Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда полициягә һөҗүм иткән ике хатын-кыз атып үтерелде


Истанбулда полициягә һөҗүм иткән ике хатын-кыз үтерелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:06 0:00

Истанбулның Байрампаша бистәсендә полициягә һөҗүм иткән ике хатын-кызны махсус көчләр атып үтерде.

Пәнҗешәмбе Истанбул янындагы Байрампаша бистәсендә полиция утырган автобуска һөҗүм иткән ике хатын-кыз атып үтерелгән. Бу хакта CNN Turk каналы хәбәр итә.

Полиция хезмәткәрләре автобус белән полиция бүлегенә килгәндә хатын-кызларның берсе граната ыргыта, икенчесе автоматтан ата. Полиция җавап уты ачып хатын-кызларның берсен яралый. Махсус билгеләнү көчләре бәрелеш булган бу районга килә, күрше тирә йортлардагы халыкны башка урынга күчерәләр. Аннан кысырыклап алганнан соң бу хатын-кызлар атып үтерелә.

Рейтер хәбәр итүенчә, соңгы вакытта Төркиянең көньяк-көнчыгыш өлешендә иминлек көчләренә һөҗүмнәр арткан. Июльдә Көрд эшчеләр фиркасе һәм хөкүмәт көчләре арасында ут ачмау режимы өзелде. Аннан соң күпчелеге көрдләр булган 40 мең кеше үтерелде.

Узган көздән Анкарада һәм Истанбулда күпләгән кешенең үлеменә китергән террорчы-интихарчылар оештырган өч террор гамәле булды.

XS
SM
MD
LG