Уфада башкорт балы йорты ачылды
Башкорт балы йорты Уфаның Акбүзат ипподромында бирелгән махсус бүлмәдә ачылды. Бал йортын бер үк вакытта музей дияргә дә, кибет дияргә дә була. Биредә куелган экспонатларның барысы да умартачылык тауарлары һәм аларны шунда ук сатып алу да мөмкин. Бүлмәдә Башкортстанның һәр районыннан китерелгән бал тәкъдим ителә. Килүчеләр умартачылык тарихы һәм үсеше белән дә таныша ала. Башкорт балы йортын башкалага килгән туристлар маршрутына кертү дә күздә тотыла.
мультимедиа
-
май 04, 2026Канада татарлары балалар өчен журнал чыгара башлады
-
апрель 13, 2026Маҗарстан халкы сайлауда оппозиция җиңүен бәйрәм итә
-
апрель 06, 2026АКШта Татарстан байрагы астында татар хоккее узды
-
апрель 02, 2026Уфада дрон бер күпкатлы йортка эләккән
-
май 08, 2023Курган өлкәсендә татар авылы янган