Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар җырчылары "Артист" футбол такымы оештырды


Татар җырчылары "Артист" футбол такымы оештырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:00 0:00

Татар жырчылары "Артист" футбол такымы оештырды

29 февраль Казанның “Корстон” күңел ачу үзәгендә татар эстрадасының ир-ат җырчыларыннан торган “Артист” футбол такымы белән очрашу узды. Әлеге чарада журналистлардан Азатлык хәбәрчесе генә булды.

Моңарчы бер төркем татар артистларының футбол уйнауларын белә идек, быел алар тулы канлы футбол такымы төзергә булганнар. Команда исемен җисеменә туры килерлек итеп “Артист” дип атаганнар. Капитаннары билгеле җырчы Илнар Ялалов. Уенчылар: “Айфара” төркеме солисты - Алмаз Шәрифуллин, алып баручы, опера җырчысы Рүзил Гатин, җырчы Зөлфәт Фәхретдинов, Габделфәт Сафинның улы Зөлфәт Сафин, Инсаф Бәдретдинов, Булат Дәүләтов, аккордеончы Алмаз Әхмәтҗанов, баянчы Динар Бәдретдинов һәм фокусчы Айрат Шәмсетдинов. Бу уенчылардан тыш такымда кайвакыт легионерлар – кереп-чыгып йөрүче артистлар да уйный икән.

Футбол сөючеләр һәм җырчыларның җанатарлары 29 февральдә “Артист”лар белән якыннан танышырга Казанның “Корстон” күңел ачу үзәгендәге “Рокабилли” караоке-клубына җыелды. Такымның капитаны Илнар уйнаучыларга махсус номерлы футболкалар таратты.

“Безнең күптән хыялланган хыяллар чынга ашты. “Айфара” төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин белән башлап җибәргән җырчыларның футбол уеннарыннан “Артист” командасын булдырдык. Узган ел исемсез, гадәти футбол яратучылар кебек уйный идек, хәзер инде бу эшкә җитди карап, исем куеп, җанатарлар белән очрашып үзебезнең барлыкны күрсәтергә булдык.

Футбол уйнау концертларда чыгыш ясарга комачауламый. Вакыт күп калмаса да, иҗаттан бушаган арада уйнап ял итәбез. Әлегә без залда мини-футбол уйныйбыз, ә җәйгә зур футболга чыгарга җыенабыз”, ди команда капитаны Ялалов. Үзе исә Испания лигасының Барселона, Реал клублары җанатары икән, алардан үрнәк алуын әйтте.

“Артист” футбол такымының киләчәккә хыяллары – уеннар өчен махсус зал булдыру, Мәскәү артистлары белән футбол уйнау. Хәттә танылган “Рубин” командасы белән дә уйнарга телиләр. Һәрхәлдә артистлар такымы белән “Рубин” очрашуы үзе бер вакыйга булыр иде ди җырчылар. Команда әгъзасы Алмаз Шәрифуллин фикеренчә, профессиональ дәрәҗәгә җитеп булмаса да, татар “Артист”ларының киләчәге бар.

XS
SM
MD
LG