Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кояш энергиясендә дөнья тирәли сәяхәт


Solar Impulse очкычы җиргә утырырга җыена
Solar Impulse очкычы җиргә утырырга җыена

Бер ел элек бары тик кояш энергиясе белән эшләгән Solar Impulse очкычы дөнья тирәли сәяхәтен башлаган иде. Техник авырлыклар сәбәпле очкыч юлын туктатырга мәҗбүр булды, тик якын арада аның сәфәре дәвам итәр дип көтелә.

Альтернатив энергия киләчәге турында инде озак сөйлиләр, тик аның мисалларын чынбарлыкта күрү - бөтенләй башка нәрсә. Соңгы елларда нефть бәяләренең төшүе күп кенә илләрне, ширкәтьләрне альтернатив энергия чыганакларын эзләүгә этәрә.

2015 елның 9 мартында Solar Impulse исемле очкыч дөнья тирәли сәяхәткә чыкты. Бу вакыйга гадәти булып күренер иде, тик монда бер әһәмиятле факт бар: әлеге очкыч канатларында урнашкан кояш батареяләреннән җыелган энергия хисабына эшли. Аның очышы өчен бер тамчы ягулык та кулланылмаган.

Хәзерге вакытта техник авырлыклар аркасында очыш вакытлыча тукталды, тик якын арада ул дәвам итәр дип көтелә. Азатлык радиосы бу киләчәк технологияне якыннан өйрәнергә булды.

Очкыч ничек оча?

Solar Impulsе 2 исемен йөрткән бу очкыч шул ук исемле ширкәт тарафыннан төзелгән. Ул бары тик кояш энергиясе хисабына гына оча. Бу - альтернатив энергиядә эшләгән беренче пилотлы очкыч.

Очкыч канатларының озынлыгы - 72 метр, аларда 17 мең кояш батареясе урнашкан. Бу батареяләр көндез җыйган энергия белән 4 электромотор һәм аккумулятларны "ашата". Төнлә исә очкыч көндез җыелган энергия хисабына эшли.

Очкычны булдыру өчен 50гә якын инженер, конструктор һәм техник 12 ел дәвамында эшләгән. 2009 елда очкычның беренче прототибы дөнья күргән, сынаулардан соң, 2014 елның мартында Solar Impulse 2 тәкъдим ителгән. Бер елдан очкыч дөнья тирәли сәяхәткә кузгалган.

Дөнья тирәли очыш

2015 елның 9 мартында Solar Impulsе 2 Гарәп Әмирлекләреннән дөнья тирәли сәяхәткә чыга. Маршрут 12 өлешкә бүленгән, очкыч Маскат (Оман), Әхмәтбад (Һиндстан), Варанаси (Һиндстан), Мандалай (Мьянма), Чунцин (Кытай), Нанкин (Япония), Һавай, Финикс һәм Нью-Йоркта тукталышлар ясарга тиеш булган.

Ике озын өлеш (Кытай - Һавай һәм Нью-Йорк - Төньяк Африка) 120дән артык сәгать таләп итәргә тиеш булган, бу очышның иң җаваплы өлеше саналган.

Тик Япониядән Һавайга юл тотканда техник авырлыклар килеп чыккан. Очкыч вакытлыча сәфәрен туктатты. Якын арада, 2016 елның язында ул янә юлга чыгарга тиеш.

Solar Impulsе 2 мәгънәсе нидән гыйбарәт?

Solar Impulse - Андре Боршберг тарафыннан оештырылган проект. Аны 80ләп ширкәт финанслый (шул исәптән, Google да).

Проектны оештыручылар якын арада бу технология башка очкычларга үтеп кермәс дип cаный. Шулай да, бу очкычның дөнья тирәли сәфәре альтернатив энергиягә зур реклам була ала. Solar Impulse ширкәте киләчәктә экология ягыннан чиста технологияләрне үстереп, ягулыксыз транспорт чыгаруны җайга салырга тели. Тик моңа күпме вакыт кирәк булачагын беркем фаразларга җөрьәт итми.

XS
SM
MD
LG