Accessibility links

1917 ел вакыйгаларында мөһим роль уйнаган күренекле төркиләр (3)


Кавказ мөселманнары. Хәлил-бәк Мусаясул рәсеме (1897-1949)
Кавказ мөселманнары. Хәлил-бәк Мусаясул рәсеме (1897-1949)

Надир Дәүләтнең "1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше" исемле әсәреннән өзекләр.

1917 елның маенда Мәскәүдә Русиядәге бөтен мөселман халыклары вәкилләре олы корылтай җыеп, бердәм хәрәкәт итәчәкләрен белдерәләр. Тик сәяси һәм хәрби шартлар бу планнарны тормышка ашыруга киртә була. Уртак хәрәкәт итүгә бүтән җитди сәбәпләр дә комачаулый: төрки кавемнәрнең бөтен Русиягә таралып яшәүләре, араларында элемтәләрнең зәгыйфьлеге, һәр кавемнең үзенә генә хас проблемалар булуы, төркләрнең күпчелек очракларда руслар яки башка гайре мөселман халыклар белән уратылып, милли азчылык тәшкил итүләре.

Нәтиҗәдә, Себерне читкә куеп торсак, бөтен төрк төбәкләрендә халык 1917 ел октябрь түнтәреше җимешләреннән файдаланырга ашыгып, үзаллы гамәл кылырга керешә. Билгеле, бу процесста тәҗрибәсезлек, белмәү, кызулык сәбәпле күп кенә ялгыш адымнар ясый. Алдагы бүлекләрдә без төрк төбәкләрен берәм-берәм тикшереп, андагы вакыйгаларда киң яңгырашлы гамәлләр кылган атаклы сәяси лидерлар турында сүз алып барачакбыз.

Кавказ

Кавказлы төрк халыклары турында сүз чыкканда беренче урынга азәриләрне кую тиеш булса кирәк. Алар күпләп утырган төбәк – Көньяк Кавказ, ягъни Кавказ арты. Төньяк Кавказда исә зур булмаган төрк кавемнәре һәм төрле Кавказ кабиләләре яши. Көньяк Кавказда азәриләрдән башка башлыча грузиннар һәм әрмәннәр бар. 1828 елдан башлап бу регион патша Русиясе хакимияте, 1991 елга кадәр (ике елны санамасак) СССР хакимлеге астында була.

XIX гасырда азәриләр 1 миллион чамасы исәпләнә. Баку шәһәре 1870 елларда анда нефть ятмалары табылганнан соң төбәкнең иң мөһим икътисади төбәге хәленә килә. Шуңа күрә биредә рус капиталистлары, “Нобель”, “Ротшильд”, “Сименс” кебек чит ил ширкәтләре, әрмән һәм азәри байлары инвестицияләргә һәм акцияләргә ия булалар. Бакуда рус, азәри, әрмән, татар кебек Русиянең төрле төбәкләреннән килгән төрле милләт кешеләреннән эшчеләр сыйныфы барлыкка килә. Шуны да онытмаска кирәк, азәриләр белән әрмәннәр арасында кораллы бәрелешләр әледән-әле булып торган.

"Патша армиясендә милли азчылык вәкилләре кимсетүләргә һәм начар мөгамәләгә дучар була"

Татар-башкортлар кебек азәриләр дә патша Русиясендә армиягә алынган. Беренче дөнья сугышының әүвәлге елларында бу өч халыктан 200 мең кеше солдатка алына. 1914-1917 елларда рус армиясендә 200 якын азәри офицер булып хезмәт итәләр. Араларыннан Самәд Миһмандаров, Али Ага Шихлинский, Хөсәенхан Нахичеванский кебек генераллар да чыга. Ләкин патша армиясендә милли азчылык вәкилләре кимсетүләргә һәм начар мөгамәләгә дучар булалар. Бу проблема хәтта Дәүләт Думасында мөселман фракциясе рәисе Тәфкилев тарафыннан күтәрелә. Әмма аңа карап бер нәрсә дә үзгәрми.

Икенче яктан әрмән буржуазиясе һәм легаль булмаган “Дашнак цутюн” партиясе сугыш башлану белән электән үк алга сөрелә килгән Бөек Әрмәтстан төзү идеясен пропагандалый башлыйлар. Мондый шартларда Русия хөкүмәте әрмәннәргә үз ихтыярлы хәрби частьларны төзергә рөхсәт бирә. Шул рәвешле өч әрмән дивизиясе төзелә. Андраник Озанян, Каракин Пастермаджан кебек лидерлар җитәкчелегендә бу дивизияләр Төркиягә күп зарар китерәләр. Әрмәннәрнең гаскәргә ия булуы азәриләр белән грузиннарны борчуга төшерә. Ләкин бу очракта да азәриләр бердәм булмыйча төрле мәсләкле сәяси төркемнәргә бүленеп бетәләр.

1917 елның апрелендә Бакуда җыелган Кавказ мөселманнарының бөек корылтае әлеге бүленешне ап-ачык итеп күрсәтә. Корылтайга Төньяк Кавказ, Азәрбайҗан, Грузия һәм Әрмәнстаннан төркләрнең һәм мөселманнарның вәкилләре катнаша. Җыенда Мәхмәд Әмин Рәсүлзадә җитәкчелегендәге “Мөсават” (тигезлек) белән Насыйп Йосыфбәйли һәм Галимәрдән Тупчыбашев лидерлыгындагы төрк автономиясе партияләре иң мөһим роль уйныйлар. Алардан тыш соңыннан большевик булып киткән Нәриман Нәримановның “Һиммәт” фиркасе һәм исламчылар фракцияләре дә корылтай эшендә катнаша.

"Мөсават" партиясе төркичелек идеясен алга сөрә һәм Русия федератив дәүләт булырга тиеш дигән таләп куя"

"Мөсават" партиясе төрекчелек идеясен алга сөрә һәм Русия киләчәктә федератив дәүләт булырга тиеш дигән таләп куя. 1917 елгы Мәскәү корылтаенда Мәхмәд Әмин Рәсүлзадә алга чыгарган бу таләп күпчелек тавыш ала. Азәрбайҗанда халыкның күпчелеген азәриләр тәшкил итү һәм бу төбәкнең Европа Русиясеннән еракта урнашу факторлары биредә федерализм системасын гамәлгә ашыруны тәэмин итә алыр де. 1918 елда “Мөсават” партиясе бу фикерне гамәлгә ашырып Азәрбайҗанны бәйсез дәүләт итеп игълан итә, аның президенты итеп Рәсүл-задә сайлана. 1920 елның апрелендә большевик гаскәрләре Азәрбайҗанны басып ала, нәтиҗәдә Рәсүлзадә чит илгә - Төркиягә качырга мәҗбүр була.

Либераль карашлы Төрк автономиясе партиясе Русиянең бер үзәктән идарә ителгән демократик дәүләт булуын таләп итә. Ягъни алар милли азчылыклар өчен Русиянең һәр почмагында гамәлгә ашырыла торган мәдәни автономия тарафдарлары була. Исламчылар исә мөселманнарны бер дини идарә астына җыйган, ягъни католикларда булган кебек бер үзәк (мөфтилек) оештыру ягында тора. “Һиммәт” партиясе Русиядә социалистик режим төзүлене һәм большевиклар белән бер сафта атлауны тели. Бу агымның идея атасы Нәриман Нәриманов берничә елдан соң Совет Азәрбайҗанында хакимият башлыгы дәрәҗәсенә ирешә, иң җитди көндәше Рәсүлзадәне сәясәт сәхнәсеннән төртеп төшерә, нәтиҗәдә анысы туган илне ташлап китү мәҗбүриятендә кала.

"Баку корылтае Русиядә федератив системага нигезләнгән җөмһүрият төзү турында карар кабул итә. Бу карар большевик җитәкчеләренә дә тәэсир ясый"

Баку корылтае, нәтиҗәдә, мөселманнар мәнфәгатенә туры килерлек рәвештә Русиядә федератив системага нигезләнгән җөмһүрият системасын төзү турында карар кабул итә. Бу карар алга таба большевик җитәкчеләренә дә тәэсир ясый. Алар коммунизмда милләтләр мөһим түгел, хезмәт ияләренең мәнфәгатьләре алгы планга куелырга тиеш дип белдерүләренә карамастан, Русиянең административ төзелешен милләт принцибына таянып тормышка ашыралар. Милли аермаларны иҗтимагый кыйммәтләр системасында иң соңгы урынга куярга күнеккән совет режимын мондый адым ясарга, ихтимал, конкрет шартлар этәргәндер. Советлар Берлегендә мондый система өчен “рәвеше буенча милли, эчтәлеге буенча социалистик “ дигән гыйбарә дә табыла, чөнки милләтчелек төшенчәсе антисоветизм төшенчәсенә тәңгәлләштерелә. Ничек итеп Төркиядә коммунист булу җинаять саналган булса, Советлар Берлегендә милләтчелек җинаять дип исәпләнгән була.

Урта Азиягә 1917нең октябрь дулкыннары соңгарак калып килә. Чөнки биредәге халык 1916 елдагы баш күтәрүләр, үтерешүләр, үлем һәм төрмә җәзалары белән башы әйләнгән була. Үткән елның җәрәхәтләрен дәвалау белән мәшгуль була. Байтак казакъ-кыргыз куркып Кытайга качкан була. Шул сәбәпле һәм гомумән бер береннән байтак аермалы булу сәбәпле әле инкыйлаб идеалы белән танышмаган булалар. Сонганрак исә араларыннан бер ничә зыялы политикан чыга. Алар турында киләсе өзекләрдә сүз булыр.

(Дәвамы бар)

XS
SM
MD
LG