Татарстанның Русия Дәүләт Думасындагы вәкиле Илдар Гыйлметдиновның сайлау алды брифингы узып китте. 1 март көнне Казанда булган очрашуда ул дүрт ел эчендә эшләнгән эше, гамәлгә куыелган кануннар, "Бердәм Русия"нең сайлаулардагы тактикасы турында сөйләде.
Язгы сессия вакытында каралачак 130 канун өлгесе арасында ниндиләре генә юк. Әмма, ни кызганыч, федераль татар милли-мәдәни мохтарият рәисе Гыйлметдинов милләт язмышына кагылышлы кануннар турында сүз кузгатмады. Күрәсең,төбәкләрдә татар мәктәпләренең бетеп баруы, ун ел эчендә татар телен туган тел буларак белүчеләрнең саны 1 миллионга кимүе, гомумән милли мәктәпкә арткан һөҗүм – ул милли мохтарият рәисе һәм халык депутаты эше түгел. Соңгы айларда гына милләтебез язмышына кагалышылы "хыянәтләр" арасында: рус теле һәм әдәбияты укыту концепциясе проекты һәм ОНФ тарафыннан милли мәктәпләрне бетерү омтылулары.
Шул ук вакытта, Татарстан Дәүләт шурасының "Мили телләр үстерү" концепциясен төзүне таләп итүе, Русия тарафыннан Европа төбәк телләре хартиясен имзалау кирәклеге – әлегә Думадагы Татарстан вәкилләре тарафыннан җавапсыз калдырылды. Әйе, фикер алышу барадыр, әмма җәмгыять ачык әңгәмәне ишетми.
Милләтнең проблемаларын милләтне катнаштырмыйча хәл итү - ул сәясәтебезгә үтеп кергән күптәнге кагыйдә инде. Шуңа күрә, Казанда милли университетны ачу темасы буенча узган иҗтимагый түгәрәк өстәл – ул гомумән дәүләтнең игътибарына лаеклы түгелдер, мөгаен.
Гыйлметдиновның "Кычкырып кына йөрсәң, эш бармый" дип әйтелгән сүзләре, гомумән ачык фикер алышуга, иҗтимагый әңгәмәне алып баруга кагыла, күрәсең. Кызганыч, алдагы елларда бу сүзләр, депутатларыбызның төп сәяси өлгесе булып калыр, ахрысы.
Ә җәмәгатьчелеккә әлегә Тукайның "Ах син, Дума, Дума, Дума,
эшләгән эшең бума?" дигән шигъри юлларын искә төшерергә генә кала.