Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Фин татарларының рухи берлеге сокландыргыч"


Айгөл Кавиева
Айгөл Кавиева

Казан университетында укучы Айгөл Кавиева алмашу програмы нигезендә бер семестр Финляндиядә укып кайткан. Анда фин татарлары белән танышып, ул тәэсирләрен Азатлыкка сөйләде.

Татар яшьләре һәрвакыт белемгә омтылучан, актив булып торалар. Хәзерге вакытта дөнья буйлап төрле университетларда уку, белем алу програмнары шактый күп. Алардан файдаланган миләттәшләребез әз түгел. Мәсәлән, күптән түгел Финляндиядән укып кайткан Айгөл Кавиева.

Айгөл 1994 елда Алабугада туган. Казан университетында инглиз һәм алман телләре белгечлеге буенча белем ала. Финляндиягә сәфәре һәм фин татарларының кунакчылыгы турында ул Азатлыкка үзе сөйләп бирде.

- Финляндиягә бару минем туганнарым-дусларым өчен генә түгел, үзем өчен дә бөтенләй көтелмәгән вакыйга булды. Һелсинки университетының КФУ белән үзара студенталар белән алышыну турында килешүе бар, аның нигезендә семестр саен ике яктан да икешәр студент чит илгә бер-ике семестрга укырга бара ала. Мин төркемдәге иптәш кыз белән “булса булыр, булмаса юк” дип, документларны җыеп, катнашырга булдык.

Башта КФУ, аннан соң Һелсинки безне сайлап, кабул итәргә риза булуын белгәч, бик нык шатлындым. Моңа кадәр дә чит илләрдә күп йөрергә туры килде, АКШта уку грантын җиңгән идем. Шулай да Финляндиядә уку-укыту стандартлары шактый югары, анда чыннап да барып булыр дип һич уйламаган идем.

Айгөл Кавиева
Айгөл Кавиева

- Һелсинкида фин татарлары белән ничек таныштың?

- Фин татарлары белән танышу - минем өчен бер могҗиза, гаҗәп хәл булган кебек. 2013 елда, Казанда Универсиада булган вакытта, мин волонтер булып Финляндиянең хатын-кыз баскетбол такымында атташе һәм тәрҗемәче булып йөргән идем. Шул вакытта аларның такымында Мераль Бәдретдин исемле татар кызы белән таныштым, әле исемдә, аның кем икәнен белеп, телевидение аннан интервью да алган иде.

Меральның уйнаганын карарга шул вакытта әти-әнисе һәм апасы да килгән иде, алар белән дә танышып, соңыннан интернет аша хәбәрләшеп тордык. Үземнең Һелсинкига баруым турында белгәч, аларга да хәбәр иттем. Мераль үзе Финляндиянең башка шәһәрендә яшәсә дә, аның әнисе Гөлтән ханым һәм башка гаилә әгъзалары да мине гел кунакка, татар кичәләренә чакырып тордылар.

Универсиада вакытында такымымның табибы белән дә бик дуслашып киткән идек, Һелсинкида ул мине үзенең якын дусты Динә Шакир белән дә таныштырды. Динә ханым - җырчы, башка фин татарлары белән бергә “Башкарма” төркемендә татарча җырлап йөргән кеше. Ул мине беренче тапкыр фин татарларының “Финляндия Төркиләре Берлеге” белән таныштырып, бу оешманың 60 еллык бәйрәм кичәсенә чакырды.

- Сине нинди чараларга чакырдылар?

- Мин Финляндиягә бер семестр дәвамында гына килгән булсам да, фин татарлары мине үз иттеләр һәм гел төрле кичәләргә чакырып тордылар. Беренчедән, мин, инде әйткәнемчә, “Финляндия Төркиләре Берлеге” оешмасының 60 еллык бәйрәмендә булдым.​

Аннан соң да Гөлтән ханым мине үз өендә кунак итте, татарча рок концертына алып барды. Фин татарларының Һелсинки үзәгедә үз биналары бар, анда күңел ачу, спорт белән шөгыльләнү, намаз уку, ашарга пешерү, белем алу, кичәләр оештыру - барысы өчен дә кулай бүлмәләр бар. Шунда алар чәй кичәләре дә уздыралар, милли ризыклар белән сыйланып, шигырьләр укыйлар, җырлыйлар, күңел ачалар.

Миңа фин татарларының ничек тормыш алып баруы бик ошады, чөнки аларның рухи берлеге чын-чынлап сокландыргыч, аларның оешмалары оештыру ягыннан да, эчтәлек ягыннан да бик яхшы тәэсир калдыра.

- Гомумән, фин татарларын ничек тасвирлар идең? Нинди тәэсирләр калды?

- Минемчә, фин татарлары рухи ягы белән безнек як татарларыннан аерылмый. Әлбәттә, без ничек урыслар белән бергә торып, аларның кайбер сыйфатларын үзләштергәнбез, фин татарларының да көндәлек тормышлары европалашкан. Шуңа карамастан, алар үзләренең кунакчыллыклары, киң күңелләре һәм узара ихтирамлы һәм диккатьле мөнәсәбәтләре белән Финляндиядә яшәүче башка кешеләрдән шактый аерылып торалар.

​[Айгөлнең Вконтакте битендә фин татарлары турында язмасы]

- Белгәнеңчә, Һелсинки университетында татар теле дәресләре оештырыла. Анда сине Казан татары дип чакырдылармы?

- Кичәләрнең берсендә мин Һелсинки университетында татар теле укытучысы булып эшләгән галим Окан Даһәр белән танышкан идем. Ул мине үз дәресләрдә катнашырга чакырган иде, әмма кызганычка каршы, мин анда барып җитешмәдем.

- Фин татарлары тәҗрибәсен кулланып, синеңчә, яшьләр арасында татар телен ничек популярлаштырып була?

Фин татарларының тәҗрибәләре, һичшиксез, уникаль, чөнки алар чит илдә торып, үзләренең ана телләрен, гореф-гадәтләрен, гомумән татарлыкларын саклап калган халык. Минемчә, Финляндиягә хас булган оешма форматында очрашулар оештыру безнең илдә дә җимешләр китерер иде.

Күреп торабыз, балалар бакчасында, мәктәпләрдә, университетларны әйтәсе дә юк, без уку-укыту турында гына түгел, күбесенчә үзара да урысча сөйләшәбез. Бәлки, фин татарлары мисалында оешу, татар рухлы милли кичәләр уздыру - безнең барыбызның да үз халкыбызга карата бөтенләй башка караш тудырыр иде.

XS
SM
MD
LG