстремизмга тикшерүне сорап мөрәҗәгать иткән төркем вәкилләренең берсе.

"Мәчет-мәдрәсәләрне тикшерүгә килгәндә, ул Русиянең башка төбәкләрендә дә бар. Прокуратура, эчке эшләр министрлыгы киләләр, бездән мәгълүматны сорыйлар, без аңардан кыерсыту тоймыйбыз, мәгълүматны бирәбез. Алар күпме шәкертләр укый, акча кайдан аласыз, нинди програм белән укыйсыз, нинди китаплар белән укыйсыз дигән сорауларны башкалар бик күпертеп, янәсе, бу мөселманнарны куркыту, кысу дигән шикелле күрсәтергә тырышалар", диде Крганов "Кырымда мөселманнарга басым артты", дигән фикер белән килешмичә.

Мәҗлес, кырымтатар халкы сайлап куйган идарә буларак, соңгы тентүләр һәм кулга алуларга ризасызлык белдерде. Крганов Мәҗлес актуальлеген югалтты ди.

Татарстанны Кырым эшләреннән читләштерделәр, хәзер инде алар теләсәләр дә вазгыятькә йогынты ясый алмый
Жумадилов

"Мин бу оешма - кырымтатарларның вәкиле дигән сүз белән килешмим. Бәлкем элекке вакытта Мәҗлес эшен шулай алып баргандыр, ләкин ул үзенең актуальлеген югалтты. Аның җитәкчелегенә дә кырымтатарлар исеменнән эш алып бару, хәтта автономия дә булдыру форсаты бар иде, ләкин алар аны югалтты. Дөрес аңлашу төзи алмадылар. Читтән гаеп итеп яту ул файда китерми. Мәҗлес бөтен Кырымтатар мәҗлесе дип атарлык дәрәҗәсен югалтты, чөнки эшләгән эшләре милләткә файда китерми. Читтә төрле төркемнәр оештырып, электр чыбыкларын кисеп, башка нәрсәләр эшләп яту ул файда китерерлек эш түгел. Бу җинаятькә бара торган эшләр. Халык белән читтән торып эш алып бару ничек мөмкин булсын", диде Крганов.

Мөфти Русия җәмәгать пулатына Мәҗлеснең "экстремистик" эшен тикшерүне сорап кырымтатарлардан хатлар килде ди. Аннексиядән соң кырымтатарлар арасында тирән упкын барлыкка килде. Бер өлеше Русия хакимиятенә хезмәткә кереп башкаларны да үгетли башлады. Икенче өлеше элекке тормышны сагынуын яшермәде, элеккечә яшәүне дәвам итте. Моның өчен кайберәүләр эшсез калды, башкалары төрмәгә ябылды. Хәбәрсез югалганнар табылмады.

Әлбир Крганов
Әлбир Крганов

Мөфти Әлбир Крганов Кырымда татарлар мөфтият тирәсендә җыелырга тиеш дип саный. Элек абруе зур булган Кырым мөфтие Әмирали Аблаев мөселманнарны яклап бер сүз дә әйтмәде. Элек телефонын үзе алган һәм Фейсбукта иркен аралашкан мөфти белән хәзер элемтәгә керү мөмкин түгел.

Венада утырыш исламофобиягә багышланган иде. Исламофобиягә каршы көрәш кирәкле адым булса да, хәзерге форматның мөселманнарга файдасы булачагына өмет зур түгел. Русия исеменнән төрле халыкара очрашуларда катнашкан вәкилләрнең нәрсәнедер үзгәртергә формаль һәм реаль мөмкинлекләре юк.

Русиядә урыс булмаган халыкларны фольклор милләтләр итеп калдыру сәясәте бара

"Аңладык инде, Русиядә карарлар тар даирәдә генә кабул ителә. Ике ел оккупация дәвамында без моны яхшы аңладык. Башта безгә Татарстан һәм башка республикалардан вәкилләр килеп дуслык вәгъдә итте. Аннары аларны Кырым эшләреннән читләштерделәр, хәзер инде алар теләсәләр дә вазгыятькә йогынты ясый алмый”, диде Жумадилов.

“Йогынты ясый ала торган, нәрсәнедер үзгәртә ала торган кешеләр белән очрашасы иде. Украинада моның өчен ватандашлар җәмгыяте бар. Ул катлаулы, күп кырлы, әмма бар ул. Алар йогынты ясый ала. Ә Русия ягыннан катнашучылар белән әлегә диалог корып булмый. Әлбир хәзрәт белән сөйләшеп алдык, әмма коры һәм бик чикләнгән сөйләшү булды ул”, диде Жумадилов.

Уртак максат - исламофобиягә каршы көрәш булса да, Венада җыелучылар төрле телләрдә сөйләшә. Кырымтатарлар 2014 елның язында булган хәлләре бары тик "оккупация" дип атаганда, Русиядәге татарлар аларны шул шартларда "матур гына яшәргә" чакыра.

"Соңгы ничә йөз ел тарихта Кырым Русиянең өлеше булган бит. Бүгенге вазгыять белән яшәргә кирәк. Аннары Кырымда яшәгән 300 мең татар, ике миллионга якын христианнар бар. Ничек анда кырымтатарларны гына калдырып аерым дәүләт булдырып булсын. Тарихның битләре алмашынды, ул реаль әйбер түгел. Мин аны басып алынган җир дип санамыйм. Тарихыбыз шулай язылды. Шуңа милләтебезне, халкыбызны, телебезне, динебезне саклап матур гына яшәргә кирәк", диде Әлбир Крганов.

Мәҗлеснең Кырымдагы вәкиле Заир Смедляев Мәҗлес эшенең дә, Әхтәм Чийгөз һәм тагын берничә кеше утырган "26 февраль" эшенең дә сәяси заказ икәнен таныды һәм нәтиҗәсе билгеле булуын әйтте. Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз үзенең тормыш иптәше аша изолятордан кырымтатар халкына мөрәҗәгатен җиткерде. Анда ул "берничә курчакның ялганнарына алданмаска, бергә булырга, милләтне сакларга" чакырган.

XS
SM
MD
LG