Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евровидение оештыручылары Җамала җырында сәяси төсмер тапмаган


Җамала
Җамала

Европа тапшырулар берлеге Евровидение-2016 бәйгесендә Украинаны тәкъдим итәчәк кырымтатар җырчысы Җамаланың "1944" җырына дәгъвалары булмавын раслаган.

Европа тапшырулар берлеге (EBU) контроль комитеты "1944" җырының исемендә һәм эчтәлегендә сәяси төсмер юк һәм бу җыр бәйгенең кагыйдәләрен бозмый дигән карар чагарган. Бу турыда җырчы Җамала үзенең Facebook битендә хәбәр итте.

Җамала Евровидение бәйгесендә Украинаны тәкъдим итү хокукын яулаганнан соң Русиянең кайбер сәясәтчеләре, матбугат чаралары Җамаланың җырына шикләнеп, текстта сәясәт бар дип чыкты. Мәскәү җырын җырлаучыларга Кырым “хакимияте” җырчылары да кушылды.

Русия Дәүләт думасының мәгълүмат сәясәте комитеты рәисе урынбасары Вадим Деньгин Евровидение оештыручылары Җамаланың сөргенлек турында җырын бәйгегә кертмәс дип өметләнүен белдерде. Моннан соң Русиянең төрле матбугат чараларында Җамаланың җырына каршы истерия купты. Кайбер оппонентлар "1944" җырының исеме үк сәясәт (кырымтатарлар Кырымнан шул елда сөрелгән - ред.), кырымтатарлар нацилар белән хезмәттәшлек иткән, аның өчен алар сөргенгә җибәрелгән дигән совет заманы әкиятләрен кабатлап язып һәм сөйләп чыктылар.

Русия Җамалага зур реклама ясый

Русиянең ТВЦ телеканалында март башында “Здесь и сейчас” програмында “Из песни слов не выкинешь” бер сәгатьтән артык барган тапшыру тулаем Җамаланың җырына багышланган иде.

Програмны алып баручы Роман Бабаян тапшыру башыннан ук: "Европа илләрендә, Русиядә бу җыр Русиягә каршы җыр дип кабул ителде. Кырымтатарларны совет заманында сөрген иттеләр, ни өчен Русия моңа гаепле?" дип башлады. Тапшыруда катнашкан МГУның телевидение мәктәбе деканы, профессор Виталий Третьяков моңа җавап итеп: "Русия империясе, Советлар берлеге, бүгенге Русия Федерациясе - болар барысы бер ил, моннан тыш бу бер дәүләт, аның моңа турыдан-туры катнашы бар. Кайбер сәнгатькәрләр бу башка ил иде дисәләр дә, һәр сәнгать сәясәт белән бәйле. Евровидение бәйгесе - сәяси чара. Киев режимының аргументлары кими барганда алар бу җырны табып чыгарды, без моңа игътибар итергә тиеш түгелбез. Проблем бар. Кырымтатарларның күпчелеге нацилар белән хезмәттәшлек иткән. Сталин нацилар белән хезмәттәшлек иткән халыкларның һәммәсен сөргенгә җибергән", диде профессор.

Шундый рухта барды бу тапшыру. Күрәсең, Җамаланың җыры Русиядә хәтта МГУ профессорларында йоклаган хисләрне уяткан. ТВЦ каналында бер сәгатьтән артык барган тапшыру нәрсәне күрсәтте соң? Беренче чиратта, 1944 елда бер халыкка каршы ясалган җинаятьне Русиядә хәтта югары катлам “зыялылары” һаман инкарь итәргә тырыша.

Җамала Азатлыкка үзенең Евровидение җырын җырлады
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00

Җамаланың җырында үз Ватанына мәхәббәт, сагыну, үз җиреңдә яшәү мөмкинлеге булмаганы хакында юлларны мондый “профессорлар” һәм Русиядәге матбугат чаралары җыр текстында сәясәт бар дип маташа. Чынбарлыкта алар бу җырның, профессор үзе әйтмешли, “Русия империясе, Советлар берлеге, Русия Федерациясенең” кырымтатарларга карата кылган җинаятьләрен бар дөньяга белдерәчәген кабул итә алмыйлар.

Монда инде Киевның да катнашы юк. Җамала үзенең югары профессиональ дәрәҗәсе, тавышы, җырның тирән мәгънәсе һәм хисе белән финалда җиңеп чыкты. Русия телиме-юкмы, алар монда ниндидер сәясәт күрәләрме-юкмы, Җамала май аенда Стокһольмда Евровидение бәйгесендә катнашып Украинаны тәкъдим итү белән бергә кырымтатарларны да тәкъдим итәчәк. Ул анда нинди урын алачагы бәлки инде шулкадәр мөһим дә түгелдер.

Аның җырында сәяси мәгънә булмаганы һәм бу җыр бәйге кагыйдәләрен бозмаганы расланганнан соң, Русиянең мәгълүмат чаралары, сәясәтчеләре Җамаланың Евровидение -2016 бәйгесендә катнашуына инде тәэсир итә алмас кебек. Киресенчә, алар үзләре дә сизмичә Җамалага инде бар дөньяга җәелә барган зур реклама ясауларын да аңламый шикелле. Бу рекламаның нәтиҗәсе буларак интернетта Җамала җырының кавер өлгеләре пәйда була башлады.

XS
SM
MD
LG