Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге һәм Русия Марска беренче корабын җибәрде


Марска җиһазлар 7 айдан гына барып җитәчәк
Марска җиһазлар 7 айдан гына барып җитәчәк

Русия һәм Европа Берлеге Экзомарс уртак програмы нигезендә Марс планетасына беренче корабын җибәрде. Җиде айдан ул Марска андагы тормыш эзләрен эзләячәк җиһазлар җиткерәчәк.

Дүшәмбе көнне Казакъстанның Байконур станциясеннән махсус җиһазлы ракета Марс планетасына юл алды. Ул Кызыл планетага Trace Gas Orbiter дигән орбиталь станцияне, Schiaparelli десант модулен һәм атмосфераны өйрәнү җайланмаларын илтә. Очыш Русия һәм Европа Берлегенең уртак ЭкзоМарс програмы кысаларында уза.

Экзомарс програмының максаты - Марс планетасында ихтимал тормыш эзләрен табу. Башта NASA белән Европа галәм оешмасы (ЕГО) арасында планлаштырган бу програмнан NASA 2012 елда чыгарга мәҗбүр булган - финанс җитәрлек булмаган. "Атлас" ракетасын куллана алмаган ЕГОга проектны Русия белән дәвам итәргә туры килгән.

Видео: Ракетаның Марска юлы

Өч ел дәвамында Роскосмос белән ЕГО хезмәттәшлек алып барып, беренче корабны әзерләгән. Русиянең "Протон-М" ракетасында TGO орбиталь станциясе һәм Schiaparelli десант модуле урнаша.

Schiaparelli модуле яңа технологияне сынау өчен җибәрелә. Аның ярдәмендә галимнәр Марска урнашу ысулларын өйрәнәчәк. Уңышлы төшеп утырудан соң модуль эшен туктатачак. Беренчесенең максаты - Марс орбитасына барып җитеп, махсус метереологик җиһазлар ярдәмендә планета астосферасында метан газын эзләү. Метан - тормыш эзе санала, галимнәр тормыш мөмкин булган урыннарны билгеләргә тели. Нәтиҗәләр нигезендә 2018 елда Кызыл планетага җибәреләчәк Экзомарс роботының эш урыны билгеләнәчәк. Ягъни, ул тормыш эзләре табылган урыннарда эшләячәк.

Видео: Җиһазларның Марска килеп җитү шулай планлаштырыла

2018 елда Марска җибәреләчәк Экзомарс роботы кояш энергиясен кулланып, алты ай планетада эшләячәк. Бурлар кулланып, робот Марс туфрагын тирәнтен анализлаячак. Галимнәр туфракта органик тормыш эзләрен табарга өметләнә.

Экзомарс програмы Марс планетасын өйрәнү тарихында яңа сәхифә булачак. Моңа кадәр бары тик NASA өйрәнгән планетаны өйрәүгә Европа берлеге белән Русия дә кушыла. Кояш системында Марс Җирдән соң кеше тормышы өчен иң яраклы планета дип санала.

2030 елларда NASA Кызыл планетага беренче пилотлы очыш оештырырга җыена. Оешма планетага беренче кешеләрне җибәреп, андагы тормышны өйрәнеп, астронавтларны кире кайтарырга планлаштыра. XX гасырда Айга беренче кешенең аяк басуы кебек, бу вакыйга XXI гасырның иң әһәмиятле галәм вакыйгасы булырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG