Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил хәзрәт Беляев: "Финляндиядә вәгазьләр татарча укыла"


"Түбәтәйсез очрашу": Финляндия имамы Рамил Беляев
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:02 0:00

"Түбәтәйсез очрашу" – Финляндия татарлары имамы Рамил Беляев

Казанда "Түбәтәйсез очрашу” проектына кунакка Финляндия татарлары имамы Рамил Беляев килде. 27 апрель Иске татар бистәсендәге "Диван" антикафесында узган очрашуда ул татар яшьләре һәм журналистлар сорауларына җавап бирде.

Әлеге очрашуда Финляндия татарлары имамы Рамил Беляев үзе турында, фин татарлары белән Русия татарларының уртак һәм аермалы яклары, Финландиянең мәхәллә системасы, Европадагы татарларның ничек яшәве турында тәфсилләп сөйләргә тырышты. Хәзрәт белән күрешергә килгән кунаклар арасында Финляндиядән автор-башкаручы Дәнис Бәдретдин, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе алып баручысы Раил Өметбаев, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Рәшит Минһаҗ һәм татар милләтенә битараф булмаган яшьләр бар иде.

“Финляндиягә беренче тапкыр 2000 елның декабрендә кунак имам булып киттем. Биш тапкыр барганнан соң, Финляндиянең имамы пенсиягә китү сәбәпле миңа бөтенләйгә калырга тәкъдим ясадылар. 2004 елдан шунда эшлим”, дип башлады сүзен Рамил Беляев. Шуннан соң сөйләшү сорау-җавап алуга әйләнде, катнашучылар килгән кунакка сорауларын яудырды.

- Финляндия татарлары имамы булыр өчен, Сездән нәрсә таләп ителде, Сезнең анда вазифа нинди иде?

- Без Габдрахман хәзрәт белән бергә утырдык, миңа бирделәр бер кәгазь, ул кәгазьдә минем вазифаларым язылган иде, анда 52 пункт булды, нәрсә эшләргә тиеш бүгенге имам: балалар укытырга, мәетләрне юарга, мәҗлесләрдә катнашырга, Коръән укырга һәм башкалары.

Финляндиядә әгъзалык белән генә эш итүче мәхәллә системасы. Рәсми рәвештә Финляндиянең ислам җәмгыяте булып йөртелә. Мәхәлләдә 600 кеше. Атна саен укыту эшләре, җомга намазлары уздырабыз.

- Вәгазьләр нинди телдә уза?

- Горурланып әйтеп була, безнең Финляндиядә татарлар яши башлаганнан бирле бүгенге көнгә кадәр татар телендә генә вәгазьләр сөйләнә.

- Рамил хәзрәт, Финляндиядәге башка мөселман халыклары белән аралашасызмы?

- Бик тыгыз мөнәсәбәтләр юк. Чөнки безнең татарларыбыз алар бишенче буын булып яшәп киләләр Финляндиядә, алар үзләренең менталитеты буенча финнарга якын, соңгы 20 ел эчендә килгән башка милләтләр өчен әле Финляндия туган түгел, аларның әле ул илгә сыешасы, ул телне өйрәнәсе, мәдәниятне кабул итәсе бар. Шуңа күрә, безнең алдыбызда торган вазифаларыбыз бөтенләй башка. Ләкин, Аллага шөкер, без һәрберебез мөселман кардәшләр, шуңа күрә бер-беребезне хөрмәт итәбез, төрле бәйрәмнәр булсын, конференцияләр, форумнар булсын, без күрешәбез һәм бер-беребезнең хәлләрен белешеп торабыз

- Фин татарлары нинди телдә Коръәнне өйрәнә?

- Татар теленә тәрҗемә ителгән Коръәнне укучылар һәм аңлаучылар сирәк, күбрәк фин теле яки инглиз теле аша аңлыйлар. Бар шундый сайт - quran.соm дигән, анда нинди телдә, нинди аятне телисен, шуны укып була.

- Русия татарлары белән фин татарлары арасында аерма бармы?

- Русиядән чыккан кеше бик ачык күңелле, ә фин татарлары алар үзләренең эмоцияләрен бик күрсәтмиләр. Алар бик кунакчыл, матур каршы ала беләләр. Ләкин, мәсәлән, без кухняда утырганда үзебезнең проблемаларыбызны сөйләп бетерәбез, финнарда андый нәрсә юк. Алар кухняда утырып революция кылмыйлар. Алар матур итеп сөйләшәләр “һава бүген матур”, “кичә 12се, бүген 13 инде”, гомум темага сөйләшә, шәхси темаларны алып бармыйлар. Ә без яратабыз бөтен җаныбызны ачып куярга да сөйләргә, шундый проблемалар бар дип. Менә бу иң зур аермаларның берсе. Икенче аерма – төгәллек. Әгәрдә финнар әйтсә алтыда киләм дип, ул 5 минут алдан килеп баса, менә бу эшне мин эшлим дип әйтсә, ул аны эшли, чөнки финнар өчен бик зур мәсьәлә – ул ышанычлык мәсьәләсе, димәк син бер тапкыр ышанычны югалтсаң, аны кире кайтару мөмкин түгел. Русия татарлары белән толерантность, бер-береңне хөрмәт итү ягыннан охшаганнар”, дип җаваплады Финляндия татарлары имамы Рамил Беляев.

Ул бу очрашуны оештыручыларга зур рәхмәтен җиткерде, Казан татарларының Финляндиядәге милләттәшләренә карата зур игътибар бирүенә сөенүен әйтте.

Шунда ук “Түбәтәйсез очрашу”ның киләсесе 2 майда “Диван”да үтәчәге хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG