9-15 мартта 1186 кеше эшсез калган. “Татар-информ” агентлыгы язуынча, аларның 527 татарстанлы эш урыннарыннан үз теләкләре белән киткән, ә 87 е оешма ябылу яки хезмәткәрләр штаты кыскартылу сәбәпле, эшсез калган.
Агымдагы елның 15 мартына булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда халык мәшгульлеге үзәкләрендә 18 656 кеше эшсез буларак теркәлгән. Эшсезләр саны икътисади актив халыкның 0,9 процентын тәшкил итә.
Башкортстанда да эш булмау сәбәпле, халыкның Себергә китеп эшләргә мәҗбүр булуы турында Азатлык элегрәк язган иде. Анда гыйнварда эшсезләр саны республикада 26 меңнән арткан.