Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт шурасы депутаты Миңнехановка "Татмедиа”ны бетерергә тәкъдим итә


КПРФтан Дәүләт шурасы депутаты Артем Прокофьев "Татмедиа" агентлыгы вазифаларын Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына тапшырырга тәкъдим итә.

Татарстан Дәүләт шурасында КПРФтан депутат Артем Прокофьев президент Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгатендә "Татмедиа" агентлыгын бетерергә тәкъдим итте. Прокофьев фикеренчә, бюджетны оптимизацияләүгә бу - чираттагы адым булачак. Ул агентлык вазифаларын Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына тапшырырга тәкъдим итә. Депутат мәгълүматларына күрә, "Татмедиа" хезмәткәрләрен тоту элемтә министрлыгы аппараты чыгымнарының яртысына төшә.

Покофьев министрлык "Татмедиа" вазифаларын үз өстенә алган вакытта мәгълүмат чаралары үсешен тәэмин итәчәк һәм шул ук вакытта пропаганда да минимумга җиткереләчәк, ди.

"Татмедиа" республикада мәгълүмат чаралары үсеше өчен бюджет акчасын (1 млрд.тан артык) бүлүче оешма. 2016 елда агнетлыкны тоту өчен бюджетта 16 миллион сум акча каралаган.

XS
SM
MD
LG