Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Калининград һәм Волгоград губернаторлары алдында мәчет төзелеш мәсьәләсен күтәрде


2012 елда Калининград мөселманнары булачак мәчет урынында Корбан бәйрәменә намазга җыелды
2012 елда Калининград мөселманнары булачак мәчет урынында Корбан бәйрәменә намазга җыелды

Калининград мөселманнары 20 елдан артык мәчет төзү өчен көрәшә. Волгоградта да бу эшне башлый алмыйлар.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Калининградта мәчет төзү белән бәйле күп еллык каршылыкның, ахыр чиктә, мөселманнар файдасына хәл ителәчәгенә өмет белдерде.

"Калининградта Җәмигъ мәчете төзү мәсьәләсе хакында без сезнең белән сөйләшкән идек инде. Бу эшне уңай хәл итәргә ярдәм күрсәтә алсагыз, мин сезгә рәхмәтле булыр идем”, - дип белдерде Миңнеханов Калининград өлкәсе башлыгы Николай Цуканов белән Казан Кирмәнендә узган очрашу барышында.

Калининград мөселманнары инде 20 елдан артык мәчет булдыру өчен көрәшә. 2009 елда җирле хакимият иман йорты өчен урын билгеләп биргән иде. 2010 елда бинаны төзи дә башлыйлар. Тик 2013 елның октябрендә аяз көндә яшен суккандай мөселманнарга төзелешне туктатырга дигән хәбәр килә. Бу вакытта мәчет 80% ка төзелеп беткән була.

Мөселманнарга “Фридландские ворота” музееның җитәкчелеге каршы чыга. Музей янында мөселман гыйбадәтханәсе урнашырга тиеш түгел, дип белдерә алар. Мәхкәмәгә биргән шикаятендә музей мәчет төзүнең канунга каршы килүен әйтә һәм моны мәчет урнашачак урынның рекреацион зонага каравын һәм ял итү урыны булуы белән аңлата.

Калининградның Мәскәү районы мәхкәмәсе музей китергән дәлилләр белән килешеп, мәчеткә шул урынны бүлеп бирү канунга каршы килә, дип таный. Русиянең Югары мәхкәмәсе мөселманнарның мәчет төзүне тыю эше нигезендә кассацион шикаят бирү хокукы юк дип карар чыгара. 2014 елны Калининград мөселманнары шикаяте Европа мәхкәмәсендә теркәлде.

Җирле хакимият, мәхкәмә карарына нигезләнеп, мәчетне кире җимерүне таләп итә. Узган елның ноябрендә Калининград хакимияте мөселманнардан аларның моңарчы файдаланган гыйбадәт кылу бинасын дә тартып алды. Бу бинаны шәһәрнең элеккеге хакимияте ислам дине тотучыларга Җәмигъ мәчете төзелеп беткәнче дип кулланырга биреп торган булган.

Мөселманнардан тартып алынган бина тирәсендә экскурсияләр оештыру өчен “тарихи трамвай” булдырачаклар икән. Ә бу, үз чиратында, “дини йолалар уздыру белән янәшә тора алмый”.

Миңнеханов мәчет төзү мәсьәләсендә Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров белән дә сөйләште. Волгоград өлкәсе Волжский шәһәрендә ике катлы мәчет төзеләчәге турында 2010 елда ук игълан ителгән иде. Тик, билгесез сәбәпләр аркасында, мәчет төзелешен башлый алмадылар. Волжский мөселманнары бүгенге көнгә кадәр бернинди уңайлыклары булмаган идән асты бүлмәсендә намаз укырга мәҗбүр.

Русиядә мөселманнар мәчет төзү эшендә бик еш җирле хакимият яисә халык тарафынан каршылыкка очрый. Бу көннәрдә Хабаровски шәһәрендә мәчет төзелешенә каршы имза җыю башланды. Яңа мәчет май аенда төзелә башлар дип планлаштырылган иде. Хәзерге вакытта проектны төбәк хакимияте һәм Мәскәү белән килештерү бара.

XS
SM
MD
LG