Accessibility links

Кырым каникулы: газ үткәрәбез


Кичә язарга хәлем калмаган иде. Бүген язам. Безнең районда газ үткәрәләр икән - зур шатлык! 150 мең сум тора бу бәхет, без барлык кирәк җиһазларны алдык, урнаштырдык, акчасын түләдек. Газны җибәрсеннәр өчен килешүгә кул куясы гына калган иде. Иртән әни белән 5тә торып 6га газ идарәсенә килеп читтек. Чиратта без 238нче идек. Идарә әле ачылмаган да! Әнине кызганып кире өйгә кайтарып куйдым да, чиратта үзем тордым.

Ике бүлмәгә керергә кирәк. Берсендә килешү төзергә, икенчесендә түләү квитанциясен алырга. Беренчесенә тиз кереп чыктым. Икенчесенә 9 сәгать көткәндә, бу оешмада туганмын, гомер буе яшәгәнмен һәм үләчәкмен ахры дип уйлап утырдым. Чират икегә бүленгән. Бер якта ни өчен һәм нәрсәгә басып торганнарын да бик аңламаган, әмма көнләшерлек нык рухлы өлкәннәр. Алар зарланмый, кирәк булса сүгенеп-кычкырышып та ала. Алар өчен иң мөһиме "без өйдә, Русиядә". Шыпырт кына басып торучылар һәм ничек тә булса чиратны тизрәк уздыру юлларын караганнары икенче төркемдә. Алары дәшми. Мин дә шулар арасында идем. Чиратта беркем белән дә сөйләшәсем килмәде. Ниһаять инде эш сәгате бетә дигәндә чират җитте. Бүлмәдә бер хатын-кыз утыра. Ул көненә 350 кешене кабул итә. Дәүләт хезмәткәрләренең уртача эш хакы 12 мең сум. Ханым нык арыган, йөзе җимерелгән, чәчләре тузган, күзен сәгатьтән алмый. Карамыйча да миңа бер кәгазь тоттырды. Минем документларым тәртиптә булганын күргәч куанды, күрәсең. Ул кәгазь белән 15 минут эчендә тагын каядыр барып җитәргә тиеш икән мин. Ул әйткән урынга барып кушылган 8 меңне түләдем. Ике атнадан безгә ниндидер абзый килеп кранны ачачак имеш. Бирсен ходай.

Кайткач тагын өй тулы кунак. Туганнар миңа бүләкләр, күчтәнәч алып килә. Өлкән бер апам тәсбих бүләк итте. Иң кадерле бүләкләрнең берсе иде бу. Өйдә татар телем, туганнарым, берсеннән берсе тәмле ризыклар. Болай да безне тәмле ашарга өйрәткән әниемнең ризыклары бүген аеруча ләззәтле иде.

Апамның улыннан мәктәп турында сорадым, 2нче сыйныфта ул. "Ничек укулар", дигән сорауга, бала, "татарча сөйләштермиләр, калганы әйбәт", ди. Сигез яшьлек баланың башка проблемасы беткәнме? Борылып апамнан сорыйм, "сез өйрәттегезме әллә бу сүзгә", дим. Апам, "юк" ди.
Күрше татар малае белән бер бакчага, бер мәктәпкә йөргән энекәш сөйләшергә өйрәнгәннән бирле үзара татарча гына сөйләшә иде. Быел аларны директорга чакыртып мәктәптә урысча гына сөйләшергә кушканнар. Хәлләр шулайрак икән.

XS
SM
MD
LG